Бу чәршәмбедә Интерполның яңа башлыгын сайлаячаклар. Әлеге постка кандидатлар арасында Россия полициясенең генерал-майоры Александр Прокопчукка игътибар зур, чөнки ул фаворит буларак бара. Аның төп көндәше – Көньяк Кореядан Ким Чен Янг. Россияле Интерпол җитәкчесе булып сайланган очракта нәрсә үзгәрәчәк, Россиянең халыкара абруена моның йогынтысы булырмы һәм качкын олигархларны кире кайтара алырлармы?
Берәүләр, бу очракта Россия хокук саклау органнарының дөньякүләм абруе артачак, дип исәпли. Шулай ук Мәскәүнең Көнбатыш белән тарткалашуында әһәмиятле булачак дип белдерә. Россия генерал-майоры сайланган очракта, Көнбатышның Россиягә карата булган сәясәте үзгәрмәячәк, диләр белгечләр, Мәскәүгә басым дәвам итәчәк. Интерпол – дөнья язмышын хәл итүче оешма түгел.
Шулай булуга карамастан, күпләр Прокопчукның постка билгеләнүен теләми. АКШ сенаторлары Дональд Трампка һәм Интерпол Генераль ассамблеясы әгъзаларына Россия генерал-майоры өчен тавыш бирмәскә чакырган. Алар фикеренчә, мондый сайланыш – тавык кетәклегенә төлкене башлык итеп билгеләүгә тиң. Сенаторлар Россияне һәрчак Интерполны «сәяси көндәшләрне, журналистларны эзәрлекләү һәм алар белән исәп-хисап тоту өчен» файдалана дип белдергән. Алар шулай, Прокопчук постка сайланган очракта, яшерен мәгълүматларга юл ачылудан һәм бу Россиядән читтә яшәүчеләрне эзәрлекләү өчен Мәскәүнең мөмкинлекләре ныгуыннан курка.
Америка сенаторларыннан тыш, Прокопчукка качкын олигархлар да каршы. «Титов исемлеге»нә керүче бизнесменнар шулай ук Интерпол ассамблеясы әгъзаларына сайламаска дигән үтенече белән чыккан. «Титов исемлеге»нә керүчеләр – җинаять эше кузгатылу нәтиҗәсендә, Бөекбританиягә киткән һәм соңрак яңадан туган илләренә кайтырга теләкләре барлыгын белдерүче бизнесменнар. Әлеге исемлекне Борис Титов төзегән һәм Президентка тапшырган. Бизнесменнар петиция төзеп, аны сайтка урнаштырган. Барлыгы 200 имза җыярга тәкъдим ителгән, шуның 140ы җыелган.
Европа парламенты да россияленең әлеге постка сайлануыннан курка. Парламент депутаты Ребекка Хармс, Прокопчук сайланган очракта, Европа союзы илләре Интерполдан китәргә тиеш дип белдергән. Киев та Интерполдагы әгъзалыктан баш тарту белән яный. Әмма бу белдерүләр тагын бер кат Россия белән тарткалашу теләгеннән генә, ахры, алар әлегә хәтле Прокопчукның кем икәнен дә белмәгән бугай, ә ул инде 2016 елдан бирле Интерполның вице-президенты. Белгечләр әлеге оешмадан чыгу турында түгел, ә анда калу турында кайгырырга кирәк, чөнки Интерпол каналлары аша оператив рәвештә мәгълүмат алышу, җинаятьчеләрне халыкара эзәрлекләүдә җайлы, диләр. «Интерполның Украинада түгел, ә Украинаның Интерполда булуы күбрәк борчырга тиеш. Бу илдән кем нәрсә алып чыга ала – шуны алып чыга, ә Интерпол кебек оешмада әгъза булып тормау җинаять эзләрен яшерү өчен тагын җайлы гына булачак», диләр экспертлар. Журналист Джо Лаурия сүзләренчә, АКШ белән Бөекбритания үзләре Интерполны үз мәнфәгатьләрендә файдаланалар, сәяси көндәшләрне халыкара эзәрлекләнүче дип игълан итәләр.
Россиянең Федерация советы, Көнбатыш белдерүләренә җавап итеп: «Интерполны тавык кетәклеге белән чагыштыралар икән, димәк, алар халыкара җәмәгатьчелеккә шундый примитив карашта». Игорь Морозов сүзләренчә, мәгълүмати сугышта Көнбатыш барлык халыкара оешмаларны – спорт, медицина һәм Интерполны үз кулларына төшерү максатын куйды. Ә бу – халыкара җинаятьчелек, кешеләр белән сату-алу итү, наркотрафик белән көрәшүче оешма. Интерполны россияле җитәкләгән очракта, АКШка бөтен дөньяга хуҗа булырга омтылышын чынга ашыру авыррак булачак. Сенаторлар төлкене кетәклеккә кертмәскә дигәннәр бит, юктан гына түгел, ахры, бу ыгы-зыгы.
Фото: News Front
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар