Шәһри Казан

Иркә тег белән яңалыклар

  • 10 июль 2019 - 08:33
    Иркәнең гаиләсенә авыр кайгы килгән
    Кичә җырчының газизе – әтисе бакый дөньяга күчкән. Кыш көне ул интервью вакытында әтисенең хәле яхшы түгел икәнен сөйләгән иде.
  • 3 июнь 2019 - 11:16
    Иркә ике йомырка белән абыйсыннан үч алган?!
    Җырчылар тоормышларында булган кызыклы хәлләр турында инстаграмда постлар язып калдыралар. Күптән түгел Иркәнең балачак "кыланмышлары" турында белдек, клубка алып чыкмаган өчен ул абыйсыннан "үч алган". Ничек икәнлеген ачып салган салуын, ләкин, укучыларыбыз, әлеге алымны сезгә кулланмаска киңәш итәр идек.
  • 17 апрель 2019 - 18:56
    Иркә тормышының иң авыр мизгеле турында сөйләде
    Иркә күп җырчылардан туры сүзлеге, кыюлыгы белән аерылып тора. Аның серләре дә юк: эчендәге - тышында. Тормышының иң авыр мизгеле турында да ул түкми-чәчми сөйли.
  • 27 гыйнвар 2019 - 10:40
    Иркә: «Иреңне кызың алып китәр әле», – дип куркыттылар»
    Узган атнада ТМТVда «Сер булып калсын» тапшыруында Иркә күп серләре белән бүлеште. Коллегалары белән булган мөнәсәбәтләре, эстрададагы дуслык турында да серләрне сөйләп бирде.
  • 21 февраль 2018 - 10:19
    Иркә: «Шартлатсагыз да җиңәм мин сезне!
    Кичә Иркә инстаграмда бик күңелсез пост куйган иде.
  • 14 февраль 2018 - 10:43
    Иркә: «Иремне күпме куып карадым, әмма мәхәббәт көчлерәк булып чыкты»
    14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан Иркә үзләренең мәхәббәт тарихлары һәм тату гаилә серләре белән бүлеште.
  • 29 гыйнвар 2018 - 17:57
    Иркә: «Минем балалар кызык ясап йөрү өчен түгел»
    Узган ялларда шаулап-гөрләп “Балалы солянка” концерты узды. Биредә популяр җырчылар балалары белән чыгыш ясады. Тик менә бер Иркә – әнисе белән. Ни өчен өч бала әнисе бар кешедән дә аерылып, башкача форматта чыгыш ясарга булган? Иркәнең үзеннән шалтыратып сораштык.
  • 26 ноябрь 2017 - 11:07
    Иркәдән әнисе җырчы ясаган?!
    Иркә юктан гына җырчы булып китмәгән, ләбаса. Ул әнисенә охшап, моңлы тавышлы икән. Кызын җырчы булырга да Миңнебәдәр апа үзе өндәгән.
  • 14 июль 2017 - 06:06
    Мамадыш районындагы «Питрау» бәйрәмендә Элвин Грей, Иркә һәм Венера Ганиева да катнаша
    14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Быел фольклор бәйрәме 18 нче тапкыр уздырыла, һәм аның өчен бай программа әзерләнгән, дип яза «Нократ» газетасы.
  • 6 июнь 2017 - 13:46
    Иркә: «Батырырга теләүчеләр күп булды»
    Иркәнең "Инстаграм"ын ачсаң, андагы фотолар буенча җырчының үз-үзе белән гармониядә яшәгәне аңлашыла: хөрмәт иткән ире, берсеннән-берсе акыллы балалар, яраткан эше... Беркөнне алтын балдык киелгән бармакларын фотога төшереп, болай дип язып куйган: "Иремә - рәхмәт. Яшел таш туйдырды, ди, шуңа бу юлы кызылын алган. Рәхмәт, бәгърем, миңа Кама төбендә яткан таш...
  • 11 март 2017 - 12:55
    Иркә әбисе һәм әтисенә хөрмәт йөзеннән, 30га җиткәндә, әлеге адымга барырга булган
    - Мин - гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: "Кызыгыз туса, зинхар, Айгөл кушыгыз", - дип әйтеп калдырган. Олы кешенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа ул исемне кушканнар. Әмма әтинең дә теләге тормышка ашты: 28 яшемдә мәчеттә Иркә исемен мулла кушты. Әмма әлегә документларым буенча Айгөл булып йөрим. Туылысынча үзгәртергә теләк бар, әмма вакыт җитми тора. Анан мөһимрәк эшләр бар дип әйтимме?! Якын киләчәктә алынырмын дип уйлыйм.
  • 25 декабрь 2016 - 16:00
    Иркә: «Балалы хатын-кызга өйләнү Артурны бер дә куркытмады, ул 3 кызыбызны да бертигез күрә»
    - Сәхнәгә аяк баскан вакытым - тормышымның иң катлаулы еллары иде. Ул вакытта бердәнбер юанычым һәм шатлыгым - бары тик кызым Айсылу гына иде. Ул елларга әйләнеп кайтасым килми. 18 яшьтә кияүгә чыктым. Ирем белән бер елдан артык кына бергә яшәдек. Ул башкага китте...
  • 23 сентябрь 2016 - 11:47
    Иркә: «Дүртенче бала табарга әзермен»
    - Сөембикә тугач, ике атна үтүгә эшкә чыктым. Өйдә тик ята торган кеше түгел мин! Эш кирәк, эшсез «бетәм» мин. Балаларны няня караша. Бу эшне 14 яшьлек олы кызым Айсылуга да ышанып тапшырабыз. Ул да балаларны безнең белән бертигез карый. Тагын да бәби алып кайтсам да, өйдә утырмаячакмын. Ә алып кайтаммы-юкмы, иремнән тора. Ул «әйе» ди икән, әлбәттә, чөнки аны яратам һәм хөрмәт итәм. Сәламәтлегем дә яхшы, Аллага шөкер. Дүртенчене табарга әзермен.
  • 14 апрель 2016 - 10:29
    Иркә: «Тик торганнан да проблемалар китереп чыгарам»
    - Якыннарың сиңа кем дип эндәшә: Айгөлме, Иркәме? - Төрлечә. Әти-әнинең исем белән дәшкәне юк. Алар өчен һәрчак "кызым" мин. Абыйларым "Айгөл" ди. Башка туганнар "Иркә" дияргә ярата. - Һәр кешенең тормышы шартлыча ак һәм кара полосалардан тора. Синең бүген нинди чагың?
  • 8 апрель 2016 - 06:50
    Иркә белән Эльвинаның еланнардан бәхете бар, ә менә чит ил җырчысы сәхнәдә елан чакканнан үлгән (ВИДЕО)
    Әле күптән түгел TMTV телевизион премиясен тапшырганда Иркә белән Эльвина еланнар белән чыгыш ясады. Иркә елан белән үзен бик иркен тотса да, Эльвинаның куркуы йөзенә чыккан иде. Тик нишләтәсең, шоу-бизнес дигәнең әллә нинди экспериментларага да әзер торуны таләп итә. Ә менә Индонезиядә 29 яшьлек җырчы Ирма Буле елан белән сәхнәдә...
Реклама