16+

Ильяс Шәяхмәтов: «Һәрбер кешенең үз пары булырга тиеш!»

Ильяс Шәяхмәтов – «Яңа Гасыр» телеканалында «Манзара» тапшыруы алып баручысы. Ильяс – ТНВ каналының иң оста, талантлы, позитив яшьләренең берсе.

Ильяс Шәяхмәтов: «Һәрбер кешенең үз пары булырга тиеш!»

Ильяс Шәяхмәтов – «Яңа Гасыр» телеканалында «Манзара» тапшыруы алып баручысы. Ильяс – ТНВ каналының иң оста, талантлы, позитив яшьләренең берсе.

– Ильяс, ТНВга ничек килеп эләктең?
– ТНВдан алып баручы бер егет китәргә җыена иде. Шулай беркөнне мин «Манзара» тапшыруының кастингына килеп эләктем. Берничә тапкыр чыгыш ясаганнан соң, мине ошаттылар. Эшли башлаганыма ике ел булды.

– Хәзерге яшьләрне журналистикада нәрсә кызыксындыра һәм нәрсә җәлеп итә дип уйлыйсың?
– Миңа калса, яшьләр хәзер күбрәк интернетка тартыла. Шул ук телеканаллар, радиолар, газета һәм журналлар ике фронтта эшли. Газета булса, ул интернетка да мәкаләләренең бер өлешен кертеп барырга тырыша, телевидение дә социаль челтәрләрен алып бара. Моның белән бернәрсә дә эшләп булмый, чөнки интернет безнең дөньябызга керде. Яшьләр интернетка тартыла. Телевидениегә бик күп акча кертелә, бик күп тәҗрибәле, белемле кешеләр эшли. Моннан яхшы дәрәҗәдә булган сыйфатлы материал чыга. Шуңа күрә акыллы, белемле яшьләр журналистикага тартылачак дип саныйм.
ТНВ бу мәсьәләдә калышмый. Безнең яңалыклар белән tnv.ru сайтында, социаль челтәрләрдә таныша аласыз. Телевизор каршында гына түгел, хәтта урамда да, машинада да телефон аша безнең белән бергә була аласың.

– Ильяс, син беренче татар блогерларының берсе дә бит әле. Ничек уйлыйсың, татар блогерларының киләчәге бармы?
– Мин сюжетларымны шулкадәр популяр булыр дип көтмәгән идем. «Вайнерлар» популярлашып китте. Татар телендә дә шундый видеолар булсын дип, кыска гына сюжетлар куя башладым. Беренчесе «Ярату» дип атала иде. Мин үземне кызык итеп төшердем дә интернетка куйдым.

Кызганыч, безнең татар дөньясында блогер дип төртеп күрсәтерлек сыйфатлы контентлар юк, шуңа берсен дә атап китә алмыйм. Әйе, яшьләр аларны карый, әмма берничә ел узгач, алар бу блогерларны искә төшерерләрме соң? Ютубта соңгы берничә елда рус мохитендәге видеоблогерлар үсеш алды. Беренче чиратта, алар моның белән акча эшли. Безнең татар яшьләребез дә аларны карарга мәҗбүр, чөнки алар белән бер рәткә куярлык блогерларыбыз юк. Әлбәттә, алар булачак дип өмет итәм. Интернетта моңа зур игътибар бирәләр, хәтта канал кебек ачып җибәрәләр. Монда да телевидениедәге кебек алып баручылар, редакторлар бар. Минем хыялым – ютубта шундый татар каналы барлыкка килү. Бәлки, киләчәктә булыр да.

– Тапшыруны алып баручыларның бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булу никадәр мөһим?
– ТНВда эшли башлаганда, мин Ландыш Хөсәенова кул астына килеп эләктем. Ул бик оста алып баручы, тәҗрибәле, шуңа Ландыш белән эшләү миңа җиңел бирелде. Хәзер Әдилә Сәфәрова белән эшлим. Ул Ландыш декрет ялына киткәч килде. Әлбәттә, алып баручылар парлап эшләгәч, аларның бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булуы бик мөһим. Киресенчә булганда, ул эфирда да сизелә. Тапшыруны ике кеше алып баргач, бер-беребезгә туры килү, тулыландыру мөһим.
Җәй – отпусклар чоры, күбесе ялга китә. Шуңа күрә мин башка алып баручылар белән дә чиратлашып эшлим. Кайвакыт парлар алышыну –проблема түгел, әмма һәрбер кешенең үз пары булырга тиеш! (елмая.)

– ТНВ синең өчен нәрсә ул?
– ТНВ – татар журналистикасының, татар телевидениесенең кыйбласы дип саныйм. Без ТНВны карап үстек. Күп кеше Яңа елны да ТНВ белән бергә каршы ала. Берничә ел элек миңа, ТНВда эшләячәксең дип әйтсәләр, ышанмас та идем. Мин шул ук «Манзара» тапшыруын, Илдар Кыямовны карый идем, ә хәзер мин – аның хезмәттәше. ТНВ, чыннан да, югары сыйфатлы, шәп контент чыгара торган татар каналы. Монда бик күп профессионаллар, сүзләр белән генә әйтеп бетергесез дәрәҗәле кешеләр эшли!

Алмаз Шиһабетдинов, ТНВ.

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading