16+

Имәнлебаш «Җәүһәр»ләрен Кырымда да беләләр

Сепарат чыгарту йоласы, орчык өмәсе, балага исем куштыру... Әлеге оныты­лып барган йолаларны Зәйдә кабат кайтарганнар. Имәнлебаш авылында оешкан «Җәүһәр» татар фольклор ансамбленә йөрүче­ләрнең максаты – борынгы гореф-гадәтләрне торгызу, аларны яшь буынга җиткерү.

Имәнлебаш «Җәүһәр»ләрен Кырымда да беләләр

Сепарат чыгарту йоласы, орчык өмәсе, балага исем куштыру... Әлеге оныты­лып барган йолаларны Зәйдә кабат кайтарганнар. Имәнлебаш авылында оешкан «Җәүһәр» татар фольклор ансамбленә йөрүче­ләрнең максаты – борынгы гореф-гадәтләрне торгызу, аларны яшь буынга җиткерү.

Клуб мөдире, «Ак калфак» оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова җитәкли «Җәүһәр» ансамблен. Аның ире сәнгать җитәкчесе Илгиз абый – оста гармунчы. Ансамбльне аннан башка күз алдына да китереп булмый.

«Җәүһәр»дә – ун кеше. Кайберләре авылга чит шә­һәрдән күченеп кайтканнар. Диләрә апа – Алабугадан, Сә­рия апа белән Илгизә апа – Чаллыдан.

Җыр җыр белән, авыл җирендә эшсез тормый кызлар. Гүзәлия Вәлиева 80 чебеш, 75 күркә, алты үгез ас­рый. Гөлсинә Артикова да тавык-чебешләр үстерә.

Кайда гына чыгыш ясаса­лар да, үзләре белән чиккән сөлгеләрен калдырмый алар. Бәйләнгән, тукылган, үрелгән кул эшләрен дә алалар. Мәдәният йортында кул эшләреннән торган күргәзмә дә эшли. Ансамбльгә йөрүче Рәүфә апа Гәрәева чигүгә аеруча оста. Күптән түгел бер кызга бирнәгә ун пар мендәр тышы чигеп биргән ул. Кашагалар, карават япмалары, мендәр тышларын да бизәкли. Осталыгы кызына да күчкән. Ул, борынгы йолаларны искә алып, абыйсына, хәрби хезмәткә киткәндә, чигелгән кулъяулык бүләк иткән.

Ансамбль районда гына түгел, республика, Россия күләмендә узган чараларда да катнаша. Иске Казан түгәрәк уенында «Халык җыр­лары» номинациясендә I дә­рәҗә лауреат булганнан соң, Кырымда узган Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольк­лор фестивалендә катнашканнар.

– Бакчасарайда бик ошады безгә. Кырым татарлары белән күрештек, һәр төбәктә татарларның үз сөйләм теле, киемнәре, йолалары, безнең өчен бу бик кызык тоелды, мәгъ­нәле очрашу булды, – ди ансамбльгә йөрүчеләр.

Кырымга ­«Җәүһәр»дәге иң өлкән ­катнашучыларның берсе – 76 яшеннән узган Нурлыбанат апа Имамиева да барган.

– Кырымга бармасам, диңгезне күрмичә үләсем булган икән, – дип шаярта ул.

– Репетицияләр туктап тор­ган арада да бер-беребезне сагынабыз, – ди кызлар.

Һава сулап булса да керик, дип, көн саен җыелышыр­га сәбәп табалар икән.

Имәнлебаш – тарихи авыл. XVIII гасыр башында ук салынган, диләр. Шул заманнардан бирле агач эше осталары белән дан тоткан ул. Имәнлебаш чаналарын сорап, тирә-күрше шәһәрләрдән дә килә торган булганнар. Бу авылда мәгърифәтче, тарихчы, үләннәр белән дәвалаучы Таҗетдин Ялчыгол да җирләнгән. Авылның тарихы турында мәгълүмат клубта урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда тупланган.

Ансамбльдәге ­кызларның аллы-гөлле милли күлмәк­ләреннән күзләр камаша.

– Киемнәр мәсьәләсендә, оештыру эшләрендә район хакимияте, Зәйнең мәдәният идарәсе бик зур ярдәм күрсәтә, – ди «Җәүһәр» ансамбленә йөрүчеләр.

Халык җәүһәрләрен яшь буынга тапшырганнары өчен, авыл халкы да рәхмәтле «Җәүһәр»ләргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading