16+

Ир-атларны да сөенеч көтә, яки Италия модасыннан калышабызмы?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин: ”Чит илләр компанияләренең Россия базарыннан өлешчә генә китүләре дә, үзебезнең җитештерүчеләргә үсеш шартлары тудыра. Бер үк вакытта товар төрләре сакланырга тиеш, кешеләрнең сайлап алу мөмкинлеге булсын”, - диде Хөкүмәт утырышында.

Ир-атларны да сөенеч көтә, яки Италия модасыннан калышабызмы?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин: ”Чит илләр компанияләренең Россия базарыннан өлешчә генә китүләре дә, үзебезнең җитештерүчеләргә үсеш шартлары тудыра. Бер үк вакытта товар төрләре сакланырга тиеш, кешеләрнең сайлап алу мөмкинлеге булсын”, - диде Хөкүмәт утырышында.

Казан тегүчеләре Италия модасыннан бик еракта калганмы?
 
Италия безнең Аракчино бистәсендә генә икән

Казанның Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесенә журналистлар өчен матбугат сәфәре оештырылды. Әлеге фабрика “Serginnetti” бренд-тамгасы астында товар җитештерә. Кайбер илләрнең Россиягә карата керткән санкцияләре вазгыятендә җирле предприятиенең үзен ничек хис итүен ачыклау - төп максатыбыз иде.
- Италия модасы сулышындагы киемнәр тегәбез. Безнең бренд та әнә шуңа ишарә ясый, - диде тегү предприятиесе директоры Юлия Малинина.

“Сержиннетти” фирмасы 1998 елда бонкротлыкка чыккан тегү фабрикасы базасында оешкан. Элекке коллектив саклап калдырылган. Биналарга ремонт ясаган, яңа корпус төзелгән, технологик җиһазлар сатып алынган. Предприятие инде 2016 елда ук Forbes журналы рейтингы буенча Россиядәге тегү фабрикалары арасында 13 нче урынны яулаган, ә 2017 елда “Илнең иң яхшы 100 предприятиесе” исемлегенә кергән.

Ир-атларны да сөенеч көтә

- Хатын-кызлар өчен күлмәкләр, кофталар, жилетлар, жакетлар, плащлар һәм пальтолар тегәбез. Болар - ”Яз”, “Җәй” һәм кышкы “Яңа ел” коллекцияләре, - ди Юлия Малинина.
- Коллекциядә ир-ат киемнәре күренми, - дип сүз каттым.
- Серне чишмичә булмый инде, быелның көзләренә таба ир-атлар өчен дә өс киемнәре тегә башларга ниятләп торабыз, - дип җавап кайтарды җитәкче.

Заман адымында атлау кирәк

- СССР чорларында җиңел сәнәгать көчле иде: техник база да нык, тегү дә күп башкарылды. Ләкин, бертөрлелек хөкем сөрде, дөнья модасы кулланылмады. Без үз эшчәнлегебездә бертөрлелектән качтык, чөнки кеше, бигрәк тә хатын-кызлар һәркемдә дә булган киемнән йөрергә теләми. Париж, Шанхай, Милан күргәзмәләрендәге һәм дөньядагы мода үрнәкләрен өйрәнәбез. Үзебезнең рәссам-дизайнерлар төрле кием үрнәкләре уйлап чыгара, шулар нигезендә киемнәр тегәбез. Бизәкләрне һәм рәсемнәрне дә үзебезнең рәссамнар иҗат итә, аларны тукымага төшерәбез. Теккән киемнәребез Италиянекеннән дә, дөнья үрнәкләреннән дә бер дә калышмый, - дип сөйләде Юлия Малинина.

Сублимационный принтер, ягъни тукымага рәсем-бизәк төшерү (сеңдерү) станогы журналистларга да күрсәтелде. Ап-ак тукыма күз явын алырдай затлы кыяфәткә әверелеп чыга әлеге станок аша. 

Санкция үзалдына “сайрый” торсын

- Кием тегү тукымаларын Италиядән, Кытайдан һәм Көньяк Кореядан кайтартабыз. Тукымаларга төшерелә торган буяулар Германиянеке. Тукымалар запасыбыз шактый. Чимал кайтартуда өзеклек булмас, дип уйлыйбыз. Инде 10 ел дәвамында хезмәттәшлек алып барган чит илләр компанияләре белән эшчәнлек туктамас. Россия төбәкләре белән дә хәбәрләшә башладык, - диде Юлия Малинина.

Татарстанның Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының җиңел сәнәгать бүлеге җитәкчесе Гүзәл Хисаметдинова шул мизгелдә әңгәмәгә кушылды.
- Россиядә кием тегү тукымасы җитештерә торган предприятиеләр бар, алар белән элемтәләр урнаштырылачак. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан җирле предприятиеләргә ярдәм каралган, - диде Гүзәл Хисаметдинова.

Тегүчеләр эшкә килегез!

Коллективтагы бердәмлекне, максатчанлыкны һәм иҗат халәтен үз күзләребез белән күрдек.
- Бер гаилә кебек эшлибез. Һөнәр училищеларында җиңел сәнәгать өлкәсе кадрлары күбрәк әзерләнсен иде. Без үзебезнең тегү предприятиесенә бүген дә 100 тегүчене даими эшкә ала алабыз, рәхим итсеннәр! - дип чакырып калды директор Юлия Малинина.

Фоторепортаж: http://shahrikazan.ru/photo/kirov-rayonyndagy-arakchino-bistsen-urnashkan-teg-predpriyatiesennn-fotoreportazh

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading