16+
19 марта 2024, 06:40 #ФОТО

Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

Казанның Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесенә журналистлар өчен матбугат сәфәре оештырылды.

Әлеге фабрика “Serginnetti” бренд-тамгасы астында товар җитештерә.

 “Сержиннетти” фирмасы 1998 елда бонкротлыкка чыккан тегү фабрикасы базасында оешкан. Элекке коллектив саклап калдырылган. Биналарга ремонт ясаган, яңа корпус төзелгән, технологик җиһазлар сатып алынган. Предприятие инде 2016 елда ук Forbes журналы рейтингы буенча Россиядәге тегү фабрикалары арасында 13 нче урынны яулаган, ә 2017 елда “Илнең иң яхшы 100 предприятиесе” исемлегенә кергән.

Дамир Бәдриев фотолары

 

Мөһим

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

2
X