16+

Интернет-агрегаторларның җаваплылыгы арта

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законга кертелгән үзгәрешләргә аңлатма бирә.

Интернет-агрегаторларның җаваплылыгы арта

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законга кертелгән үзгәрешләргә аңлатма бирә.

2019 елның 1 гыйнварыннан интернет-сәүдә өлкәсен җайга салучы яңа закон үз көченә керә. Сүз «Кулланучыларның хокукларын яклау хакында»гы законга үзгәрешләр кертелүе турында бара, ул интернет-агрегаторлар эшчәнлегендә җаваплылыкны көчәйтәчәк. 
Интернет-агрегаторлар сату һәм сатып алу турында килешүләр төзү өчен интернет-мәйданчыклар тәкъдим итеп, хезмәтләр һәм товарлар сатучы һәм сатып алучылар арасында мәгълүмати арадашчы ролен үти.

Агрегаторларга, мисал өчен, «Яндекс.Маркет», «Товары.Mail.Ru» кебек ресурслар керә. Интернетның рус сегментында берничә дистә шундый сайт бар. Әлеге ресурслар, бәяләрне чагыштырып һәм оптималь вариантка тукталып, төрле җитештерүчеләр һәм сатучыларның товарларын сайлау мөмкинлеген бирә. 
Законда, кулланучыларның мәгълүмат һәм хезмәткә хокукын саклауда җаваплылык субъекты буларак, «товарлар турында мәгълүмат агрегаторы хуҗасы» дигән төшенчә кертелә. Хәзер интернет-агрегаторлар аша интернет-кибетләр сыйфатсыз товар сатса, аның өчен акчаны кире кайтару да интернет-агрегаторга йөкләнә. Моннан тыш, әгәр кулланучы товарга алдан түләп куйган булса, шул сумманы кире кайтаруны да агрегатор хуҗасыннан таләп итә ала. Шулай ук законда агрегатор хуҗасы акчаларны 10 календарь көн эчендә кайтарып бирергә тиешле шартлар турында тәфсилләп язылган. 

Кулланучыга товар билгеләнгән вакытка китерелмәгән очракта, шартларны бозган өчен, ул сатучыга товар яки хезмәтне сатып алудан баш тарту хакында белдерү җибәрсә, аңа акчасын кире кайтарып бирергә тиешләр. 
Cатучы тәкъдим иткән товар яки хезмәт турындагы мәгълүматны агрегатор үзгәртмәгән булса, ул кулланучыга килгән зыянны каплаудан азат ителә.

«Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законга кертелгән төзәтмәләр интернет-агрегаторларга җаваплылык йөкли. Әгәр товар яки хезмәт турында белә торып дөрес булмаган мәгълүмат биреп, кешеләр зыян күрә икән, интернет-агрегаторларга да җавап тотарга туры киләчәк.

фото: InSales

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading