16+

Илсур Метшин Казанда нефть чыкмаганлыгына үкенә

Шәһәр башкарма комитетында узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин Казанда нефть чыкмаганлыгына үкенүен сиздерде.

Шәһәр башкарма комитетында узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин Казанда нефть чыкмаганлыгына үкенүен сиздерде.

– Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләренең, шулай ук «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең лагерьлары яхшы. Казан алардан калыша. Кама аръягындагы балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларына нефтьчеләр булыша, – диде ул.
Аның каравы, Президентның ярдәме зур.

– Узган җәйдә, Президент Рөстәм Миңнеханов белән берлектә, «Молодая гвардия» һәм «Пламя» лагерьларында булдык. Идел буе федераль округындагы кайбер төбәкләрдә балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьлары күптән кисеп-турап сатып бетерелде. Лагерьлар урыннарында коттеджлар тезелешеп киткән. Татарстан Президенты программасы нигезендә бездә җәйге лагерьларны төзекләндерү бара, – диде башкала мэры Илсур Метшин.

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов үзенең чыгышында әйтеп үткәнчә, быел Казанда шәһәр яны лагерьларында янә 30 миллион сумга төзү-төзекләндерү эшләре башкарылган. Шул хисаптан Гагарин исемендәге лагерьда бер корпус, ә «Заречье» лагеренда җәйге ике йорт сафка бастырылган. «Молодежный» лагеренда инженерлык челтәрләре алмаштырылган, бер корпуска һәм ашханәгә капиталь ремонт ясалган. Видеокүзәтү һәм янгын куркынычсызлыгы челтәрләре тагын 5,8 миллион сумга аппаратлар белән җиһазландырылган.

Хәзер муниципаль карамактагы 14 лагерь эшли. Элеккеге сигез лагерь ярым ташландык хәлдә, әмма алар барыбер дә муниципаль милек булып санала.
Бу уңайдан мэр Илсур Метшин балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерүдә дәүләт белән эшкуарлар хезмәттәшлегенә таяну мөмкинлеге барлыгын әйтте.
 
– Төзекләндерүдә катнашсалар, лагерьларны 1 сентябрьдән 1 майга кадәр эшкуарлар файдалануына тапшырып торырга була, – диде мэр Илсур Метшин.
Казанда узган җәйдә шәһәр яны лагерьларында 29 994 бала ял иткән. Социаль мохтаҗ гаиләләрдәге 580 балага юллама бушлай бирелгән. «Заречье» лагеренда татар телен һәм мәдәниятен өйрәнергә теләүчеләр өчен тәүге мәртәбә «Дуслык» сменасы оештырылган булган.

– «Дуслык» сменасы уңышлы проект булды. Аңа Россиянең 19 төбәгеннән, Казахстаннан һәм хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә балалар килде. «Дуслык» сменасы киләсе елда да тупланачак, – диде Айрат Фәизов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading