16+

Интал Шәйхаттаров: «Гармун уйнап, күп чалбар туздырдым»

Узган елда Татарстан язучылар берлеге бинасында узган иҗат кичәмә авылдашларым туйга килгәндәй чәк-чәкләр, казлар, чәчәкләр күтәреп, гармуннар уйнап сәхнәгә менгәч, нәкъ менә Яңа Тинчәледә тудырганы өчен, язмышыма кабат рәхмәт әйттем.

Интал Шәйхаттаров: «Гармун уйнап, күп чалбар туздырдым»

Узган елда Татарстан язучылар берлеге бинасында узган иҗат кичәмә авылдашларым туйга килгәндәй чәк-чәкләр, казлар, чәчәкләр күтәреп, гармуннар уйнап сәхнәгә менгәч, нәкъ менә Яңа Тинчәледә тудырганы өчен, язмышыма кабат рәхмәт әйттем.

Әйе, мин шундый тарихы да бай (Татарстанда беренче мәчет төзелгән), бүгенгесе дә матур авылда дөньяга килүем белән бик бәхетлемен. Безнең Яңа Тинчәленең республикабызның танылган авыллары арасында үз урыны бар һәм ул елдан-ел дәрәҗәлерәк була бара. Урман-елгалары белән мактана алмаса да, кара туфраклы уңдырышлы җирендә мул уңыш үсә, әмма туган авылымның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Алар берсеннән-берсе тырыш, берсеннән-берсе талантлы. Элек-электән шулай булган. «Шәхесләр» сериясендә тормышлары һәм иҗатлары бәян ителгән Касыйм һәм Ибраһим Бикколовлар да – безнең авылдашлар. Күпләр белә һәм хөрмәт итә торган тагын бер олы йөрәкле, игелекле шәхес Татарстанның финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин да – безнең авылдан. Тагын бер министрыбыз бар әле. Анысы – халык куйган исем. Ә халык уйламый гына бирми исем-дәрәҗәне. Мәдәният йорты директоры Интал Шәйхаттаровны яше-карты авылның мәдәният министры дип йөртә бездә. Бу сүзләрдә хакыйкать ярылып ята. Туган авылыбыздагы Мәдәният йортын җитәкли башлавына ике дистә булды Инталның. Үзенә күрә бер юбилей. Аңарчы тракторчы булып басу кырларны да иңләгән, 17 ел комбайнчы булып, урып-җыюда да катнашкан. Трактор-машина кабинасында да гел җыр булган юлдашы егетнең. Алты яшеннән әтисе Харис абзыйдан күреп, телләренә баса башлаган көннән гармун да якын дустына әйләнгән.

Ләкин егетнең балачак хыялы күккә тоташкан булган, ул очучы булып, кызларның күзен кыздырып, туган авылы өстеннән җырлап узарга хыялланган. Мәктәпне тәмамлагач, очучылар әзерли торган училищега барып караган. Ел азагында – декабрьдә генә туган булгач, 18е тулып өлгермәгәнгә алмаганнар. «Очучы булмасам, шофер булам!» – дип карар иткән Интал. Аннары – армия хезмәте. Әфган. Ташкентка җибәргәч үк егетләр үзләрен ни көтәсен чамалыйлар инде. Шулай була да. Үзбәкстан башкаласында ай ярым хезмәт иткәч тә аларны, машиналарга төяп, Әфган иленә озаталар. Кандагарга.

– «Кандагар» дигән кино бар бит. Безнең очучыларның әсирлектәге батырлыгы, качуы турында. Нәкъ менә шул аэродромда хезмәт итәргә туры килде миңа, – ди ветеран Интал, дары исе сеңгән яшьлеген искә төшереп.
«Борчылмагыз, бездә барысы да әйбәт!» – дип хатларын даими язып торса да, ана йөрәге ут эченә киткән улы өчен борчылмый димени инде?! Әнисенең төн йокыларын калдырып теләгән теләкләре кабул була үзе – туган җиргә улы исән-сау әйләнеп кайта. озак сөенеп яшәргә туры килми – балалары, бигрәк тә солдат улы өчен борчылып яшәү йөрәгенә чир сала ананың. Озакламый шул авыру мәңгелеккә алып та китә.
«Әнкәй кабере янында» дигән шигырь юлларын моңлы көйгә салып, беренче тапкыр кыяр-кыймас кына сәхнәгә чыга ул. Баштарак бу җырны җырлау түгел, тыңлый да алмый әле Интал. Аннары әнисенең «Җырла, улым!» дигән тавышын ишеткәндәй була. Әнисе фатихасы белән башлаган җырын тәмамлап, тамашачыларга күтәрелеп караса, яше-карты елап утыра. Шул ук кичәдә колхозның элеккеге рәисе аңа «Рәхмәтле әфган халкыннан» дигән медаль дә тапшыра.

Аның каравы аннары инде концерт куйганда кемне җырлатырга дигән сорау тумый Яңа Тинчәледә. Күңелләргә үтеп керерлек моңлы тавышлы Интал Шәйхаттаровтан башка бер генә концерт та, очрашу, тамаша да узмый хәзер бездә. Кайчан гына кайтма, гармунын тотып, Интал каршы ала, озатып кала. Берүзе сәгатьләр буе концерт куя ала ул.
«Туйда да урының түрдәдер инде?» – дигән соравыма Интал: «Ишек төбендә», – дип җавап бирде.

– Беренчедән, урын иркен. Гармунны бит аны басып уйнасаң яхшырак: көй дә дәртлерәк чыга, чалбар да тузмый. Гармун уйнап, күп чалбар туздырдым инде мин, – ди ул, чалара башлаган чәчләрен сыпырып, ихлас елмаеп. Аннары җитди тонга күчеп, яшәвенең мәгънәсен шәрехләргә тотына: – Әти минем өчен кызармаслык итеп яшәргә тырыштым.
Дөрес әйтә. Кем улы дигәндә, аның улы дип атасының исемен дә кушып сөйлиләр бит авылда. Бу яктан 81нче яше белән баручы Харис абзый бәхетле. Улы башкаларныкы шикелле бәхетне читтән эзләмәде, туган нигездә тапты. Ә туган нигездә тапкан бәхет бәрәкәтле була ул. Яратып өйләнгән тормыш иптәше белән ике егет тәрбияләп үстерделәр. Уллары да фамилиягә тап төшермәскә, аны данларга тырыша. Илгизләре ел саен сабантуй батыры булып кала. Әле моңарчы аңа тиңнәр табылганы юк.
Рәхәтләнеп, нык басып, башын горур тотып, туган авыл урамының ак карын шыгырдатып, чиста саф һава сулап яраткан эшенә барганда, Интал Шәйхаттаровның күңеленә яңа көй моңнар тула. Аннары алар берәр кичә-бәйрәмдә тамашачы күңеленә дә юл ала.


Буа районы, Яңа Тинчәле

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading