16+

Иреңне ташлама, Динара!

КАЙТАВАЗ

Иреңне ташлама, Динара!

КАЙТАВАЗ

Гөлчәчәк Сәдретдинова-Хаҗиеваның «Киленебез, балаларын калдырып, чыгып югала» («ШК», 14 март, №26) язмасын укыганнан соң, үзебезнең авылда булган вакыйга искә төште, кулыма каләм алдым.

Питрәч районында булды бу хәл. Авылдашым Галимә апа ире вафатыннан соң өч баласын ялгызы тәрбияләп үстерде. Олы малаен өйләндерде, күрше авылда аңа йорт җиткерделәр. Кызы шәһәргә укырга китте. Төпчек улы авылда беренче баянчы иде. Шәһәрдән авылга кайткан кунак кызының да күзе төшә ул егеткә. Яшьләр очраша башлый. Өйләнешәләр. Егеткә хәрби хезмәткә чакыру хәбәре килгәч, килен югала. Берничә көннән соң ире аны эзләп таба. Шәһәргә киткән икән. Яшь киленнең авылга кайтып эш аты буласы килми, янәсе. Кыскасы, егет армиягә китеп бара. Абзар тулы терлекләре белән Галимә апа тагын берүзе кала. Улының хәрби хезмәттән кайтыр көне җитәрәк, ике ел күренмәгән килен дә шәһәрдән кайтып төшә. Нишләсеннәр, югалган киленне кабул итәләр. Галимә апа улының бәхетле булуын тели. Яшьләр матур гына гомер итә башлыйлар. Бер-бер артлы ике балалары туа. Тик чир китә, гадәт китми диләрме әле, килен тагын югала башлый.

Колхоздан бүлеп бирелгән яшелчә кишәрлекләрен утау да, оныкларын тәрбияләү дә Галимә апа өстендә була. Данилны да сихерләгәннәр диярсең, гел хатынын кичерә ул, югалган саен, эзләп табып кайта. Ахыр чиктә яшьләр барыбер аерылыша. Суд вакытында килен бер баласын гына үзе белән алып китә. Улын әтисендә калдыра. Әтисенең дә сәламәтлеге какшый. Аның ике аягын да кисәләр, ул алты ел урын өстендә ята, аннары 52 яшендә гүр иясе була. Галимә апа нарасыйны үстерә, беренче сыйныфка укырга бирә. Кызганыч, үсмер чакларын күрә алмый кала, Галимә апа үлеп китә. Ятим калган баланы Галимә апаның апасы үз тәрбиясенә ала, өйләндерә. Хәзер бу баланың үзенең ике сабые бар инде. Ул зур урында эшләүче кеше. Килен исә улының барлыгын да белми, иреннән аерылганнан соң кабат кияүгә чыгып, ике бала таба. Кайчандыр авылда калдырып киткән улы янына бер тапкыр да килгәне булмаган.

«Шәһри Казан»дагы бу язманы укыгач та, шушы вакыйга исемә төште. Язма герое Мәрзия апага түземле булыгыз, дияр идем. Бакый иман, бакый нур. Киленегез Динара акылына килеп, балалары, ире хакына ялгыш адымнар ясамасын иде. Яшьлек – юләрлек, гомер үтә дә китә, ә хаталарның гомерлек үкенеч булуы бар. Иреңне ташлама, Динара, ялгыз яшәүләре бик авыр.

Миңлегөл Әдһәмова, Казан.
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X