16+

Иремнең сөяркәсе эзәрлекли

Зәлинә белән безнең балалар бер тирә яшьтә. Уен мәйданчыгында очрашканда гел бергә уйныйлар.

Иремнең сөяркәсе эзәрлекли

Зәлинә белән безнең балалар бер тирә яшьтә. Уен мәйданчыгында очрашканда гел бергә уйныйлар.

Бүген Зәлинә һәм аның балалары белән очраштык. Күптән күрешкән юк иде. Гел елмаеп торган, шаярып-көлеп сөйләшкән яшь хатынны алыштырып куйган кебек. Моңсу, бик боек, сүзсез, уйга баткан күзләрен бер ноктага төбәп катып кала торганга әйләнгән. Түзмәдем, “Зәлинә, ни булды?” – дип сорау бирдем. Башта: “Юк, булмады”, – дип җаваплаган танышым ахырда түзмәде, хисләренең буасы ерылды. Газаплануының сәбәбе – иренең хыянәт итүе икән. Әле алай гына түгел, хәләленең сөяркәсе аны һәм балаларын эзәрлекләве турында бәян итте. Аның рөхсәте белән, сөйләгәннәрен җиткерәм.

“Ничә искәргәнем бар, мин мондый очракларда мәңге шулай эшләмәс идем, дигән хәлләр тормышта гел алдыма килә, – дип сөйләп китте ул. – Яшьрәк чакта ире яки хатыны хыянәт иткән кешеләрнең ярларын гафу иткәннәрен ишетсәм, нәфрәтләнә идем: ничек инде шундый кабахәтлек эшләгәннән соң да гафу итеп булсын?! Миңа хыянәт итеп кенә карасыннар, арт ягына тибеп чыгарырмын! – дип уйлый идем. Тормыш күпкә катлаулырак икән лә ул!

Беркөн телефоныма чит номердан: “Ирең сине инде күптәннән яратмый. Син аның өчен бала таба торган инкубатор гына!” – дигән смс килеп төште. “Аерылам дип иреңне куркытасың гына, үзең һаман аның әти-әниләренә, синең әти-әниләреңә бергәләп кайтып йөрисез. Ник һаман аерылмыйсың?” – дип дәвам иткән көндәшем. “Син гомер буе декретта утыра торган ялкау хатын! Ирең сине яратмый, балаларың өчен генә сиңа түзеп яши. Үзен-үзе ярата торган тиле бит син!” – дип тә өстәгән. “Аштан башка ризык та пешерә белмисең бит син!” – дигән. Ул хәтта минем табында ниләр барлыгыннан да хәбәрдар икән. Берәрсе ялгышадыр дип уйладым башта. Әмма ирем белән икесенең интим характердагы фотоларын да җибәргәч, кырыс чынбарлык ярылып ятканы ачыкланды. Бактың исә, ирем гаиләдәге бөтен булган-кичергәннәрне шул сәер хатынга сөйләп барган!

“Иреңнең кыекка йөрүен, нинди начар булуын туганнарына әйткәнсең! Сиңа оят түгелме?” – дип язган миңа әлеге азгын зат. Иргә гөл кебек ике сабый бүләк итеп, хәзер шул сабыйларны тәрбия иткән хатынга ник оят булырга тиеш икән соң ул?

Ә берникадәр вакыттан соң шул хатын безнең фатирга аяк басты. Калтырап төштем – чөнки иремнең сөяркәсе бирегә килер дип көтмәгән идем. Ул инде мине һәм балаларымны байтактан күзли икән. 

Үзең беләсең, сабыйларымны бер-бер артлы таптым. Бәби көткәндә, имезгән вакытта бераз тулыланып китүем дә күз алдыңда. Иремнең кайчакта: “Менә, минем белән очрашып йөргән вакытта үкчәле түфлиләрдән шык-шык кына басып йөргән Зәлинә нинди хәлгә калды”, – дигәне миңа бик авыр ишетелә иде. Аның нәселен дәвам итәчәк балаларны табып тазардым ла! Яшь, чибәр, зифа буйлы кызлар янына йөрмәсен дигән шигем бар иде, әмма утыз өч яшьлек иремнең иллегә якынлашкан Гүзәлия (исеме үзгәртелде) исемле кысыграк күзле ямьсез хатын янына ике ел дәвамында йөрүе башыма да килмәде!

Гүзәлия үсмерлек вакытына кадәр әти-әнисе белән Урта Азия якларында яшәгән. Әтисе вафат булгач, Татарстанның бер район үзәгенә кайтып төпләнгәннәр. Читтән кайткан кызны сыйныфташлары үз араларына кертмәгән. Шуңа кыз район үзәгеннән бик нәфрәтләнеп, бүтән монда кайтмаячакмын дип үпкәләп чыгып киткән. Тугызынчы сыйныфтан соң калага килеп, шәфкать туташы белеме алган. Ике дистә елга якын психик авырулы пациентлар янында эшләгән. Шул арада кияүгә чыккан, бер малай табып үстергән. Ире бик белемле, укымышлы, тәвәккәл кеше булып, үз бизнесын ачкан. Әмма көннәрдән бер көнне бизнесы янып, эшсез калган. Шуннан эчкечелеккә сабышкан... 

Казан читендәге бер бистәдә үз йортлары белән яшәүче Гүзәлияне шабашкада эшләп йөргән ирем юл уңаеннан машинасына утыртып алып барганда танышканнар, дуслашып киткәннәр, – дип күз яшьләренә ирек бирде Зәлинә.

“Хатын үзенең шәфкать туташы булуыннан кыенсына булса кирәк. Үзен “Мин – табиб. Психолог”, – дип таныштырырга теләгән хатынның психик яктан сәламәт булуына да шигем бар, чөнки никахлы иремне тынычлыкта калдырырга куша, аларның арасына кермәвемне таләп итә. Шуңа үземә, балаларыма зыян салмасын дип тә борчылам”, – ди Зәлинә.

Танышымны ни дип тынычландырырга да белмәдем, чөнки үзем шок хәлендә идем – шундый күркәм, матур гаиләдә нинди проблемалар тамыр җәйгән икән. Дөньяның гүзәллеге белән бергә шакшылыкларга урын булуыннан, авыру җанлы кешеләрнең янәшәдә генә йөрүеннән тәннәр чымырдап куя кайчак. Җәмгыятьнең менә шундый рухи яктан гарип затларыннан ничек сакланырга?!

Ландыш Тимерова.
Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

4

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading