16+

Ирада Әюпова мәдәният өлкәсендәге проблемаларны чишү юлларын күрсәтте

Бу атнада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, журналистлар белән очрашып, республиканың мәдәният өлкәсендәге проблемаларын барлады. Очрашудагы иң кызыклы фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Ирада Әюпова мәдәният өлкәсендәге проблемаларны чишү юлларын күрсәтте

Бу атнада Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, журналистлар белән очрашып, республиканың мәдәният өлкәсендәге проблемаларын барлады. Очрашудагы иң кызыклы фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Театр

Россиядә Театр елы уңаеннан министр республикада хәйрия акциясе башлап җибәрергә булган.

– Бездә театр эшендә катнашмаган өлкән буын артистлары бар. Без, Театр әһелләре берлеге белән, театрда эшләүчеләргә ярдәм фонды оештырырга булдык. Әлеге берлектә булган кешеләр бюджеттан тыш керемнәренең бер процентын фондка биреп барачак. Бер караганда, бу бик аз акча. Санап караган идек – елына 3 миллион сум чыга. Ләкин бу акчалар безнең театрда эшләгән кешеләргә ярдәм булачак, – ди Ирада Әюпова.

Әлеге идеяне барлык театр директорлары да хуплаган инде.

Театрларга кагылышлы икенче бер проблема гастрольләр белән бәйле. Моннан соң кайсы театрның кая гастрольләргә барачагын бары тик Театр әһелләре берлеге белән генә хәл итеп булачак.

– Читкә ниндидер спектакль алып барган вакытта без җирле халыкның Татарстандагы мәдәният дәрәҗәсе турында фикерен формалаштырабыз. Кая да булса чыгарга җыенабыз икән, без ни өчен чыгуыбызны, нинди спектакль алып баруыбызны һәм нинди аудитория белән эшләячәгебезне аңларга тиеш, – диде министр.

 

Кино

14 март көнне Алексей Барыкинның «Су анасы» фильмы киң прокатка чыкты. Журналистлар министрга әлеге фильмны ошатмаулары турында хәбәр итте. «Ни өчен Казан циркына директор сайлау өчен кастинг оештыралар, ә кино төшерү өчен кастинг юк?» дигән фикерләр дә яңгырады. Ирада Әюпова үзе әле бу фильмны карарга өлгермәгән булып чыкты.

– Татарстанда илдәге кебек әлегә кино индустриясе дәүләт ярдәменнән башка яши алмый. Ләкин кино төшерү ул – бер эш, әле бит аны рекламалый белергә дә кирәк. Алексей Барыкин республика фильмын киң прокатка чыгара алды, бу үзе бер уңыш. Менә миңа республика тарафыннан төшерелгән «Байгал» фильмы ошый. Аны караганнан соң, тагын карыйсы килә. Бездә яхшы кинолар бар, ләкин без аларны күрсәтә белмибез. Татарстанга кино индустриясен үстерү өчен үз концепциясе кирәк. Зур павильоннары булган профессиональ Казан киностудияләре дә юк. Кино ул – бик кыйммәтле бизнес. Бәлки безгә әле нәфис фильмнар төшерергә иртәрәктер, – диде Ирада Әюпова.

 

Цирк

Билгеле булганча, Мәдәният министрлыгы Казан циркына бер елга якын директор эзләде. Аны билгеләү өчен ике тапкыр кастинг уздырып карады. Нәтиҗәдә бу вазифаны циркның элеккеге директорының улы Рамил Шәрифуллинга бирделәр. Казан циркы җитәкчесе кәнәфиенә «Росгосцирк»ның элеккеге җитәкчесе Сергей Нестеров та теләк белдергән булган. Соңгы минутларда ул бәйгедән үз кандидатурасын алган.

– Нестеров үз проектын яклаган вакытта ук бик күп кызыклы фикерләр җиткерде. Без аны циркның алдагы эшендә кулланачакбыз. Ул безгә читтән килгән эксперт буларак та кадерле, аның белән элемтәне өзмәячәкбез. Рамил Шәрифуллинга килгәндә ул безгә реаль – тормышка ашырып була торган проект тәкъдим итте, – диде министр.

 

Татар эстрадасы

Ирада Әюповага татар эстрадасындагы артистларның бер-берсен кабатлап җырлавы ошамый икән.

– Эстрада ул – бизнес. Әмма монда башка проблема бар – татар эстрадасының репертуары сыйфатсыз. Бу проблема бик актуаль. Бездә эстрада өчен көй иҗат итүче композиторлар да аз бит. Күп артистлар кабатлап җырлау белән шөгыльләнә. Авторлык хокукларын бозу проблемасы да бар. Аранжировка да аксый. Бик күп талантлы башкаручылар бар, тик аларның да күбесе стереотиплар белән яши, – ди министр.

Ирада Әюпова 2018 елда «Барс-медиа» белән берлектә «Сайра» конкурсы уздыруны дәвам итәргә кирәк дигән фикердә.

 

Милли музей

Казан милли мәдәнияте музее «Казан» милли-мәдәни үзәгеннән күчүе дә мәгълүмат чаралары арасында бик зур шау-шу тудырган иде. Ремонттан соң әлеге бинага Татарстанның милли китапханәсен күчермәкчеләр. Ә музей үзе исә Бауман урамы, 3нче йортта урнашачак. Министр сүзләренчә, музей коллекциясен бүлмәячәкләр, төрле музейларга таратмаячаклар.

– ТАССРның 100 еллыгына барлык объектлар да халык өчен ачык булырга тиеш. Президент безгә шундый максат куйды. Милли китапханә дә хәзер яңача эшли башлаячак. Анда фикер алышу өчен аерым урыннар булдырырга да уйлыйбыз, – диде министр.

12+

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading