16+

Йөзек кыйссасы: «Әйдәгез, акчасын кире бирәм»

Әйе, шулай ди сиңа тот капчыгың. Вакыт дигәннәре аңа – металлга да эзсез генә узмый икән бит.

Йөзек кыйссасы: «Әйдәгез, акчасын кире бирәм»

Әйе, шулай ди сиңа тот капчыгың. Вакыт дигәннәре аңа – металлга да эзсез генә узмый икән бит.

Еллар тузаны аны да ашый икән. 

Юк, әбидән калган борынгы йөзек түгел, энҗе туебызга ирем бүләк иткән энҗе кашлы көмеш йөзек турында бара сүзем. Өч ел буе бармагымны бизәп торды. Көннәрдән бер көнне карасам, кашы яныннан аерылган – сынган. Зәркенчегә киттем тотып. Ярый әле, озак эзлисе булмады. Юлым уңаенда метро янындагы зур кибет эчендә генә икән.

– Ярар ясарбыз. Кич белән килерсең, 800 сум булыр, – диде бер сөйкемле ир ат. Сөенә-сөенә кайтып киттем. Икенче көнне барып алдым – ясаган! Югалта башлагач, әйбер дигәннәре тагын да ныграк кадерлеләнә бит әле ул. Миңа да бу йөзегем бик матур килешле булып тоелды. Берничә көн шулай үтте. Ә берничә көннән карасам, йөзегем тагын шул ук урыныннан аерылган.

Кая барырга икәнен беләм бит инде, тагын киттем тотып. Зәркәнче әйләндереп-әйләндереп карады. Минем: “Нигә болай булган соң ?” - дигән соравыма: “Бу юлы икенче ягы бит, мин эшләгән ягы түгел!” – дип чатнатып җавап бирде, күзен дә йоммады.

Мин нәкъ шул беренче сынган ягы булуына иманым камил булса да, бер сүз дә әйтмәдем. Бу юлы калдырып тормадым йөзегемне, күз алдымда эшләп бирде. Башта ниндидер аппаратка тыгып нидер эшләтте, аннары ниндидер сыеклыкка салды. Озак та үтмәде, йөзегем кабат бармагымда иде инде. Бу юлы хезмәтемә кимрәк – 500 сум гына алды, рәхмәт төшкере. Кош тоткандай кайтып киттем. 

Ул атнада ерак юлга Оренбургтагы милләттәшләребез янына барасым бар иде. Юл озын булса да, йөзегемә бернинди дә авырлык килмәде. 12 сәгать буе бармагымда ялтырап барды. Әмма Озерки мәктәбенең очрашу иң кызган мәлендә карасам, йөзегем тагын аерылган. Кеше күрмәсен. көлмәсен дип тиз генә сумкама салып куйдым. Һәм инде Казанга кайткач, беренче эш итеп тагын теге таныш зәркәнченең тәрәзәсен кактым. Ачуым нык кабарган иде.

– Нигә болай соң бу? – дип башладым сүземне. – Нигә аны яхшылап ясап бирмисез?
Аптырап калды. Бу юлы да бүтән ягы сынган дия алмый бит инде, йөзекнең ике ягы гына һәм инде аларның икесе дә сынып ялганган. Шуннан ул миңа химия һәм физика фәннәре буенча икесеннән берьюлы дәрес бирергә тотынды.

Көмешнең шундый таркала торган үзлеге турында сөйләп, колагыма токмач элде. Тыңладым инде, нишлим. Дөресен әйтим, миңа ике көнгә бер аның тәрәзәсе каршына килеп басып, акча янчыгымны ачу тәмам туйдырган иде инде. Күрәсең, аның да минем белән кабат очрашасы килмәгәндер.

–Әйдәгез, мин сезгә акчасын кире бирәм, – диде бераз уйланып торгач. Ризалаштым. Ләкин останың уе яхшылыкта түгел, ә мәкер эшләүдә булган икән. Ул йөзекнең икенче ягын да (бу юлы инде келәшчә белән кисеп) сындырды да миңа сузды. Аңламый да калдым. Шулай эшләргә тиеш идеме икән ул? Мин бит аңа бер ягы гына сынган йөзек алып килгән идем...

Балаларга сөйләгән идем: “Мөлкәтне бозу була бит ул, хөкемгә тартырлык эш”, – диделәр. Юк, инде алай вакланып тормыйм. Моңа кадәр хөкем юлында йөрми генә яшәгән идек гомерне, моннан соңгысында да Ходай хагынннан нахагыннан сакласын! Әлеге язмама каләм хакын күбрәк язсалар, яңасын аласы булыр Аллаһ теләсә. Юк, тегесен дә ташлап булмас – энҗе туебыз бүләге бит ул. Оныкларга күрсәтәсе булыр дим...

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading