16+

Ирдән аерылсагыз да әти-әни йортына кайтырга кызыкмагыз

Мин беренче иремнән аерылдым. Яшьлек тилелеге белән кавышкан ярлар идек. Ул да, мин дә гаиләне саклау турында уйламадык.

Ирдән аерылсагыз да әти-әни йортына кайтырга кызыкмагыз

Мин беренче иремнән аерылдым. Яшьлек тилелеге белән кавышкан ярлар идек. Ул да, мин дә гаиләне саклау турында уйламадык.

Дәртле чак! Дөньяны тезләндерербез кебек иде. Кая ул, мең егылдык, мең тордык, әмма тез чүкмәде безгә заман.

Бала белән әниләр янына кайтып тезләнгәч, мин кызым үсеп җиткәнче алар янында яшәдем. Ир янындагы кыенлыклар берни булмаган икән, шуны аңладым. Күтәргесез сүзләрне дә мин әти-әни йортында ишеттем. Йөрәгемне парә-парә кистеләр. Күрше кызы янына кереп, 15 минут та утыра алмадым, артымнан кереп җитәләр иде. Кич клубка чыгуымны да яратмадылар, йокламыйча, сәгатькә карап көтәләр иде, ничәдә ишек ачып керәм, янәсе. Таларга сүз кирәк бит. Әзрәк соңга калсам, таңга хәтле сүз куертулары, имеш мин кем беләндер типтерәм, әти белән әнине авыл халкы алдында хур итәм. Яшь чак бит, ирдән аерылдым дип кенә дөньясы да туктап тормый, күңел дә ачасы килә. Кызлар белән капка төбендә көлешеп сөйләшеп торасың да, вакытны да онытасың. Ирсез тоткынлыкта яшәүләрнең кыенлыгы... 

Берсендә күмәк хуҗалыктан акча алгач, Сабантуена киенергә дип Казанга киттем, базарга. Акчаны да бит ике-өч айга бер генә бирәләр. Үземә ошаган чалбар белән кәчтүм, кызыл блузка алдым. Кызыма матур күлмәкләр сайладым. Кичке якта гына кайтып җиттем. Әйберләремне куанып күрсәтәм бит инде, чалбарны күргәч әнинең җене котырды. Әй орышты, әй орышты... Имеш, мин кияүдән кайткан хатын, фигурамны күрсәтеп йөрим, килешмәгәнне. Җитмәсә блузканың да кызыл төслесен алганмын. Ерактан ук күренеп торганын. Әнигә рәнҗедем. Мине бөтенләй өстерәлчеккә чыгарып калдырды бит. Үзем дә сизмәстән: “Бу блузканы, әни, сиңа дип алган идем”, – дидем. Күз яшьләремнең битем буйлап тәгәрәп төшкәнен әни дә күрде. 

– И, мине дә онытмадыңмыни, рәхмәт төшкере! Кая киеп карыйм әле. Килешәме? Төсе дә йөземне ачып җибәрде, Тап-таман! – дип көзге каршысында бөтерелергә кереште. 

Әнчекләнергә үзе дә электән оста әни. Үз гаебен минем өскә өяргә тырышуын әти дә сизенә. Холкы белән йомшак булгач, әнигә каршы сүз генә әйтә алмый... Бик яратып алсам да кызыл блусканы кия алмадым. Әнигә насыйп булган инде... 

Гомер тоткынлыктан котыла алмам кебек иде. Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен, күрше авыл егете урлап китте. Ай-ваема да карамыйча, машинасына утыртты да, авылларына таба җилдерде. Үзем елыйм, үзем куанам, дигәндәй. Рәхмәт, кызымны да какмадылар. Мин сыйган йортка ул да сыйды. 

Кызларга киңәшем шул, ирдән аерылсагыз да әти-әни йортына кайтып утырырга кызыкмагыз. Әүвәл, үзегезгә торыр җир карагыз. 

Әминә Латыйпова.
Минзәлә районы.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Эти-энилэр шундый булмаса хэрберебез аерыла, юктанда упкэлисен бит яшь чакта. Икенчесеннэн кайтмыйсын инде, узендэ яхшы буласын. Менэ шулай ул сабыр булмасан.

    Мөһим

    loading