16+

Илсөя Бәдретдинова: «Берәр кайчан «шәхси тормыш» килеп чыгар да, сәхнә икенче планга күчәр дип уйлыйм»

Бүген “Шәһри Казан” газетасының якын дусты, эстраданың якты йолдызы – Илсөя Бәдретдинованың туган көне.

Илсөя Бәдретдинова: «Берәр кайчан «шәхси тормыш» килеп чыгар да, сәхнә икенче планга күчәр дип уйлыйм»

Бүген “Шәһри Казан” газетасының якын дусты, эстраданың якты йолдызы – Илсөя Бәдретдинованың туган көне.

Җырчыны ихластан тәбрикләп, иң матур теләкләребезне юллыйбыз.Тормыш юлыгыз бәхетле, ә иҗатыгыз тагы да уңышлырак булсын! Улыгызның игелекләрен күрергә язсын!
Илсөя Бәдретдинованы шалтыратып та котларга булдык.

- Исәнмемез, туган көнегез белән!
- Зур рәхмәт! Шулкадәр шалтыратулар, смс-хатлар килә бүген. Əйтерсең, бер мин генә туган бу җир йөзенә. Шулкадәр игътибар. Һәр котлаган кешегә зур рәхмәтемне белдерәм.

- Туган көнегезне ничек билгелисез?
- Өйдә генә булам, улым белән. Əле ул мәктәптә, шуңа гына сөйләшә алам. Ул кайткач ук телефонны сүндереп куячакмын. Бигрәк сагындым үзен! 2 атна күрмәдем бит... Əле бүләк тә әзерләгәндер әле, романтик күңелле ул.

- Үзегезне тулысынча карьерага багышладыгыз. Шәхси тормыш икенче планга күчәр дигән курку юкмы?
- Менә берәр кайчан «шәхси тормыш» килеп чыгар да, сәхнә икенче планга күчәр дип уйлыйм.

- Димәк, сәхнә сезнең өчен кәсеп кенә?
- Яраткан кәсеп. Шулай булганына бәхетлемен дә. Əле менә Уфада 3 көн концерт куйдык. Май аена тагы бер өстәмә көн алдык, кешене сыйдырып бетерә алмадык. Əгәр дә иҗатым башында миңа шулай булачак дип әйткән булсалар, мин бөтенләй дә ышанмас идем. Канатланып кайттым. Хисләремнән әле һаман айнып бетә алмыйм. Ходай бәхетемне күпсенмәсә генә ярар иде...

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading