16+

Җирле үзидарә эшчәнлеген иң яхшы яктырткан журналистыбыз бүләкләнде

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, традициягә кергәнчә, Татарстан Дәүләт Советының кече залында Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар.

Җирле үзидарә эшчәнлеген иң яхшы яктырткан журналистыбыз бүләкләнде

21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, традициягә кергәнчә, Татарстан Дәүләт Советының кече залында Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар.

«Муниципаль идарә өлкә­сендә иң яхшы хез­мәткәр», «Муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива» номинацияләре буенча уздырыла торган бәйгегә быел 115 эш кабул ителгән. Татарстанның Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, бәйге җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең, халык белән эш итүнең  сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән.

– Муниципаль берәмлекләр халыкка иң якын орган булып тора. Аны хакимият белән халык арасындагы звено дип әйтергә мөмкин. Үзидарәләр җитәкчеләренә зур җаваплылык салынган, алар территорияләрдәге социаль-икътисади үсеш өчен дә, халыкның тормыш сыйфатын күтәрү буенча да җаваплы. Бүгенге көндә җирле үзидарә органнарында 15 мең кеше эшли. Араларыннан иң яхшыларын сайлап алып бүләкләү ул аларга алга таба да тырышып эшләр өчен стимул. Без бер урында таптанып торырга тиеш түгел. Эшләү формалары үзгәреп тора, яңадан-яңа программалар өстәлә, республика үсеше, халык мәнфәгатьләре өчен эшләргә дә эшләргә әле. Хезмәтегез өчен рәхмәтемне белдерәм, – диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова үзенең чыгышында, Татарстан парламентының “Законнарны бергә язабыз” дигән яңа проект барлыкка килүен әйтеп, бүләкләнүчеләрне шунда актив катнашырга өндәде.

– Сез халыкка якынрак торасыз, без өстән күреп бетермәгән проблемаларны белеп торасыз. Тәкъдимнәрегезне безгә юллагыз, – диде ул.
Спас районының Иске Рәҗәп авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев «Муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива» номинациясе җиңүчесе буларак билгеләп үтелде. Мансур абый авылы җирлеге башлыгы булып кырык елдан артык эшли икән инде. Сүз арасында аларның авылында  әле дә радио эшләп килүен белеп алдым.

– Авыл радиоузелы бер бездә генә калды дип беләм. Авыл халкы белән элемтәне тагын да якынайта ул. Шимбә көннәрендә эфирга чыгабыз. Туган көннәрен, юбилейларын билгеләп үтүчеләрне котлыйбыз. Җырлар да куябыз. Солдатта хезмәт итә торган егетләр дә шалтыратып, әти-әниләрен радиодан котлый. Яңалыкларны да әйтеп барабыз. Базар килсә дә, терлекләргә укол салырга килсәләр дә, белеп торсыннар өчен радиодан хәбәр итәбез. Имам вәгазьләр дә укый. Авылыбыз зур, мәктәбебез дә, фельдшер-акушерлык пункты да, Саклык банкы бүлекчәсе дә бар. Су проблемасы бездә юк, 70 нче елларда ук хәл ителде ул. Су һәр өйгә кергән. 2012 елда миллион сумлык грант оттык, шул акчага трактор алдык. Кыш көннәрендә төнге икедә үк торып, трактор урамнарны чистарта. Безнең карга күмелеп ятканыбыз юк. Үзара салым акчасына юлларга таш җәябез, урамнарны яктыртабыз. Зират тирәсен тимер рәшәткә белән әйләндереп алдык. Чишмәләрне карап торабыз. Ул көн бездә бәйрәм кебек була. Ир-атлар чишмә-елгаларны чистарта, хатын-кызлар табын әзерли. Сабантуйларын, авыл бәйрәмнәрен күңелле итеп үткәрәбез. Мәктәптә дә терлекләр асрыйлар, сыер-сарыклар тоталар. Халык бездә тырыш, авылда 470 хуҗалык исәпләнсә, шуларның 135енең үз тракторлары бар. Терлекне күп асрыйлар. Мин моны һәрчак горурланып әйтәм, безнең авыл халкы бик эшчән, – дип сөйләде ул.

Тукай районының Күзкәй авылы җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев иң яхшы авыл җирлеге башлыгы буларак бүләкләнде. Әлеге вазифага ул армиядән кайткач ук керешкән. Бөтен яшьлегемне шушы эшкә бирдем дип елмая ул.

– Кеше белән эшләү ансат түгел, ә без турыдан-туры халык белән эшлибез. Абыем, апам дип кенә сөйләшергә туры килә. Син алар белән җайлап сөйләшсәң, алар да сиңа ярдәм итә, сүзеңне тыңлый. Авылларны үстерүгә үзара салым акчасы да булыша. Юлларга таш түшибез, чишмәләрне төзекләндердек, балалар мәйданчыгы эшләдек, зиратларга рәшәткә тоттык. Элек халык үзара салым акчасы җыюга шикләнеп караган иде, эшләр күзгә күренеп эшләнгәч, хәзер моның мөһимлеген аңлый, – ди ул.

Җиңүчеләр арасында Кама Тамагының Олы Салтык авылы җирлеге Хәлим Ибатов та бар иде. Алар да бер миллион сумлык грант откан булганнар. Ул акчага юлга таш җәйгәннәр, зират рәшәткәсен алыштырганнар.

– Дәүләттән бирелгән әлеге ярдәм авыл территорияләрен төзекләндерергә һәм башка социаль проблемаларны хәл итәргә булыша. Халык белән уртак тел тапканда, эшебезнең бернинди дә авырлыгы юк, иң мөһиме алар белән аңлашып эшләү. Егерме җиде ел буена мин аларның, алар минем холкымны өйрәнеп бетте, берләшеп эшлибез, – ди ул.

Сүз уңаеннан: чарада җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырткан журналистларны да бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында «Шәһри Казан” газетасы журналисты Дилбәр Гарифуллина да бар.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X