16+

Ирләр булыгыз, ирләр! Ничек чын ир-ат тәрбияләргә?

Хатынша, кызлар кебек... Егетләргә карата мондый сүзләрне дә ишетергә туры килә. Кызганыч, соңгы елларда кайбер көчле затларыбыз ир-атларга хас сыйфатларны югалта бара. Әллә гаиләдә малайларга тиешенчә тәрбия җитмиме? Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Шәһри Казан» газетасында оештырылган түгәрәк өстәлдә малайлардан чын ир-ат тәрбияләү хакында сөйләштек.

Ирләр булыгыз, ирләр! Ничек чын ир-ат тәрбияләргә?

Хатынша, кызлар кебек... Егетләргә карата мондый сүзләрне дә ишетергә туры килә. Кызганыч, соңгы елларда кайбер көчле затларыбыз ир-атларга хас сыйфатларны югалта бара. Әллә гаиләдә малайларга тиешенчә тәрбия җитмиме? Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Шәһри Казан» газетасында оештырылган түгәрәк өстәлдә малайлардан чын ир-ат тәрбияләү хакында сөйләштек.

Рузилә Абдуллина, Казанның 162нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе:
– Ир-ат ул – хатын-кызны хөрмәт итә белгән ныклы терәк, балага дөрес тәрбия бирүче үрнәк әти, гаилә башлыгы. Кызганыч, ир-атларда бу сыйфатлар югала бара. Балалар бакчасында инде өч яшьтән сабыйлар сюжетлы-рольле уеннар уйныйлар. Әти-әнинең нинди булуын шул уеннарны күзәтеп тә чамаларга була. 

Надия Вәлиева, бакчада татар телен укытучы, шагыйрә:
– Беренче чиратта, ир-ат дини булырга тиеш дип саныйм. Ул чакта ул әдәпле дә, әхлаклы да була. Сүзсез генә, күз карашы белән дә баланы урынына утырта, үз үрнәгендә тәрбия бирә. Шулай ук замана белән бергә атлаучы булуы да кирәк. 

– Менә мондый күренешләр еш була: комлыкта машинасын тартып алсалар да, әниләре ярдәмгә ашыга. Мәктәптән сугышып кайтса, улын якларга әни бара, өйләнер вакыт җиткәч, әни хатын сайлый, тырыша-тырмаша фатирын, машинасын алып бирә... 30 яше тулгач та егетләр әни канаты астыннан чыгарга ашыкмый. Әллә тәрбияләгән чакта малайларыбызны үзебез үк бозабыз микән? Аннары ирләрдә җаваплылык хисе юк дип сүгәбез.

Илдус Гафаров, 10 бала атасы:
– Баланы тугач та әнисе саклый, яклый. Үсә-үсә, тирә-юньне танып белү өчен, малайларга әти ярдәме кирәк. Сугышлар тәэсире дә булгандыр, хатын-кыз ирләрне алыштырды. Баланы кирәгеннән артык кайгырту сизелә. Әтинең гаиләдәге дәрәҗәсе бик түбән. Алар үз рольләрен аңлап бетермиләр. Кайбер балалар, гомумән, гаиләгә әти нәрсә өчен кирәк икәненә төшенми үсә. 

Гөлия Абдреева, Республика балалар клиник хастаханәсендә югары категорияле психолог:
– Беренче өч ел әни тәэсирендә балада төп сыйфатлар формалаша. Аннары малайлар әтиләрен күзәтә башлый: ул ничек ашый, сөйли, әнисенә нинди мөнәсәбәттә. Боларның барысын да бала үзенә сеңдерә, әти аның өчен эталон. Гаиләдә әтинең роле бик зур. Фәнни тикшерүләр буенча биш яшькә кадәр баланың 50 процент эмоциональ халәте җайга салына. 8 яшькә кадәр холкының тагын 30 проценты формалаша. Тулы, тату гаиләдә үскән бала күчеш чорын да җиңелрәк кичерә. 

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам хатибы:
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ! Бүгенге көн нәтиҗәсе: егетләрне – кызлар, ә кызларны егет кебек үстердек. Бәлки гаеп гипермәхәббәткә дә бәйледер, хәзер балага «юк» дип тә әйтә алмыйбыз бит. Күп нәрсә әнидән тора. Хатын-кыз – иреннән батыр ясаучы, гаиләдә әтинең дәрәҗәсен күтәрүче. Гади генә мисал: бәлки көлке дә тоелыр, әмма тәрбияви әһәмияте зур. Ашарга салганда, ризыкны иң беренче әтигә бүлеп бирергә кирәк, ә бездә ничек? Иң тәмлесе – балага. Әлеге гади генә күренеш тә әнинең әтигә булган мөнәсәбәтен чагылдыра. Бала исә шуны күзәтә. Бу аның күңеленә сеңә. Аннары, ир-атлар күзләре белән ярата. Хатын ирен ничек каршы ала? Күп очракта – иске халаттан, чәчендә бигуди, ә эштә ир-ат матур киенгән, бизәнгән хезмәттәшләрен күреп соклана. Хатын-кыз ирен иң матур күлмәген киеп каршы алырга тиеш. Бу – ир-атның дәрәҗәсен күтәрәчәк. Әлбәттә, төрле гаиләләр очрый, берничә урында эшләп, гаиләне тартучы хатын-кызлар да бар. Бу әлеге дә баягы сугышлар заманыннан килә – хатын-кызларыбыз станок артына да басарга мәҗбүр булды. Тик гаиләдә һәркемнең – үз урыны, үз вазифасы. Җәннәт – әниләрнең аяк астында дип юкка әйтмиләр, беренче тулгак газаплары белән үк хатын-кызның гөнаһлары кичерелер, ди. Ир-атны зурлау, малайларны чын егет итеп тәрбияләү хатын-кыздан, әниләрдән башлана. 

Ринат Исламов, Татарстан яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Мөслим районының Иске Карамалы авылында депутат:
– Мин 18 яшемә кадәр тулы гаиләдә үстем. Казанга укырга китәр алдыннан гына әтием вафат булды. Бик авыр кичердем. Тулай торакта яшәгәндә фотосын алам да елый идем. Кечкенә чакта күп вакытымны әтием белән уздырдым. Әни мәдәният йортында эшләгәч, аралашу осталыгы аннан күчсә, әти оста куллы иде, үзе тракторчы. Берәр нәрсә эшли башлый икән, мине чакырып ала да, кайсы инструмент белән ничек эшләргә кирәклеген аңлата, мине сынап карый, аннары: «Компьютерда эшләргә өйрән, син кул белән түгел, баш белән эшләргә тиеш», – дип әйтә иде. Шулай компьютерлар төзәтергә өйрәндем. Әти нәрсә әйтер икән, дип шүрләп тора идек. Клубка чыгу турында сүз дә булмады. Мин моның өчен әти-әниемә рәхмәтле. Чөнки кичләрен вакытны гаилә белән өйдә уздыру күп нәрсәгә өйрәтте. Спорт белән шөгыльләнәм. Ничек дөрес итеп пресс ясарга, гантель күтәрергә – әти барысын да күрсәтә иде. Гаиләдә апаем белән икәү генә без, шуңа да әти эшли торган эшләрне хәзер мин башкарам. Әти теләге буенча, йортка янкорма салдык. Шабашникларга фундамент өчен 12 мең сум түләдек. Шуннан уйланып калдым, тукта әле, мин әйтәм, моны мин үзем эшли алмыйммыни? Әти өйрәтеп калдырды бит, дидем дә, бөтен ирләр эшен үзем эшли башладым. Армиядә дә хезмәт итеп кайттым. 

 

– Авыл җирендә аңлашыла, ә менә шәһәрдә ир балаларны эшкә ничек өйрәтергә?

Илдус Гафаров:
– Без шәһәрдә шәхси йортыбызда яшибез. Куяннар, тавыклар асрыйбыз. Иң олы улыма – 18 яшь, ул инде студент, кечкенәсенә – өч яшь. Ун баланың бишесе – малай. Балалар белән кышын кар көрибез. Алты яшьлек улымны куян суярга өйрәттем. Тавык оясын чистарталар. Бергә машина төзәтәбез. Спорт белән шөгыльләнәләр, мин аларны күнегүләргә йөртәм. Яше җиткәннәрен намазга бастырдым, җомга көнне җыелышып мәчеткә барабыз. Малайларым белән җәй көне чатыр корып, табигать кочагында ял итәбез, тауларга сәяхәт кылабыз. Аларга учак кабызырга, казан асарга, пешерергә өйрәтәм. Малай кеше өчен әтисе, дәү әтисе, бабае мохитендә тәрбияләнү кирәк. Әле дә исемдә: әти, бабайлар белән умарта карадык, көтүгә чыга идек.

Рузилә Абдуллина:
– Кызганыч, хезмәт тәрбиясе югалып бара. Мәктәпләрдә, балалар бакчасында әти-әни рөхсәте белән генә хезмәт тәрбиясе бирергә тиешбез. Бездә «Әтием горурлыгы» дигән махсус проект эшләп килә. Аның нигезендә балалар әтиләре турында мәгълүмат әзерли, көз көне бергәләп җимлекләр ясыйлар, кыш көне ишегалларын кардан чистарталар, әтиләр бала хакы дип тырыша. Балалар әтиләре белән горурлана. Бу ике арадагы мөнәсәбәтләрне көчәйтә. 

– Үрнәк алыр кешең булса әйбәт, әмма бүген күп балалар әтисез үсә. Бу очракта ир балалар кемнән үрнәк алырга тиеш?

Гөлия Абдреева:
– Аерылган гаиләләрдә әни ике функцияне үти. Әти дә ул, әни дә. Малайлар өчен үрнәк ир-ат булуы кирәк. Шуңа да баласын ялгыз үстерүче әниләргә улларын ир-ат тренер булган берәр түгәрәккә йөртергә киңәш итәбез. Иң яхшы вариант, әлбәттә, акыллы үз әтисе үрнәге.

Рөстәм Хәйруллин:
– Татарстанда өйләнешүчеләрнең 50 проценты аерылыша. Бу проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрделәр. Гореф-гадәтләр нигездә диннән алынган. Йолалар да тәрбияли. Күп нәрсә хатын-кыздан тора. Гадәттә, ничек? Өйләнешәләр, бергә яши башлыйлар, ире аш ашамаса да, кыз тизрәк әнисенә шалтырата, зарлана. Менә, имеш, мин пешергәнне яратмый, ашамый. Әни кызын кичерер дә, тик кияүне ул гафу итмәячәк. Сиздермәсә дә, кияүгә карата мөнәсәбәте үзгәрәчәк инде аның. Яңа өйләнешкән парлар безгә дә еш килеп зарлана. Хатын-кыз иреннән канәгать түгел. Зарланучы ирләр дә бар. Имеш, үзгәрде, фәлән-төгән. Менә шундый эмоциональ яктан тотрыксыз буын үсеп килә. Гаиләдә хатын-кыз – муен, ир-ат баш икәнен аңлатабыз. Өйләнгәнче әйбәт булган бит, димәк, башның шундыйга әйләнүенә муен гаепле. Безнең мәчеттә узган тренингларның берсендә бер бизнес-леди: «Эштә мин эшмәкәр булсам, өйдә ирен эштән көтеп алучы хатын-кыз, өйгә кайтуга, телефонны читкә алып куям», - дип сөйләде. Диндә алимент дигән нәрсә юк, әмма бала өчен җаваплы булу дигән нәрсә бар. Аерым булсалар да, бала шул әти-әнинеке булып кала. Һәм ул баланы аякка бастыру әтисе өстендә дә, хатын-кыз гаиләне акча белән тәэмин итәргә тиеш түгел, бу – ир-ат бурычы.

Рузилә Абдуллина:
– Бездә дә тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар шактый. балага бу бик нык тәэсир итә. Әти-әнисе тату булмаса, бала моңсуланып йөри, үз эченә бикләнә. Кайчакта әниләр баласын әтисенә күрсәтмәскә куша. Ә әтинең баласын тәрбияләүдә катнашасы килә.

Гөлия Абдреева:
– Безгә дә мондый проблема белән еш киләләр. Әни баласы алдында иреннән зарлана, нинди генә начар сүзләр әйтми. Ә бит бала өчен ул – әти. Балада бу вакытта әнисенә карата ачу барлыкка килә. Ничек кенә булмасын, бала алдында әтинең авторитетын бозарга ярамый.

Рөстәм Хәйруллин:
– Яшьләр тамырдан өзелгәннәр. Әби-бабай тәрбиясе дә кирәк. Көнчыгышка йөз тоту сизелә.

Илдус Гафаров:
– 50 процент гадәтләрне бала гаиләдә сеңдерсә, калганын телевизор аша, читтән өйрәнә. Хәзер әти-әни балага планшет тоттыра да үз эше белән шөгыльләнә. Ә галимнәр мультфильмнарда көчләү күренешләре боевикларга караганда ике тапкырга күбрәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Без гаиләдә инде ун елдан артык телевизор карамыйбыз.

Гөлия Абдреева:
– Әти-әнине бер-береннән аерып карап булмый, алар – гаиләнең үзәге. Кайчакта яшьләр белән аралашкач, алар гаилә тормышына әзер түгел дигән фикер кала. Бәлки гаилә кыйммәтләре турында хатын-кызлар консультациясендә сөйләргә кирәктер.

Рөстәм Хәйруллин:
– Безнең мәчеттә гаилә дәресләре уза.

Рузилә Абдуллина:
– Гаиләне планлаштыру үзәге дә бар бит. Балалар бакчасында «Уңышлы юл» дигән программаны кулланырга уйлыйбыз. Анда балага уенчык сайлаудан алып, әти-әнине картаймыш көннәренә кадәр тәрбияләү турында сүз бара. Бакчага хәзер күбесенчә 1990 елгы әти-әниләрнең балалары килә. Бу үзгәреш чорында тәрбияләнгән әти-әнинең беренче чиратта үзен тәрбияләргә кирәк.

Надия Вәлиева:
– Бәлки, электәге кебек, малайларны, кызларны аерым укытыргадыр?

Илдус Гафаров:
– Алтынчы класстан соң минем кызлар, малайлар аерым укый. Файдасын күрәм, болай аларның укуга вакытлары күбрәк кала.

Ринат Исламов:
– Мөслим районы башлыгы, мәгариф бүлеге җитәкчесе белән Төркиядә гендерлы укыту методикасы белән танышып кайтты. Мөслимдә дә малайларны, кызларны аерым укытырга дигән ният бар.

Илдус Гафаров:
– Еш кына, әниләр балаларын бакчага бирә дә, эшкә чыга. Ә бакчада 80 процент диярлек хатын-кызлар эшли. Хатын-кыз тәрбияче берничек тә малайдан чын ир-ат тәрбияли алмый. Бары әти генә үз улыннан батыр егет үстерә ала. Үземнән чыгып әйтәм, элек командировкаларга еш йөргәндә, кайткач, кечкенә балаларым мине танымыйлар иде, кулыма алам – елыйлар. Шуннан соң, эшнең минем вакытлы статусым гына, ә әти роле гомерлек икәнне аңладым. Эштән киттем. Тагын бер мөһим нәрсә – малайларга бары әтисе генә җәза бирергә мөмкин. Әтинең җәзасын малай шулай тиеш итеп кабул итә, ә менә әнинеке гомерлеккә истә кала. Чама турында да онытмаска кирәк. Улларым сүзгә килсә, сугышса, һәрберсе белән аерым сөйләшәм, аннары аларны кул бирештереп, кочаклаштырып дуслаштырам. Бер-берсеннән гафу үтендерәм. Көчле кеше генә гафу сорый ала. Эгоист булып үсмәсеннәр өчен, малайларга моны өйрәтергә кирәк.

Гөлия Абдреева:
– Әни биргән җәза ир балаларның психологиясенә начар тәэсир итә. Ул хатын-кыздан курка торган булып үсәргә мөмкин. Әтинең малайга карата мәхәббәте таләпчән булсын, ә кызына, киресенчә, күбрәк комплиментлар әйтү кирәк. Шуны да онытмагыз, әтисенең кызына әйткән сүзләре аның өчен һәрчак мөһим. Ә менә кызны әтисе түбәнсеткән икән, ул аның үз-үзенә ышанычын киметә.

Ринат Исламов:
– Миңа каеш эләкмәде анысы, әтинең күз карашы да җитә иде. Шуңа да җитәкчелек белән дә, имтиханнар биргәндә дә үземне иркен тотам. 18 яшьтән соң мөстәкыйльлек бирү малайлар өчен файдалы нәрсә дип уйлыйм. Әлегә 70кә җитмәдем анысы. 25 яшемдә генә, нәтиҗә ясарга иртәрәк. Шулай да гаилә корып, акыллы чын егетләр тәрбияләрбез дип хыялланам. 

Ир баланы ничек тәрбияләргә?

  • Малайларда малайлыкны бетерергә тырышмагыз. Егылган икән, хафаланырга кирәкми.
  • Җәзаны малайга бары әти бирергә тиеш. Әгәр гаиләдә ир-ат юк икән, «үзеңә нинди җәза сайлыйсың?» дигән булып, әниләргә малайлары белән йомшаграк формада сөйләшергә кирәк.
  • Өйдә телефон, планшетларны читкә куеп, вакытны балалар белән уздырырга тырышыгыз. Әти-әни китап укыса, бала да алардан үрнәк ала.
  • Уенчык белән ничек уйнарга икәннән алып, хатын-кызны, өлкәннәрне хөрмәтләүгә кадәр, ир балаларга әтиләр өйрәтергә тиеш.
  • Гаиләдә һәр кешенең үз вазифасы, беренче чиратта, ир белән хатынның үзләренә вакыты калсын. Аннары алар әти-әни, балаларына вакыт тапсыннар. Вакытны тигез бүлү мөһим.
  • Ата-аналар җыелышларына ир-атлар да йөрсеннәр.
  • Балаларны кечкенәдән акча тотарга өйрәтегез.
  • Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт – гаилә нигезе. Моны бала күзәтә. Әти-әни аерым түгел, бергә булырга тиеш.
  • Әтинең малаена иң зур тәрбиясе – үз үрнәге.
  • Иң мөһиме – баланы яратыгыз, ешрак кочыгыз. 
  • Түгәрәк өстәлне Эльвира Мозаффар оештырды.

фотолар – Дамир Бәдриев, Анна Арахамия 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading