Шәһри Казан

«Җир булганда, кадерен белмисең»

Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре еллык эшләренә нәтиҗә ясады. Коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашып, һәр юнәлеш буенча үз бәясен бирде.

ТЕХНИКА
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә техник мәсьәләләрне хәл итмичә генә нәтиҗәле эш алып барып булмый. Хәзерге вакытта республика техник паркы 60 процентка искергән.

Узган ел Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасы актив яңартылган. Хәтта бүлеп бирелгән 1,8 млрд сум лимитны ике тапкыр арттырып «файдаланганнар».

Техника базасын яңарту, билгеле инде, эзсез югалмый. Техномодернизация нәтиҗәсендә авыл хуҗалыкларында файдаланыла торган ат көчен соңгы биш елда, 12 ат көченә арттырып, 166га җиткергәннәр. Шул сәбәпле, хезмәт җитештерүчәнлеге 22 процентка үскән. Актаныш, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Тукай районнарында исә ат көче 300гә җиткерелгән.

Булган техниканы төзекләнде­рер­гә! Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә биргән йөкләмәсенең беренчесе шундый иде.

– Иң мөһиме – язгы чәчү. Безнең техникабыз, булган тәкъдимнәр күп. Әмма мин, заманча техника сатып алу белән бергә, булган зур техника паркын төзекләндерү яклы. Машиналарның техник хәлен яхшырту системасын уйларга кирәк, – ди Рөстәм Миңнеханов.

УҢЫШ
Узган ел республикада уртача уңыш күләме гектарыннан 1,2 центнерга арткан һәм 27,2 центнер тәшкил иткән. Әмма Әгерҗе, Кама Тамагы, Әлмәт районнарында уңышның күләме 20 центнерга да җитмәгән. Мондый түбән күрсәткечләре булган районнар Марат Җәббаровтан шелтә дә алды.

Дөрес, соңгы елларда һава шартлары да авыл хезмәтчәннәрен сөендерми. Әле эсселек, әле артык явым-төшем, әле салкын җәйләр белән сыный. Мисалга, узган ел көздән чәчелгән культураларның 218 мең гектары юкка чыккан. Бу якынча 1,4 млрд сум зыян дигән сүз. Шуңа да республика игенчеләре начар климат шартларына яраклаштырылган сортларны файдалана башлаган.

Реклама

– Орлык материалларының сыйфатына игътибар юнәлтергә кирәк. Икенче тема ул – ашлама. Гектарына 25 кг тәэсир итә торган матдә бик аз, әлбәттә. Кулдан килгәнчә ярдәм иттек, әмма финанс схемалары эзләргә, вариантлар табарга кирәк. Федераль лимитлар чикле, министрлык белән эшләп карыйк. Берәр нинди өстәмә ресурслар формалаштыра алырбыз. Банклар белән актив эш алып барырга кирәк, – ди Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләгә карата.

СӨТЧЕЛЕК
Тармак министры билгеләп үткәнчә, сөт җитештерү буенча Татарстан Россия буенча беренче урында бара. Әмма сөтлелек буенча сыерлар хәтта беренче унлыкка да керми, Татарстан 14нче баскычны гына били.

– Сөт – төп керем чыганагы. Безнең каядыр илтергә портларыбыз юк. Системалы эре оешмалар ит тә җитештерә. Әмма авыл хуҗалыгы өлкәсендәгеләр күпчелек сөт белән көн күрә. Кукмара 330 тоннадан арттырды (көнлек савым хакында сүз бара. – Л.Л.). Бу – бик зур җиңү, зур хезмәт. Әтнә районы –265, Балтач – 246, Саба 202 тонна сава. Сис­темалы рәвештә сөт җитештерү белән шөгыльләнә торган районнар бар. Бу эшкә начар «мөнәсәбәттә» булган районнарны да әйтми булдыра алмыйм. Минзәлә – 14, Чирмешән – 17, Бөгелмә – 17, Кама Тамагы – 20 тонна. Хәзер 20 тоннаны нормаль алдынгы хуҗалык җитештерә. Бу хуҗалыклар һәм анда яшәүчеләр бизнесларын ничек алып барырга уйлыйдыр? – дип шелтә белдерде сөтчелек өлкәсендә артта калган районнарга республика Президенты.

...Бу урында бераз гына рәсми мәгълүматлардан чигенеш ясыйк әле. Беркөнне сөт сата торган кибеттән эремчек алмакчы идем. Барысы да Арчада җитештерелгән эремчек дип язылган. Ни кызганыч, сатуда булган өч төрле эремчекләрнең берсе генә сөттән ясалмаган, ә «порошок» кушылган булып чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 12 февральгә булган рәсми мәгълүматлары буенча, республикада көн саен 3664,8 тонна сөт савыла. Татарстанлылар шуның кадәр сөтне эчеп бетереп, эремчек ясарга да калдырмый микән инде?

АКЧА КАЯ КИТКӘН?
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы өлкәсенә бирелгән акчаның кая китүе белән дә кызыксынды.

– Безнең кертемнәребезнең барысы да нәтиҗәле түгел. Кайбер оешмаларга ярдәм күрсәтелгән, ә алар эшчәнлек алып бармый. Мисал өчен, «Үсенте», «Авангард», «Бәрәкәт»... Бу материаллар судка тапшырылган. Әмма кемдер ярдәм бүлеп биргәнче, игътибар белән карарга тиеш иде. Безнең артык акча юк. Ярдәм республика Хөкүмәте тарафыннан расланган нигезләмә буенча күрсәтелергә тиеш, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук авыл хуҗалыгына караган җирләрне файдалану мәсьәләсен дә күтәрде. Узган ел кулланылышта булмаган 43 мең гектар кишәрлекнең 8 меңе әйләнешкә кайтарылган.

– Мондый җирләр буенча Югары Ослан, Лаеш, Әлмәт, Яшел Үзән районнарына сораулар бар. Биредә районнар гына түгел, җир хуҗалары да гаепле. Һәр очрак буенча ачыклык кертергә кирәк, – дип йөкләмә бирде республика лидеры. – Җир булганда гына кадерен белмисең. Аны кире кайтарып булмый, сакларга кирәк. Аның һәр сантиметрының кадерен белергә. Без генә түгел, киләсе буын да аңардан файда күрсен. Иң мөһиме – авыл җирлекләре, шәһәрләр кебек үк, социаль яктан кызыксындыручан булыр­га тиеш.

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: