Шушы көннәрдә Азат Галимҗанов гаиләсендә булып кайттым. Ул сентябрь ахырында өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган иде. Бу көнне без, Азатның тормыш иптәше Эльмира белән әңгәмә корып, бик озак сөйләшеп утырдык. Эльмира – яшь булуына карамастан, тормышта бик күп авырлыклар күргән кеше ул.
Яшьли әтисез калуы, шәхси тормышында сынауларның сагалап торуы җиңелләрдән булмагандыр. Беренче ире белән тормышлары җайланып китмәү сәбәпле, аерылышалар. Эльмира исә, бар тормышын баласына багышлап, ул дип яши, сулый, тормышын дәвам итә.
– Гаилә кору искиткеч зур җаваплылык икән ул. Мин алдан ирем белән уртак тел таба, аңа яраклаша алырмынмы? – дип һич тә уйламанмын икән. Бик яшьли кияүгә бардым дип уфтанып алды. Әмма Эльмира кул кушырып утырганнардан түгел шул. Үзендә көч табып, әнисе, дуслары ярдәмендә тормышындагы күңелгә тигән мизгелне тиз генә уздырып җибәрә. Кул эшләре белән шөгыльләнә: бияләй, башмак, мунчала, пинеткалар бәйләп юана, аларны сата. Шулай ук, өс киемнәренә, курткаларга замоклар да тегеп бирә, челтәр-пәрдәләргә ленталар тага. Бу осталык аңа әнисеннән – Гүзәлия ападан күчкән.
«Кайгы-хәсрәтләрдән арынгач, тормышка яңадан тугандай булдым», – ди Эльмира үзе турында. Озак та үтми, аңа Әтнә егете Азат кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Һәм... ул ризалаша.
Яңа, үзгә тормыш башлана. Азат белән уртак балалары туа, аңа Рәҗәп дип исем кушалар. Сиңа язылганнан котылып калып буламы ул? Юктыр, «язмышларны булмый урап» дип белми әйтмәгәннәр шул борынгылар. Ни кызганыч, сабый авыру булып туа. Әмма Азат белән Эльмира нарасыйларын ничек бар, шулай кабул итеп, бар назларын биреп тәрбиялиләр. Гомер дигәннәре генә бик аз була шул балакайның. Ничек кенә тырышып карасалар да, баланың гомерен саклап кала алмыйлар. Бу вакытта янәшәләрендә уллары Рүзәл булуы аларны әлеге хәсрәттән чыгарга ярдәм итә. Азат та үз баласыдай якын күреп, яратып, әти назын биреп үстерә, тәрбияли. Бүгенге көндә инде ул, үсеп-буйга җитеп, Балык Бистәсе агротехник техникумында һөнәр үзләштерә.
Инде күп сынаулардан соң, матур тормыш белән яши башлаганда, Азатка повестка килеп төшә. Моңа кадәр ире ышыгында яшәгән ханымга башта бик авыр була. Повестка килүгә, икенче көнне үк аны Казанга алып та китәләр. Гаилә аңышмый да кала.
– Бар да тиз булды. Ирем армиядә хезмәт иткән. Моңарчы аның хәрби билетын ачып та караганыбыз юк иде. 26 сентябрьдә Казанга киткән иде. Өйдән чыгып китүенә дә 4 ай булды, – ди Эльмира.
Ирен озаткач, хәленең начарланганын сизгән Эльмира, хастаханәгә барырга мәҗбүр була. Аның табиблар йөкле булуын раслыйлар. Моңсулап йөргән Эльмира кинәт ачылып киткәндәй була. Бик сөенә, аларның бит балалары булачак! Шатлыгы белән уртаклашыр өчен, Азатка шалтырата. Гаилә башлыгы да әлеге хәлгә бик сөенә.
Бүгенге көндә Эльмира ире белән һәр көн диярлек элемтәдә.
– Елап утырып эш чыкмый. Башта еладым. Хәзер инде үземне кулга алдым. Минем бит әле туасы сабыем бар! Рүзәл улымны укытып, тормышлы итәсем бар! – дип юана.
Эльмираны өмет яшәтә. Азатның җиңеп кайтасына ышана ул. Матур көннәр әле алда күп булыр дип яши. Әлеге гаиләгә күркәм сабырлыклар, матур киләчәк, бәхетле гомерләр телибез. Азатның исән-сау кайтып, нарасыйларын тигезлектә үстергә язса иде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы
Чыганак: http://rsloboda-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар