Без еш кына янәшәбездә үз дөньялары белән аерым материк булып, тормышыбызны бизәп яшәп ятучы канатлы-койрыклы, йөнтәс җан ияләрен күрәбез дә: «Кара әле, боларда кеше акылы бар бит. Телләре генә юк», – дип куябыз.
Балалар күп булгач, безнең өйдә нинди генә җан иясе яшәмәде. Агач башыннан коткарылган карга да, башта үзе очып кергән, аннары үзе очып чыгып та киткән тутый кош та. Ә инде урамнан табып кергән ятим песиләрнең исәбен дә белмим. Пычракка баткан җан иясен күтәреп ишек төбендә басып торган улыңны ничек кертмисең инде?! Аннары шәфкатьлелек-игелек хакында авыз да ача алмаячаксың бит. Тик менә этне генә, никадәр сорасалар да, алмадык. Үз өебез белән яши башлагач, дидек. Һәм Ходайның рәхмәте, ул нигезле булу көне килеп җиткәч, вәгъдәдә торырга туры килде. Хәзер дөньяда интернет бар бит. Нинди токымлысы, ничә яшьлеге, нинди төслесе кирәк – сайлап ала аласың. Безнең балалар хаски токымлы эткә тукталганнар. Озак уйлап тормый күрше районнан барып алып та кайттылар. Эте матур чынлап та, сабый гына әле. Безгә килгәндә, дүрт кенә айлык иде. Күрү белән яраттык. Яратмаска мөмкин дә түгел: колаклары басып, койрыгы тырпаеп тора. Тәпиләренең дүртесе дә ак, ә күзләре... зәп-зәңгәр. Менә шундый карап кына торырлык җан иясе.
Беренче бәхәс исем кушканда булды. Балаларның заманча яңгыравык кушамат бирәсе килә. Кайсы – Чипсы, кайсы Чарли ди. Бу бәхәскә ноктаны мин үзем куйдым. Җанда татарлык көчле бит инде. Нигә мәйтәм ул бит инглиз эте түгел, татар гаиләсенеке. Әнә тәпиләре дә ак. Шулай булгач, исеме үзенә ияреп йөри – Актәпи! Баштарак ризалашмаган шикелле булганнар иде дә, күрәм килешәләр. Янына барып: «Актәпи! Актәпи!» дип эндәшәләр. Тегесе дә кушаматын ошатты бугай, чакыруга йөгереп килеп җитә башлады. Тик берничә төн елады. Өрә белми икән бу токым. Бераз елый, бераз чиный. Күбрәк бүре кебек улый. Аннары язмышына ияләштеме, еламый-уламый башлады.
Этебез дә булгач, дөньялар, бигрәк тә балаларныкы түгәрәкләнде. Кайсы велосипед белән йөгертә, икенчесе белән бергә су кереп кайталар. Ләкин әллә күз, әллә сүз тиде – Актәпи беркөнне чирләде. Нәкъ кеше шикелле, күзгә карап ыңгырашып ята. Су да эчми, ашамый да. Борыны да кайнар. Без дә хафага төштек. Инде гаилә әгъзасына әйләнеп барганда гына югалтасы килми бит. Кай җире авыртканын да белмибез – әйтергә теле юк. Антуан дэ Сент-Экзюпериның «Без үзебез кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы» дигән сүзләре дә күңелне тырнап тора. Ветеринар чакырдык. Ул анализлар алды. Этебезне талпан тешләгән икән. Ак тәпиенең берсенә система куеп, агуга каршы дару салды. Сабый бит әле ул: бәйләп куйган тәпиен бөтенебезгә күрсәтеп чыкты. Ветеринар үз эшенең остасы булды, күрәсең, берничә көннән Актәпи терелде. Кабаттан сикереп, уйнап, йөгереп йөри башлады.
Безнең хаски токымлы эт алганны белгәч, иптәшемнең энесе (ул кинолог): «Нишләп башканы тапмадыгызмыни?» – диде. Ә безнең Актәпине бер дә яманлатасыбыз килми иде инде. Аның әйбәт сыйфатларын санадык. Бик назлы эт ул – сыйпаттыра, яратканны үлеп ярата. Ләкин бик ирек ярата торган эт тә булып чыкты ул. Беренче көнне үк бауга бәйләп калдырган идек, кич белән капка төбендә урамда каршы алды. Ул бәйдә тормый, аңа махсус урын кирәк булуын белгәч, анысын да ясадылар. Вольердан җирне казып чыкты. Калын чылбыр алып бәйләп куярга туры килде. Хәзер көне буе бәйдә торган этне кызганып, кич белән басу буйлап урманга кадәр йөртеп кайтабыз. Йөгерә генә, тәпиләренә күз иярми.
Беркөнне командировкадан кайтсам, иремнең кәефе юк. «Ни булды?» – дим. «Актәпи югалды, кичә кичтән киткән иде, ике көн инде юк», – ди. Ул булмагач, ишегалдында нидер җитмәгән кебек. Хәтта Актәпи белән дуслаша алмаган песиебез Назлы да ничектер күңелсезләнеп калган. Капкадан чыгу белән, күзләр Актәпине эзли башлый. Басу-урман буйларын да әйләнеп кайттык – таба гына алмадык. Урам башындагы тукталыш янындагы кибеткә барып киләсе бар иде, машинада шунда киттек. Ә кайтканда юл буйлап башын игән, койрыгын күтәргән бер эт барганын күреп алдык. Артыннан бик танылмый. Безнекеме-юкмы дип тордык та: «Актәпи!» – дип чакырдык. Ул уктай атылып килеп тә җитте. Машинаның арткы урындыгына утыртып алып кайттык качкынны. Бабалары Себер якларында кар өстендә гомер иткән хаски токымлы Актәпиебезнең тамырларында ирек рухы ага. Ач торырга да, караучысыз яшәргә дә риза, ирек кенә бир аңа. Телсез хайван да шулай иреккә сусаганда, аңлы-телле адәм баласы ничек инде иркенлеккә омтылмасын. Шагыйрьнең «Татлы сүз ул – ирек» дигәнен Актәпи дә белә, күрәсең.
Газетабыз битләрендә, җан ияләренә багышлап, яңа рубрика ачабыз. Ул безне, кешеләрне, табигатьнең бу телсез җан ияләренә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга өйрәтер дип уйлыйбыз. Сездән дә җәнлек-җанварларның кызыклы гадәтләре, холык-фигыльләре турында хатлар көтәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
ШУНДЫЙ ДА МАТУР ТАСВИРЛАП ЯЗГАНСЫЗ,УКЫГАНДА КҮЗ АЛДЫНА КИЛЕП ,ҮЗЕМ КАТНАШКАНДАЙ БУЛДЫМ!
0
0