16+

Ирләрегез сәламәт булсын дисәгез, бәлешне күп ашатмагыз!

Соңгы 10 елда ирләр күбрәк симерә башлаган

Ирләрегез сәламәт булсын дисәгез, бәлешне күп ашатмагыз!

Соңгы 10 елда ирләр күбрәк симерә башлаган

Симерү – XXI гасыр чире, диләр. Артык гәүдә авырлыгын бүген олысында да, кечесендә дә күзәтергә була. Симерү – күп кенә авыруларга да сәбәпче. Әлеге авыруны булдырмый калу, дөрес итеп ябыгу, тиешенчә туклану турында Казан дәүләт медицина академиясендә гомуми гигиена кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Оксана Фролова белән сөйләштек.

– Симерү – бүген актуаль проблемаларның берсе. Татарстанда хәл ничегрәк?
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, хәзерге заманда өлкәннәрдә, балаларда очрый торган авыруларның 80 проценты дөрес тукланмау белән бәйле. Ашаган кадәр энергия­не кеше сарыф итми. Дөрес туклану өчен, Татарстанда кешенең рационында тәүлегенә 200дән 700гә кадәр ккал булырга тиеш. Әмма 54 процент ир-ат, 39 процент хатын-кыз калория­ләрне тиешеннән күбрәк куллана. Монда, әлбәттә, татарның милли ризыклары да берникадәр роль уйный.

– Симерү нәрсә соң ул?
– Артык килограммнар – тышкы кыяфәт ямьсезләнү, симерү генә түгел, ул эстетик проблемадан бигрәк, төрле авыруларга китерергә дә мөмкин. Артык гәүдә авырлыгы булган кешеләрдә икенче тип диабет, кан басымы күтәрелү, атеросклероз, инсульт, инфаркт авырулары килеп чыгуы бар. Кешенең симерүе май күзәнәкләре арту, зураю аркасында килеп чыга. Май катламнары тире астындагы күзәнәкләрдә генә түгел, эчке органнар тирәсендә дә туплана. Бу исә организмның, органнарның эшчәнлегенә авырлык китерә.

– Артык гәүдә авырлыгын ничек билгелиләр?
– Кешенең симерү дәрәҗәсен билгеләү өчен, белгечләр гәүдә авыр­лыгының индексын исәплиләр, тикшерүләр үткәрәләр. Татарстанда гәүдә массасы индексы күрсәткечләре нормаль саналган ир-атлар 44 процентны тәшкил итә. 28 процент хатын-кызда һәм 45 процент ир-атта симерү билгеләре күзәтелә. Тикшерүләр күрсәткәнчә, 2005 ел нәтиҗәләре буенча, республикада нормаль гәүдә авырлыгы 49 процент хатын-кызда, 70 процент ир-атта теркәлгән иде. Җитәрлек хәрәкәтләнмәү, физик активлык кимү, дөрес тукланмау нәтиҗәсендә, ун ел дигәндә, күрсәткечләр сизелерлек үзгәргән. Ир-атларның симерә башлавы күзәтелә.
 
– Симерүне дәвалап буламы?
– Ябыгу өчен төрле диеталар бар. Әмма артык гәүдә авырлыгыннан котылуның төп принцибы – рационда калорияле ризыкларны киметү, шул рәвешле гәүдә авырлыгын нормада тоту. Кемгә күпме ашарга кирәклеген, көненә никадәр калория тиеш икәнен белгеч үзе билгели. Диета белән беррәттән, ябыгырга җыенган кешегә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Гадәттә, организмдагы энергияне сарыф итү өчен, көненә берничә тапкыр гадәти зарядка ясау да җитә. Аннары организм акрынлап күнеккәч, күнегүләрне арттырырга була. Симерүне дәвалаганда, кешенең рационы тотрыклы булырга тиеш. Витаминнар, төрле май кислоталары булган ризыкларны сайларга киңәш ителә.

– Ябыгыр өчен нишләргә тәкъдим итәсез?
– Төп кагыйдәләр: рациондагы калорияне көненә 1800 ккалга кадәр, аннан да азракка киметергә кирәк. Бу белгеч белән индивидуаль төстә хәл ителә. Тиз эшкәртелә торган углеводларны чамасын белеп кулланырга – аеруча шикәр комы, камыр ризыкларын, ак ипи, макаронны артык күп ашамаска кирәк. Терлек майларын кулланганда да чикләүләр бар. Диета вакытында бөтенләй май ашарга кирәк түгел дип уйламагыз, терлек майлары рационда 50 процент тәшкил итсә, яхшырак. Аны үсемлек мае белән аралаштыру дөресрәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле культуралардан әзерләнгән ризыклар ашыйсы килү теләген баса. Атнасына бер-ике тапкыр махсус «бушану» көннәре уздырсаң да була. Бу көннәрдә эремчек, алма, яшелчәләр генә ашарга киңәш ителә. Көн дәвамында алты тапкыр аз-азлап ашау файдалы. Көненә 1,5 литр су эчәргә кирәк.

Симерүне дәвалау өчен, аз калорияле диета белән бергә, физик күнегүләр белән дә шөгыльләнәләр. Күп продуктлардан баш тартырга туры килсә дә, рационда һичшиксез аксым, тиешле майлар булырга тиеш. Ябыгырга ярдәм итүче белгечләр хәзер адым саен. Туклану турында дөрес киңәшләр алу өчен, бары ышанычлы табибларга гына мөрәҗәгать итү сорала.

– Физик күнегүләр ­дигәннән, ябыгыр өчен, фитнесларга да йөри­ләр. Кинәт спорт белән шөгыльләнә башлау куркыныч түгелме?
– Монда табиб белән киңәшләшергә, чаманы белергә кирәк. Еш кына фитнес-клубларда тренерлар кешенең хәлен бәяләп бетермичә, катлаулы күнегүләр ясатырга, артык көчәнергә мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Әмма бу инсульт, инфарктка да китерергә мөмкин. Шуңа да һәр күнегү кешенең сәламәтлегенә карап билгеләнсә, дөресрәк. Кандагы холестерин, шикәр күләмен белү, кан тамырлары торышын тикшертү дә комачау итми.

– Нәрсә ашарга киңәш ителми?
– Рационнан баллы сокларны, газлы суларны, ак ипине, бәрәңгене, камыр ризыкларын, макарон, ысланган ризыклар, колбаса, консерва, майлы ит, майлы балык, шоколад, какао, кондитер эшләнмәләрен, алкогольле эчемлекләрне алырга киңәш итәм. Аппетитны уята торган тәмләткечләрдән, ысланган ризыклар һәм тоз­лы әйберләрдән тыелып торыгыз. Тозны көненә 3 граммнан да артык кулланырга ярамый.

– Симерүне кисәтеп буламы?
– Иң яхшысы – авыруны булдыр­мый калу өчен аны алдан кисәтү. Гәүдәне төз тотарга теләсәң, дөрес тукланырга, физик күнегүләр ясарга, психологик проблемаларны вакытында чишәргә, сәламәт яшәргә, тәмәке тартмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading