16+

Иремне ташлап киттем, ә сөяркәм...

Янымдагы һәркем дә мәхәббәт турында гына аһ-ваһ килеп сөйли иде, дус кызларым һәм хәтта ирем дә. Янәсе, сөюдән башка яшәп булмый.

Иремне ташлап киттем, ә сөяркәм...

Янымдагы һәркем дә мәхәббәт турында гына аһ-ваһ килеп сөйли иде, дус кызларым һәм хәтта ирем дә. Янәсе, сөюдән башка яшәп булмый.

—  Кадерлем, ял көннәрендә безгә килегез, 8 март уңаеннан бергәләп җыелышабыз, тәмнүшкәләр пешерәм. - дип шалтыратты миңа ике туганым Сиринә.

— Беркая да барасым килми. Үпкәләмә, килмим. - дип җавап бирдем.

—  Күптән күрешкәнебез юк. Рәхәтләнеп серләшербез, йә инде кыстатма. - диде туганым.

— Без ирем белән 8 мартны аерым билгеләп үтәргә ниятлибез, ул минем дусларым белән очрашканны яратмый, ә миңа аның дуслары белән күңелсез, - дидем дә телефонны куйдым.

Артыма борылып карасам ирем басып тора, сөмсере коелган.

— 8 мартны миннән башка уздырырга булдыңмы? Мин сине аңламый башладым.

— Ә нигә син артта яшеренәсең? Мине куркыттың! Нигә монда басып тыңлап торасың? — дип усал караш ташладым аңа. 

Ирем гафу үтенде, ләкин бу мине тагын да ныграк рәнҗетте. Ул мине кочаклап алды, ләкин мин аннан арынып, аш-су бүлмәсенә кереп киттем, өстәлгә куеп калдырган телефоным турында оныттым. 10 минуттан соң ирем кухняга керде. Бик нык ачуланганлыгы йөзенә чыккан:

 — Кем бу? Син бу егет белән 8 мартта бәйрәм итәргә җыенасыңмы?

—  Кәрим, мин сиңа күптәннән әйтергә теләдем, - мин сүзләр табарга тырыштым. - Бу егеткә инглиз теле буенча репетиторлык хезмәтләре күрсәткән идем, ул студентым.

— Мин генә сиңа аз булганмындыр, яшьләргә күз салдыңмы? Мин сине аз тәэмин иттемме? Яки, бәлки, кыйнаганмындыр? Оят түгелме сиңа?

— Гафу ит! Без аның белән бергә 3 ай инде, ә синең белән безнең арада күптән берни дә юк. Хисләр күптән сүрелгән. Кайтасың да телевизор, яки телефоныңда танк уеннары белән мәш киләсең. 
Данис миннән 9 яшькә кечерәк булса да, күңелемдәге бөтен хис өермәсен кузгатты. Үземне аның янында алиһә итеп хис иттем. Аның янында мин бөтен дөньямны оныттым. Без бергә булганда вакыт туктап кала иде. Бөтен дөнья безгә каршы булса да, мин аның өчен барысын да эшләргә әзер булдым.

— Син хәзер зур хата ясыйсың, — Ирем миңа энҗедәй яшь бөртекләре җемелдәгән күзләренә карады. - Минемчә, син әле тормышны бөтенләй белмисең. Сиңа бу сынауны үзеңә үтәргә кирәк. Әйберләремне, чемоданымны җыйдым, ныклап уйла. Ахыры хәерле булсын. Мин әлегә әниемдә яшәп торам.  

Ирем тиз арада киенде дә чыгып китте. Мин сүз дәшмичә баскан урынымда торып калдым. Аерылышу җиңел генә булмый, әмма яраткан кеше белән яшәргә тиешмен, дип уйладым мин. Ирем белән балаларыбыз юк, безне берни бәйләми. Ә ЗАГСта куелган имза кәгазьдә генә бит ул. Шуларны уйлый-уйлый киендем дә, сөяркәм янына киттем. 
— Данис, мин иремнән киттем. Без хәзер бергә яши алачакбыз, - дидем дә егет муенына сарылдым. Ә ул гаҗәпләнеп миңа карады.

— Гафу, ләкин мин җитди мөнәсәбәтләргә бөтенләй әзер түгел. Әйе, миңа синең белән рәхәт. Тик бер-ике сәгатьлек очрашу яшәү дигән сүз түгел бит әле,  - дип җавап бирде Данис, мине этеп диярлек коридорга чыгарды. Аннары борын алдымда фатир ишеген ябып куйды.

Ни уйларга белмичә, идәнгә чүгәләдем дә, елап җибәрдем. Шул кирәк миңа. Димәк, үзем уйлап чыгарганмын. Ә бу егеткә олы апай белән гыйшый-мыйшык уены гына кирәк булган. 

Казаннан Әнисә. 
Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

13

0

3

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading