Юл төзүчеләр Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы киселешендә ике җир асты тоннелен төзергә кереште. Вознесение трактының беренче этабын төзү барышында Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы астында Әмәт магистрале белән кисешкән урында тоннельләр төзү башланды. Юлның беренче участогының озынлыгы – Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр – 4 км диярлек, киңлеге – һәр якка өчәр полоса, 13-17 метр.
Шәһәр үсеше өчен мөһим магистральләрнең берсенең төзелеше барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты. «Вознесение тракты төзелеп беткәч, кешеләр аңа бик тиз ияләшә башлар, аларга монда һәрвакыт шулай булган кебек тоелыр. Хәзер монда зур күләмле эшләр алып барыла, әмма ике-өч ел узар, һәм бу XXI гасырның искиткеч уңайлы торак районнары булган яңа Казанга әйләнер», – дип ышана шәһәр башлыгы.
Объектта көн саен 300-гә якын эшче һәм 130 берәмлек техника эшли
Вознесение трактының беренче этабын төзү быел башланды. Вознесение тракты белән Җиңү проспекты кисешкән җирдә тоннель тибындагы ике юлүткәргеч төзү өчен төзүчеләр 1,2 км озынлыктагы юл салганнар, тагын берсе 890 м озынлыкта – ул Гвардия урамы белән кисешкән урында. Хәзер транспорт хәрәкәте шушы әйләнгеч юллар буенча оештырылган.
Әлеге ике тоннельдән тыш, Вознесение трактының беренче этабы кысаларында өч җир асты кичүе һәм бер күпер төзү каралган.
Беренче этапның гомуми смета бәясе – 12 млрд 200 млн сум тәшкил итә. Быел 7 млн сумлык контракт төзелгән.
Объектта көн саен 300-гә якын эшче һәм 130-140 берәмлек техника – үзбушаткычлар, краннар, бораулау җайланмалары, экскаваторлар, бульдозерлар, грейдерлар, төягечләр эшли. Шуңа да карамастан, объектта 200 эшче җитми. «Бу безнең өчен зур проблема – мондый масштаблы проектлар бер үк вакытта Казанда гына түгел, бөтен республика буенча тормышка ашырылган вакытта, кадрлар җитмәү барлыкка килә. Без һәрбер эшче, машина йөртүче өчен көрәшәбез. Бу вакытлы кыенлыклар, аларны җиңеп була», – дип билгеләде Мэр.
Беренче этапның төп эшләрен киләсе елның сентябрендә төгәлләү планлаштырыла, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Юл үсеш өчен депрессив сәнәгать зонасын ача»
Яңа юл Мамадыш трактын бушатып кына калмаячак, Вознесение, Олы Клыки, Самосырово, Салмачы, Привольный, Вишневка бистәләрендә, «Весна» һәм «Светлая Долина» торак комплексларында юл проблемаларын өлешчә хәл итәчәк. Моннан тыш, яңа магистраль төзү Совет районында Ватан, Даурия, Гвардия һәм Гадел Кутуй урамнары чикләрендә гомуми мәйданы 293 гектар булган территорияне үстерүгә этәргеч булды. «Бу юл үсеш өчен депрессив сәнәгать зонасын ача, – диде И.Метшин. – Биредә, матур, заманча, социаль инфраструктуралы микрорайонда 40 мең кеше яшәячәк. Алар өчен 36 га парк, сквер, яшел үсентеләр оештырылачак. Бу территорияләрне бүген без халыкның уңайлы мохите нинди булачагын аңлап проектлыйбыз».
Март аенда расланган планлаштыру проекты нигезендә, биредә 11 торак комплексы, шулай ук транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары, социаль объектлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, шулай ук поликлиника төзү күздә тотыла. Планлаштыруга комплекслы якын килү аны Вознесение тракты белән бәйләргә һәм инженер инфраструктурасын үстерүне күздә тотарга мөмкинлек бирде.
Проектлаштыруга заманча алымнар киләчәктә юл хәрәкәтен оештыруда ярдәм итәчәк – микрорайонда яшәүчеләр саны күп булуга карамастан, керү юлларын төзекләндерү аркасында тоткарлыклар булмаячак. «Төп юлның озынлыгы 4 км чамасы тәшкил итә, тагын 6,2 км съездларга һәм керү юлларына туры килә. Бу чыннан да очып китү магистрале булачак, – дип ассызыклады Мэр. – Мамадыш тракты бик күптәннән проектланган, һәм юлга тоташу урыннары оештырылмаган: виадуклар, тоннельләр юк. Ә монда хәтта шундый кыска участокта да ике тоннель, өч җир асты кичүе һәм тимер юл өстендә күпер кичүе булачак. Без транспорт үтүен тәэмин итү белән бәйле ситуацияне исәпкә алабыз».
https://kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар