16+

Илсур Метшин: «Мин хыялланмыйм, мин теләк телим»

Казан мэры Илсур Метшин 26 декабрьдә Ратушага Россия һәм Татарстан журналистларын җыеп, быел башкарылган эшләргә беренчел йомгак ясады, үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

Илсур Метшин: «Мин хыялланмыйм, мин теләк телим»

Казан мэры Илсур Метшин 26 декабрьдә Ратушага Россия һәм Татарстан журналистларын җыеп, быел башкарылган эшләргә беренчел йомгак ясады, үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты.

Икътисад

- Казанда узган җәйдә 122 урам юлы һәм 420 ишегалды, бистәләрдәге 60 юл төзекләндерелде. Ике елда гына да юл төзү-төзекләндерү эшләренә 12 миллиард сумнан артык акча тотылды. Ярдәм күрсәткәннәре өчен Россия хөкүмәтенә, Татарстан җитәкчелегенә, предприятиеләргә һәм эшкуарларга зур рәхмәт!-дип башлады үзенең сүзен мэр Илсур Метшин.

Быел Юдино бистәсенең 100 еллыгы билгеләп үтелде, шул уңайдан бистәдәге 24 урам юлы һәм 19 ишегалды яңартылды. Казанда хәзер юлларның-81, ә ишегалларының 73 проценты норматив таләпләргә җавап бирә. Предприятиеләр җитештерүне дәвам итә. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, “төзелеш тармагы яши”.

- Банк банкротлыгыннан һәм өлешле торак төзелешеннән зыян күргән кешеләргә ярдәм фонды оештырылды, фонд эшли. Казанда четереклегә әверелгән 75 йорт төзелеше бар иде, хәзер андыйлар-15. Бу төзелешләр күзәтчелеккә алынды, эш ахырына җиткереләчәк,-диде мэр Илсур Метшин.-Казан зоопаркын быел ачу ниятләнелгән иде, ләкин “ПСО-Казань” оешмасының финанс кыенлыклары килеп чыкты. Сәбәбе дә бар, алар әле Самарада һәм Саранскийда стадионнар төзелешләре башкарганнары өчен һаман акча алмаганнар. Ачылышны көтә-көтә җәнлекләр дә сөйләшә башлый бугай инде. Казан зоопаркы инде киләсе елда ачылачак.

Транспорт

Казанның зур боҗра юлын 2019 елда ахыргача төзеп бетерү ниятләнелә.

- Атомобиль юлы Җиңү проспектыннан Борисково бистәсе аша Техническая урамына тоташачак. Анда юл-транспорт чишелеше бар инде. Танк боҗрасыннан Елга портына 5-7 минутта барып җитеп булачак. Нәтиҗәдә, шәһәр үзәге транспорт агымыннан шактый бушый,-диде мэр Илсур Метшин.-”Салават күпере” торак комплексына автобуслар хәрәкәте тагын да күбәйтелә, ике арада трамвай хәрәкәте оештыру бу бишьеллыкта көтелми, ә метроның “Салават күпере”нә барып җитүе турында әле алдан әйтеп булмый. Казан эчендәге метро төзелешенә килгәндә, Татарстан Президенты үз сүзен әйтте, метро юлы төзелеше дәвам итәчәк. “Имәнлек” (“Дубоавная”) станциясе тапшырылды, ул беренче линиядәге соңгы станция. Икенче линиядәге юл төзелеше бара: Азино, Совет районы, компрессорлар заводы колачланачак. Метро төзелеше Казанның Генераль планына кертелгән, станция урыннары билгеләнгән. Станцияләрнең кайчан ачылышы икътисади хәлләргә бәйләнгән. Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл төзелешен “кирәк түгел” дип әйткән кеше юк бит әле, шикләнүләр генә бар. Бу без хыялланган проект, хыял шунда ук тормышка ашса, яшәү күңелле булмас иде.

Төзелеш

Казанда быел 1 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыла. Торак йортларны, социаль учреждениеләрне, юлларны һәм ишегалларын төзекләндерү киләсе елда да дәвам итә. Киләсе елда сабыйлар өчен янә ун бакча төзеп тапшырылачак. Бакчалар “Салават күпере” торак комплексында да төзелә.

“Сәйдаш” мәдәният үзәге, Дәрвишләр бистәсендәге Сәед-Галиев исемендәге мәдәният йорты, Идел буе районындагы “Чулпан” мәдәният йорты киләсе елда төзекләндерелә. “Казан” милли-мәдәният үзәгендә колачлы реконструкция башлана, әлеге бинада Милли китапханә булачак.
- Җәмигъ мәчете төзелеше өчен Казанда лаеклы урын сайлау бара. Мәчет лаеклы-дәрәҗәле урында төзелергә тиеш,-диде мэр Илсур Метшин.

Агачлар һәм чәчәкләр

Booking. Com рейтингы буенча Казан дөньядагы иң чиста 5 шәһәр исемлегенә кертелгән.
”Яшел рекорд” проекты кысаларында Казанда 2012 елдан башлап 193 мең агач утыртылган. Хәзер Казанда бер кешегә 49 квадрат метр яшеллек туры килә, Россия нормативы-25. Мэр Илсур Метшин өмәләрдә катнашканнары, чисталыкны саклаганнары өчен казанлыларга рәхмәт әйтте.

Яңа елда чүп тә яңача

Казанда 2019 елда чүпләрне төрләренә аерып җыю тәртибе кертелә.
- Полигоннарның кайсы инде томаланды, кайсылары инде тулып килә. Казанда чүп яндыру заводы төземи мөмкин түгел. Көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыюга Европа да еллар дәвамында күнеккән, безгә дә шушы авыр юлны узарга туры киләчәк,-диде мэр Илсур Метшин.-Без, мәсәлән, үзебезнең гаиләдә 3 ел инде пластик шешәләрне аерым савытка кысып-бөтереп салырга өйрәнәбез, шулай килештек. Бер көнне карасам, гаиләбездән кемдер шешәне сытмыйча гына капчыкка ташлаган. Бу әле бер гаиләдә, ә шәһәр күләмендә гадәтләнү өчен күпме тырышырга туры киләчәк.

Спорт

- Казанда узган Универсиада-беренче мәхәббәтебез булды,-диде мэр Илсур Метшин. Аның фикеренчә,Казан Олимпия уеннарын да үткәрә ала. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан моңа иң әзерлекле шәһәрләр.

Ярминкә

Татарстан башкаласында сентябрьдән башлап, декабрь ахырына кадәр ярминкәләр гөрләде.
- Ашаган белми, тураган белә диләр бит. Мин үзем дә 8 ел чәчтем-урдым, шунлыктан авыл хезмәтенең нәрсә икәнлеген яхшы беләм. Җирдә иң тырыш кешеләр генә эшли. Авыл хезмәтчәннәренә, агропредприятиеләргә казанлылар исеменнән зур рәхмәт! Киләсе елда да уңышлары мул булсын!-диде мэр Илсур Метшин.

Хыяллар

Нинди хыялларыгыз бар? Шушы сорау бирелгәч, мэр бермәл уйланып торды.
- Беләсезме, мин колач җитмәс эшләргә хыялланмыйм. Яшь олыгая барган саен килә торган халәттерме ул, мин инде теләк телим,-дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.-Дөньялар, күк йөзебез тыныч булсын иде. Күршеләребездә әнә ниләр бара, тормыш-көнкүрешләре яхшы булган Франция ыгы-зыгы килә. Җәмгыятьтә, милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык саклансын иде. Мин үзем болай әйбәт кеше, тик барлык социаль мәсьәләләрне дә берьюлы башкарып бетереп булмый. Бергә-бергә хәл итәрбез, казанлыларга бәхет телим!

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading