16+

«Ирем баламны урлады, өч ай күргәнем юк. Аның исәнме икәнен дә белмим»

Ике атна үтте, өченчесе китте, улыбызны кайтармады ул. Алар билгесез юнәлештә китеп югалдылар, элекке ирем смс һәм шалтыратуларга җавап бирмәде.

«Ирем баламны урлады, өч ай күргәнем юк. Аның исәнме икәнен дә белмим»

Ике атна үтте, өченчесе китте, улыбызны кайтармады ул. Алар билгесез юнәлештә китеп югалдылар, элекке ирем смс һәм шалтыратуларга җавап бирмәде.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елның беренче яртыеллыгында гына да полиция балалар югалу турында 460 дән артык гариза кабул иткән. Аларның бер өлеше гаилә киднеппингына карый, ягьни балаларны әтисе яки әнисе урлап киткән. Бу көннәрдә генә Әлмәт кызы Элина инстаграм аша улын урлаулары турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, баланы әтисе билгесез юнәлештә алып киткән икән.

«Үзгәргән дип уйладым»
– Ирем белән без 4 ел элек аерылыштык, балага 7 ай иде бу вакытта, - дип башлады сүзен Элина. - Үзенең гаилә тормышына әзер түгеллеген, ирекле буласын әйтте ул. Бәхәсләшмичә, тавышлар куптармыйча гына аерылыштык. Әйе, 4 ел дәвамында финанс яктан гел булышып торды. Ә менә соңгы ярты елда моңарчы бала тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән, аның тормышы, ничек үсүе турында рәтләп белмәгән ир безнең тормыш белән актив кызыксына башлады. Әлмәткә килеп, фатир арендалады, баланы аның белән курыкмыйча җибәрә идем.

Яз башында әнием, улым белән Дубайда ял итеп кайттык. Аэропортта безне ул каршы алды, бүләкләр белән коендырды. Аннан мондый күренешне бик сирәк күргәнгә, бу минем өчен сәер дә, кызык та тоелды. Бәлкем, кеше еллар үтеп үзгәргәндер дә, бала хакына булса да, аралашыргадыр, дип уйладым. Үзе дә, гаилә психологларына йөрдем, кайбер төшенчәләрне аңладым, гаиләгә карата мөнәсәбәтем үзгәрде, диде.

14 май көнне элеккеге ирем улыбызны Әлмәттән үз әти-әнисе янына ике атнага кунакка алып китте. Ә иң кызыгы, әле дә хәтеремдә, ул балага күбрәк кием җибәр, һава торышын белеп булмый, салкыны да булыр, диде. Баланың җылы киемнәрен дә тулы бер чемоданга төяп җибәрдем. Аның әлеге сүзләре минем өчен беренче билге булган да бит, ләкин игьтибар итмәгәнмен. Үзенең яхшы мөнәсәбәте белән мине үз ягына аударган.

Ике атна үтте, өченчесе китте, улыбызны кайтармады ул. Алар билгесез юнәлештә китеп югалдылар, элекке ирем смс һәм шалтыратуларга җавап бирмәде. Әти-әнисе яшәгән шәһәргә шалтыраттым, имештер, алар да белми баламның кайдалыгын.

Үзе тикшерү башлаган
Элеккеге иремнең улымны тартып алырга карар кылуы турында уйлап та карамадым. Канунның мине дә, баланы да берничек тә якламавын белми идем әле мин. Бу проблемам буенча миңа бары тик хокук саклау органнары гына ярдәм итәр, дип ышана идем. Төрле органнарга мөрәҗәгать иттем, көн саен бишәр сәгать хокук сакчылары кабинетларында утырдым. Әнием белән үз тикшерүебезне алып бардык, иремнең дусларына чыктым.

Әтисе кайчан да булса бала белән яшәгәнме, алар бер-берсен гомерендә бер генә тапкыр күргәннәрме, болар полиция дә, опека вәкилләрен кызыксындырмый булып чыкты. Аларга әти кешенең туу турында таныклыкта күрсәтелүе дә җитә икән, ләбаса. Хокук сакчыларына мөрәҗәгать итүемнең нәтиҗәсе бер – ул ата кеше, әнисе кебек үк, балага бертигез хокукка ия. Ичмасам, баланы тәрбияләү белән шөгыльләнгән булса икән. Улымны кайтарырмын, дип көттем, өмет иттем, үз-үземә урын таба алмыйча бәргәләндем! Аннары миңа аларның Сочи шәһәрендә яшәвен әйттеләр. 22 июньдә миңа карата шикаять белдерелүе турында белеп алдым. Имештер, бала каршында бозгынлык гамәлләре кылым! Гәрчә, мин әти-әни белән яшим дә, эшлим дә.

Шикаятьтә белдерелгән адрес буенча Сочига очтым, шунда ук элекке ирем тарафыннан улыбызны урлавы турында шикаять яздым. Берничә көннән соң миңа полиция хезмәткәрләре шалтыратты, баксаң, улым хәзер Сочи шәһәренең Ч. урамындагы бер йортта вакытлыча теркәлгән икән! Әтисе миннән башка гына улымны Әлмәттән пропискадан төшереп, чит шәһәрдә теркәгән.

Ир-атлар арасында...
Күрүчеләр юкмы, дип, урамнар буйлап улымның фотосын тотып йөрдем, эзләүдә волонтерлар да булышты. Шикаятьтә белдерелгән адрес буенча көне-төне әнием белән чиратлашып кизү тордык, бәлки, баланы әтисе урамга алып чыгар да, шунда күреп алырбыз, дип өметләнгән идек. 8 июль көнне шул йорт янында элеккеге ирем пәйда булды. Биредә опека хезмәткәре дә бар иде. Шушы хатын-кызны коралланган дүрт дәү гәүдәле ир-ат камап алды һәм бинаның икенче ягына алып киттеләр. Алар артыннан чаптым. Шул йортның һәр ишеген кактым, улымны бикләп тоталар, күрүчеләр юкмы, дип сорадым-ялвардым. Элеккеге ирем миңа да, опека хезмәткәренә дә баламны күрсәтмәде.

Аның сорауларына каршы, ул, бала белән бар да әйбәт, аңа берни дә янамый, янында ышанычлы кешеләр, дип хәбәр итте. Без, көчсез хатын-кызлар, янә коралланган ир-атлар арасында камалышта калдык. Дәүләт хезмәткәре мондый прессингка каршы түзмәде, полициягә шалтыратты. Килеп җиткән хокук сакчыларына да баламны күрсәтмәделәр. Безне полициягә алып киттеләр. Балам исәнме-юкмы, аның белән бар да тәртиптәме, дигән сорауларым һавада эленеп калды, гүя, мине ишетүче дә, тыңлаучы да юк. Шул акчалы һәм коралланган кешеләр алдында мин дә, хокук сакчылары да көчсез, күрәсең.

Без әле дә Сочида, элекке ирем миңа карата судларга шикатьләр яза. Дүрт ел буе күз карасыдай саклап үстергән ана кеше сабыемны күрә алмыйча шул ир заты алдында җавап тотарга тиеш. Нигә законнар шундый кырыс һәм хатын-кызларның хокуклары бозыла икән? Массакүләм мәгьлүмат чаралары аша Татарстан гражданы буларак, хөкүмәтебезгә, депутатларга, Президентыбызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм. Улымны күрергә булышыгыз, зинһар.

Киднеппинг нәрсә ул?
Киднеппинг (кешене аның теләгеннән башка урлау, качырып тоту) төшенчәсе чыннан да Россия өчен яңалык. Көнбатыш илләрендә бу проблеманы тикшерү ничә еллар дәвамында бара, ә Россиядә бу тема җентекләп өйрәнелмәгән, ә киднеппинг белән күзгә-күз очрашкан кешеләргә ярдәм итүче сайтлар, хәтта дәүләт тарафыннан яклаучы хезмәтләр дә юк дәрәҗәсендә.

Корбаннар булып, беренче чиратта, балигъ булмаган балалар тора. АКШтагы статистика буенча, балаларны һәм яшүсмерләрне күбесенчә туганнары һәм танышлары урлый, ә чит кешеләргә барлык очракларның 25 проценты гына туры килә. Урлаучы якын кеше икән, киднеппингка гаиләсүзе дә өстәлә.
Еш кына киднеппинг үзенә күрә үч алу рәвешен ала. Баланы тартып алган, качырып тотучы кеше элеккеге ире (яки хатыны) алдында үзенең көчен күрсәтергә, икенче якны ничек тә булса басарга, изәргә омтыла. Хәер, кайвакыт алимент түләргә теләмичә, баланы урлаучылар да бар. Суд карары буенча "киднеппер" әти-әни, кагыйдә буларак, баланы икенче як булганда гына күрергә хокуклы.

Хәтерлисездер, 2019 елның июнендә Болгар кызлары төркеменең солисты һәм продюсеры Айгөл Зәйнуллинаның ике улын әтиләре урлап алып китте. Ул вакытта Әмирханга 9 яшь, ә Тамерланга 10 яшь иде. Ачыкланганча, Айгөлнең элекке ире балаларны Казахстанга алып киткән. Ул вакытта суд приставлары ир-атны балаларны 6 көн эчендә кире кайтарырга мәҗбүр итте. Әмма ул бу таләпне үтәмәде. Айгөл ике айга якын үз балаларын күрә алмады һәм 25 июньдәге суд утырышы ирен ата-аналар хокукларыннан чикләде. Балалар әниләренә кайтарылды. Бу вакыт эчендә Айгөлгә ниләр күрергә, кичерергә туры килүен берүзе генә белә...

Фото: https://www.instagram.com/elina_fattahova123/

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading