16+

Ипотека алучылар саны кимегән

Путин фәрманы гына ипотека базарын коткарып кала алмаячак, ди белгечләр.

Ипотека алучылар саны кимегән

Путин фәрманы гына ипотека базарын коткарып кала алмаячак, ди белгечләр.

Кризис торак базарына да килеп җитте. Әле март-апрельдә генә  риелторлар балда-майда йөзсә, хәзер инде аларның да кесәләре юкарачак. Банкирларны әйтеп тә торасы юк.

Фаразлар буенча, узган ел белән чагыштырганда ипотека алучылар саны ел азагында 10 процентка кимиячәк, ди. Икенче берәүләр бөтенләй дә 30 процентка кадәр кимү хакында сүз йөртә. Бу, беренче чиратта, халыкның акчасы, керемнәре бетү белән бәйле.

Ипотека бирү буенча Россиядә иң эре оешмаларның берсе “ДОМ.РФ” мәгълүматлары буенча, апрельдә, узган елның шул ае белән чагыштырганда, бирелгән ипотекалар күләме 17 процентка кимрәк булган.
Владимир Путин ипотека буенча ставкаларны 6,5 процентка төшерергә фәрман бирү дә ипотека базарын коткарып кала алмаячак, ди белгечләр.

Икътисад фәннәре кандидаты, КФУның финанслар базары һәм финанс институтлары кафедрасы доценты Чулпан Шәвәлиева фикеренчә, бу фаразлар аны гаҗәпләндерми. Алар чынбарлыкка якын – чөнки халыкның кереме кимү көн кебек ачык.
- Банклар да хәзер кредит бирүгә бик җитди карый. Кредит бик зур суммада бирелә һәм кешенең ул кредитны түли алуына ышану өчен банклар барлык документларны да тәфсилләп өйрәнә. Мондый шартларда, дөрестән дә, бирелгән ипотекалар санына тәэсир ясаячак. Әмма, кайбер мәгълүмат чаралары язганча, ипотека базары бөтенләй түбән тәгәрәячәк дию дә дөрес булмас, - ди Чулпан Шәвәлиева.

Мартта торак сатып алучыларның күплеген белгеч рубльнең төшүенә бәйләп аңлата. Халык, акчасын югалтмас өчен, фатирлар алып калырга ашыкты, ди ул. Ихтыяҗ арту да шуңа гына бәйле.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ипотека базарында “түбән тәгәрәү” инде 2019 елда ук күзәтелә башлаган булган.
Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ипотекага йортлар салучыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
- Казанда фатир бәяләре артуын да билгеләп үтәргә кирәктер. 2019 елда, мисал өчен, бу 31,3 процент тәшкил иткән һәм 4098 сум булган. Быел инде үсеш 5382 сумга җиткән, - ди министр. Шуңа бәйле рәвештә, Мидхәт Шаһиәхмәтов бәяләрнең үсешен “салмак” итәргә һәм төзелеш компанияләре белән ипотека бәяләре хакында сөйләшергә кирәклеген билгеләп үтте.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading