Шәһри Казан

Иркә: «Иремне күпме куып карадым, әмма мәхәббәт көчлерәк булып чыкты»

14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан Иркә үзләренең мәхәббәт тарихлары һәм тату гаилә серләре белән бүлеште.

– Булачак ирем белән тәүге тапкыр эш вакытында очраштык. Дөресерәге, мин эшли идем, ә Артур әлеге мәҗлескә кунак буларак килгән. Аңлавымча, ул миңа шул ук вакытта, шул ук секундта гашыйк булган. Мин, әлбәттә, бераз уйландым. Мәхәббәте шулкадәр көчле булып чыкты: сентябрьдә тәүге тапкыр күрешсәк, март аенда без никах укыттык.

Реклама

Танышкан көнне ул минем янга берничә тапкыр килеп, талгын биюгә чакырды. Әмма мин ризалашмадым. Сәхнәдә сикерә-сикерә биеп йөрсәм дә, тормышта мин бик җитди кеше, сирәк елмаям, ә таныш булмаган ир-атларга бөтенләй дә елмаймыйм дисәң була. Тәрбия шундыйрак. Артур минем арттан бик күп йөгерде. Көн саен подъезд төбенә килеп баса иде. “Тагы килдеңме?” – дип куа идем. Әмма тора-бара үземнем дә күзем төшә башлады, чөнки ирем бик чибәр. “Миңа син генә кирәк”, – дип ушымны алды ул. “Мин – балалы хатын-кыз”, – дип тә карыйм, әмма бу сүзләр аны куркытмады. Аннары, ул миннән 3-4 яшькә яшьрәк тә. Мин әйткәннәр аңа барыбер булды. Бик нык гашыйк булып, афәрин, мине үзенеке итте!

Бүгенге көндә мин иң бәхетле хатын-кызларның берсе! Өч балам бар, ирем яхшы... “Яратам!” – дип кенә тора. Ә мин аңа үземнең мәхәббәтемне бер-бер артлы балалар табып дәлилләдем. Әгәр ирем кирәк дисә, тагы биш бала алып кайтырга ризамын. Чөнки мин иремнән бик канәгать: ул – яхшы әти, балалар өчен җан атып тора. Усал мишәр булсам да, ир алдында мин һәрчак баш иям, ул әйткәнне тыңлыйм. Әйтә икән, табам. Әмма әлегә әйткәне булмады.

Охшаш язма: Ландыш Нигъмәтҗанова: «Иремнән бик канәгатьмен»

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: