16+

Ирада Әюпова: “Гаделлек тантана итте!..”

Бүген Казанда күренекле дирижер, Мәскәү һәм Казан консерваторияләре профессоры, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Шакир улы Мансуровка мемориаль такта ачылды. 10 гыйнвар көнне Фоат Мансуровның тууына 95 ел тулды.

Ирада Әюпова: “Гаделлек тантана итте!..”

Бүген Казанда күренекле дирижер, Мәскәү һәм Казан консерваторияләре профессоры, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Шакир улы Мансуровка мемориаль такта ачылды. 10 гыйнвар көнне Фоат Мансуровның тууына 95 ел тулды.

К.Маркс урамында урнашкан әлеге йортта 1968-1971 елларда Фуат Мансуров яшәгән булган. 

“Ниһаять, гаделлек тантана итте. Бу вакыйганы шактый озак көттек. Ни өчен дигәндә, Фуат Шакировичның нәкъ шушы йортта яшәвен раслаучы архив материалларны туплауга күп вакыт сарыф ителде. Бүгенге вакыйгада Минтимер Шәймиев та катнашырга тиеш иде, әмма билгеле сәбәпләр аркасында ул Башкортстанга китәргә мәҗбүр булды. Кичә без аның белән озаклап кына сөйләштек. Сәләтле кеше бар өлкәдә дә сәләтле, диләр. Фуат Шакирович – уникаль шәхес. Беренче белеме буенча ул – физик-математик. Университетны тәмамлагач, күпмедер вакыт шушы өлкәдә укыткан. Музыка сәнгатенә килгәч, аның сәләте тулысынча ачылган”, - ди Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.

Фуат Мансуров – Россиянең һәм Татарстанның гына түгел, хәтта Казахстанның халык артисты исеменә лаек булган киңкырлы шәхес. Моннан тыш, әле ул – альпинист та, шахматчы да. “Ул 20 елдан артык Зур театрда дирижер булып эшләде, милли әсәрләрне М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрына интеграцияләде, Татарстанның Дәүләт симфоник оркестрына яңа сулыш өрде. Мондый уллары булган һәм аларны хәтерендә саклаган милләт бәхетле була дип уйлыйм. Киләсе бишьеллыкта, ягъни аның тууына 100 ел тулуга бару юлында Фуат Мансуров исемендә яңа бәйгеләр, премияләр, стипендияләр, конференцияләр барлыкка килер дип өметләнәм. Мемориаль тактаны элдек тә оныттык булмасын, биш елдан соң биредә очрашып башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарлык булсын иде”, - диде Ирада Әюпова. 

Фуат Мансуровка мемориаль такта урнаштыру тантанасында аның чордашлары, укучылары һәм шулай ук кызы да бар иде. Таныш йөзләрдән Рифат Фәттахов, Резидә Галимова, Эльмир Низамов та күренде. Танылган балет артисты, 40тан артык партия башкарган, Татарстанның халык артисты Сания Хантимеровага Фуат Мансуров белән бер сәхнәдә эшләргә насыйп булган. “Ул профессионалларның профессионалы иде. Музыканы бөтен җаны-тәне белән тоя белде. Үзенең дирижерлыгындагы бөтен музыканы яттан белә иде. Гаҗәеп шәхес иде ул. Аллаһка шөкер, Фуат Мансуровка игътибар югалмый. Шаляпин һәм Нуриев фестивальләрендә аның истәлегенә һәрдаим күргәзмәләр оештырыла. Инде менә мемориаль такта да ачылды”, - диде Сания ханым. 

“Без симфоник оркестрда бергә эшләдек. Гастрольләргә күп йөрдек, хәтта Голландиягә кадәр бардык. Фуат Мансуров музыкага таләпчән булды, көйне җиренә җиткереп уйнарга таләп итте. Ул партитурасыз да дирижерлык итә иде”, - диде Татарстанның халык артисты, музыкант Альберт Гыйльфанов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading