16+

Җирсү

Көз. Агачларда сары яфраклар ишәя барган саен, кешенең күңеле һаман җәйдән аерыласы килми; һаман җәйгә тартыла. Туган туфрагының яшел хәтфәдәй үләннәре, якты кояш нурлары, саф һавасы, җылы көннәре адәм баласына яшәр өчен көч-куәт бирәләр булса кирәк. Ә кендек каның тамган, башта мүкәләп-үрмәләп, аннары кыек-мыек басып, соңыннан нык адымнар белән атлап-йөреп киткән туган нигезең сине рухландыра, туар көннәргә ышаныч-өмет уята.

Җирсү

Көз. Агачларда сары яфраклар ишәя барган саен, кешенең күңеле һаман җәйдән аерыласы килми; һаман җәйгә тартыла. Туган туфрагының яшел хәтфәдәй үләннәре, якты кояш нурлары, саф һавасы, җылы көннәре адәм баласына яшәр өчен көч-куәт бирәләр булса кирәк. Ә кендек каның тамган, башта мүкәләп-үрмәләп, аннары кыек-мыек басып, соңыннан нык адымнар белән атлап-йөреп киткән туган нигезең сине рухландыра, туар көннәргә ышаныч-өмет уята.

Тулышып өлгергән кызыл алмаларга карап, Мирсәет әнә шундый фәлсәфи уйлар диңгезенә чумды. Яшел үлән баш калкыта гына башлаганда, аны башта район, аннары шәһәр хастаханәләренең берсенә илттеләр: шактый ук катлаулы операция ясадылар. Менә хәзер туган авылында, туган нигезендә, көзге байлыкка-муллыкка куанып, хәл җыеп, тернәкләнеп ятышы аның. Иртән торуга, ул бакчага чыга, күзәтә; агачларның кәүсәләрен сыпырып-сыйпап куя; алардан тәнгә-җанга татлы җылылык иңә-тула сыман; туфракны учларына алып иснәгән була, иркәли. Туып-үскән авылын, тәгәрәп уйнаган урамнарын, кычытканлы тыкрыкларны, өен, кухнясындагы баскан саен шыгырдый торган бер идәненә кадәр сагынып кайтты ул. Армия хезмәтендә булганда, бу кадәр сагынмаган кебек иде. Олыгая барган саен, күңел нечкәрә, хисләр көчәя, җиргә тартылу арта бара, ахры. «Җирсү дигәннәре шушыдыр инде», – дип кычкырып әйтүен сизми дә калды Мирсәет. 

Авыру-авыртуның килүе бик тиз икән, җибәрүе генә, ай-яй, кыен шул. Пенсия яшенә якынлашучы агроном ирнең авырып китүе көтелмәгәнрәк хәл булды. Җир җимертеп эшләүче кеше кинәт кенә авырып китсен әле! Тормышның тәмен, эшнең рәтен белеп яшәдем, дип йөрде ул. Колхоз эшендә көн-төн чабу, йорт салу, балалар үстерү, аларны укыту-урнаштыру, акча, мал артыннан куу... Сәламәтлек турында уйланмаган да. Менә хәзер сәламәтлекне булдыру өчен гомер буе җыйган шул акчаңны, малыңны туздырасың. Ә саулыкны кире кайтару, ай-һай, булырмы икән! Гомернең дә көзе җиткән икән ләбаса: сары яфраклы, пыскак яңгырлы, кара-караңгы көз... Салкын кышларга кереп барабыз. Ни кызганыч, кеше гомерендә язлар, җәйләр кабатланмый... 

Мирсәет уйлардан арына алмаган бер мәлдә, аны хатыны чакырып алды. Сөенечле хәбәр ирештерде ул: колхоз профсоюзы Мирсәеткә Юрмала шәһәрендә урнашкан шифаханәләрнең берсенә юллама биргән икән. Җыенырга нибары өч көн вакыт бар! 

... Юрмала – чиста, төзек, диңгез яры буйлап күп чакрымнарга сузылган шәһәр. Озын, төз, тиеннәр сикерешеп уйнаган нарат агачлары арасында биек йортлар күмелеп утыралар: яннарына килеп җитмичә, аларны күреп тә булмый. Мирсәет, авырудан соң ныклап аякка басмавын уйлап, хатыны Сәмәрияне дә үзе белән барырга күндерде. Ир – шифаханәгә, ә хатын фатирга урнашты. Мирсәетнең дәвалану эшләре беткәч, парктагы тыныч, аулак эскәмияләрнең берсе янында очрашалар болар. Сәмәрия – көр күңелле, шаян, булдыклы, бигрәк тә аш-суга оста ханым. Ул, ире горизонтта пәйда булуга: 

«Син кайда идең, 
Кайларда йөрдең, 
Ничек мин сине 
Күрмәдем икән?» – дип әкрен генә җырлап, елмаеп, ире каршына чыга.
Мирсәет тә – җырга гашыйк кеше – җавапсыз калмый:
«Чакырды мине 
Синең күзләрең.
Синең исемеңне
Мин белми идем;
Сине сагындым, 
Сине эзләдем», – дигән җыр сүзләре белән җавап бирә. 

Тирә-якта кеше-фәлән күренми дип, алар буш вакытларында сөйләшеп-серләшеп, моңланып-җырлап, туган як моңнарын искә төшереп утыргалыйлар. Шулай моңланып утырган көннәрнең берсендә болар яныннан ап-ак чәчле, төз гәүдәле, мөлаем бер карт үтеп китте. Аның үтеп-сүтеп йөрүләре ешаюын, ир белән хатын тирәсенә җиткәч, адымнарын әкренәйтүен, сабыр гына атлавын абайладылар. Беркөнне: 

«Ә сине, ә сине, ә сине, туган як, 
Бар микән сагынмый торган чак?!» – дип әкрен генә җырлаган чакта, теге картның эскәмиягә килеп утыруын сизмәгәннәр дә. Кемнеңдер борын тартып, әрнеп сулкылдавын ишетеп, Мирсәет белән Сәмәрия сискәнеп торып бастылар. Карт, ап-ак чәчләрен сыпырып, күзләрен сөртеп алды да: 

– Пойте, пожалуйста, ещё пойте, – ди-ди, яшь тулы күзләрен мөлдерәтеп аларга карады.
 
Мирсәет, картны тынычландыру өченме, үзләренең җырчылар түгеллеген, сәламәтлекләрен ныгытырга дип, Татарстаннан килүләрен, Ригада, Юрмалада тарихи урыннарны карауларын, төрле күңел ачу чараларында катнашуларын һәм буш вакытларында шушы эскәмиядә очрашып, туган якны сагынып, җырларын искә төшереп утыруларын сөйләде. Карт, аның сүзләре белән килешкәндәй, башын селкеп торды. Сүз – сүзнең ыргагы, диләр. Татар җырын, моңын ишеткәнгә күрә, карт болар яныннан еш үтеп йөрүен әйтте. 

– Ни өченме? Мин – татар. Сезнең сөйләшкәнне аңлыйм, тик җавап кайтара алмыйм. Ватан сугышы башланыр алдыннан әтине Прибалтикага эшкә җибәргәннәр. Берничә ай эшләгәч, туган ягы – Татарстанга кайтып, минем әнигә өйләнеп, аны үзе белән алып килгән. 1941 елның июне уртасында, әни декрет ялына чыккач, Казанга кайтып, туганнары янында бераз торып килергә уйлый. Сугыш башлана. Әти – хәрби кеше. Сугышның беренче көнендә үк фронтка китә. Әнигә телеграмма биреп өлгерә: «Казанда кал, сугыш бетүгә, үзем кайтып алырмын», – диелгән була. Җавап язарга адрес-фәлән булмый. Унбишенче августта мин туганмын. Әтидән бер хәбәр дә килми, хәтта: «Малаең туды!» – дигән сөенечне дә уртаклашып булмый. Әни көн-төн әтидән хат-хәбәр көтә. Шулай тилмереп-зарыгып көтә-көтә, ачлы-туклы көннәр, гасырларга тиң авыр-газаплы еллар уза. Менә сугыш та бетә. Әни әтине көтә: җил кагылып китсә дә, әле ишеккә, әле тәрәзәгә йөгереп бара – ире елмаеп басып тормыймы?! Газаплы көтүләрдән соң, 1946 елда әни, биш яшьлек малаен ияртеп (ул бала мин инде), Ригадагы фатирыбызга кайта. Күрше апа аңарга бер язу тоттыра: әти сугышның беренче аенда, мин туганчы ук үлгән икән. Әнинең адресын белмәгәнгә, әлеге язуны җибәрә алмаган. Менә шулай: әти – мине, мин әтине күрмичә-белмичә калганбыз. Әни кайгы-хәсрәттән арыныр, тормышны дәвам итәр, баласын үстерер өчен, үзен рухи яктан күтәрер-ныгытыр өчен эшләргә тиешлеген аңлый. Ул – табибә. Эшкә Юрмаладагы бер шифаханәгә билгелиләр һәм без гомерлеккә шунда төпләнеп калганбыз. Өйдә гел татарча сөйләшә идек. Әни мине туган телебезнең тәмен, матурлыгын белергә өйрәтергә тырышты: Габдулла Тукай шигырьләрен, халык әкиятләрен укый иде. Сер саклый белмәгән үрдәк турындагы әкиятне әле дә искә төшереп, елмаеп куям. Балалар бакчасында, мәктәптә, институтта гел рус телендә аралашырга-сөйләшергә туры килде һәм... һәм татар теле әкренләп онытыла барды. Әлеге сөйләүләрем татарча булырга тиеш иде, тик бик тә кызганыч, фикерләремне аңлата алмыйм. Монысы – бер. Икенчесе: әтиле малайларга кызыгып, «әти» дияргә тилмереп, гомерем үтте. Әни кияүгә чыкса, ул абыйга телем туйганчы, авыз тутырып, «әти» дигән булыр идем. Сораучылар булса да, әни башкалар белән тормыш кормады – әтигә турылыклы булып калды.

Карт беразга туктаган арада, Сәмәрия, хатын-кызларга хас булган кызыксыну белән, аңарга сораулар яудырды: 

– Әниегез исәнме әле? Хатыныгыз татармы? Балаларыгыз бармы? 

Мирсәет картка сиздермичә генә, хатынына төртеп куйды: күп сораулар бирмә, янәсе.

– Мин урта мәктәпне тәмамлаган көннәрдә, әни йөрәк өянәгеннән мәңгегә күзләрен йомды. Япа-ялгызым калдым. Әби-бабай үлгәч, туганнар кайсы кая таралып беттеләр. Тормыш авырлыгыннан качып диимме, әнинең ике сеңелесе, кияүгә чыгып, Урта Азия якларына киткәннәр. Без дә башка фатирга күчендек. Адреслар буталды. Әни исән чакта Казанга кайткан идек, бер генә таныш кешене дә очрата алмадык. Туганнар, танышлар яшәгән баракларны сүтеп, яңа йортлар салганнар. Күрәсең, аларны шәһәрнең башка районнарына күчергәннәрдер. Тимер юл вокзалында төн үткәрдек тә, Мәскәүгә, аннан Ригага, электричка белән, Юрмалага кайтып егылдык. Әни елады, борчылды, йөрәге еш авырта башлады. Аны юатырга тырыштым: «Әни, мин синең кебек табиб булам. Йөрәгең авыртмый торган итеп дәвалыйм», – ди идем. Тик әни минем табиб булып, укып чыгуымны көтеп җиткезә алмады шул... Сез ял итә торган шифаханәдә 50 елга якын терапевт булып эшләдем. Ә хатыным – татар, бухгалтер. Әнинең васыяте: «Мөселман кызына өйлән», – иде. Мәскәүдә дусларыбызда кунакта булганда таныштык. Ул Казаннан кунакка килгән булган. Хәзерге вакытта карчыгым белән икебез генә яшәп ятабыз. Олы улым – Петербургта хәрби хезмәттә. Икенче улым – табиб, Ригада яши. Икесенең дә гаиләсе бар.

Карт рус телендә сөйли. Сәмәрия, әллә онытылып китеп, әллә картның татарча ни дәрәҗәдә аңлавын сынапмы:

– Исемегез ничек соң сезнең? Балаларыгызга татар исемнәре куштыгызмы? Татарча беләләрме? – дип, туган телебездә сорауларын сибә генә.

Мирсәет әкрен генә тагын төртеп куйды: сорауларыңны карт аңлый торган телдә әйт, янәсе.

– Я понял, – диде карт. Күңелен яндырып-көйдереп торган хисләрен аңлаучы-тыңлаучы кешеләр булганга сөенгәндәй, тартынмыйча сөйләде. – Минем исемем – Әфләтун, әтинеке – Локман. Әйтергә җайсызрак дип, Андрей Леонидовичка әйләндерделәр. Ә хатыным – Әминә Вәлиевна – гомер буе шулай калды. Улларыбызның олысы – Фазыл, кечесе – Фатих. Телебездә сөйләүне аңлыйлар, авырлык белән генә җавап та кайтарырга тырышалар. Безгә «әти,» «әни» диләр. Үз телебездә сөйләшә белми торган татар кызларына өйләндердек. Ригада берничә татар гаиләсе бар: елына берничә мәртәбә очрашабыз, туган якларны искә төшерәбез, елап та алабыз. Алар – Ульян ягы мишәрләре, авылларында икенче, өченче буын туганнары яши; Сабантуйларга, бәйрәмнәргә кайтып, янган йөрәкләрен басып киләләр. Ә безнең бер туганыбыз да юк. Минем сезгә бик зур үтенечем бар: берәр көнне безгә килегез әле. Буш вакытыгызның кайчан буласын әйтсәгез, мин сезне килеп алыр идем. Ерак тормыйбыз: җәяү – биш минутлык юл. 

Мирсәет белән Сәмәрия шушы сөйләшү-танышуның икенче көнендә үк барырга булдылар, чөнки өйләренә кайтып китәр вакытлары җитеп килә иде. Күчтәнәчкә чәк-чәк булды: Татарстан күчтәнәче дип, кемгәдер авыз иттерергә туры килсә-нитсә дип, Сәмәрия берничә савыт ( кечерәк подноста) чәкчәк пешереп алып килгән иде. Суыткычта бер савыт чәк-чәк тора иде әле. Туган якларын искә төшерердәй милли күчтәнәч чит-ят җирдә гомер итүче якташларына эләгер дип, Мирсәет белән Сәмәриянең башларына да кереп чыкмаган иде! Кем уйлаган бит, кем уйлаган! Керәсе ризык тешеңне сындырып булса да керә, дип әйтүләре хак икән. 

Икенче көнне Әфләтун абзый боларны үзләренә кунакка алып китте. Яктылык бөркелеп торган, артык бер әйбер булмаган, чиста, барлык уңайлыклары булган ике бүлмәле фатирга килеп керделәр. Әйе, хуҗабикәсе татар хатын-кызы икәнлеге әллә кайдан күренеп тора! Сөбханалла! 

Милләтебезгә хас гадәт: кунак килсә, чәй табыны әзерләү. Әминә апаның мул табыны артына утырып, сыйланудан башка чара калмады. Кунаклар татарча сөйлиләр, хуҗабикә сүзен татарча башлый да, үзе дә сизмәстән, рус теленә күчә, ә хуҗа – русча гына... Шулай аңлашып-сөйләшеп-гөрләшеп утырып, алып килгән күчтәнәч онытылып киткән ләбаса! Сәмәрия тиз генә бүлмә ишеге янында калган пакетын барып алды да Әминә апага чәк-чәкне тоттырды. Апабыз авыплар китә язды: күзләрен бер йомды, бер ачты, чәк-чәкне үбеп алды, мөлдерәмә тулы яшьле күзләре белән иренә карады. Анысы, авызын ачып, чәк-чәккә төбәлгән. Мирсәет белән Сәмәрия күчтәнәчнең бу кадәр хисле кабул ителүен көтмәгәннәр иде – алар да, шаккатып, хуҗалардан күз ала алмадылар. Сәмәрия Әминәне урынына утыртып, чәй ясап бирмәкче иде. Ә ханым чәк-чәкне иренә тоттырды да кунакны кочаклап, елый-елый, рәхмәтләр әйтте: 

– Сез туган як ризыгын – тәмле, хуш исле бал белән, киң басу-кырларыбызда үскән бодайдан әзерләнгән он белән, яшел чирәм ашап йөргән тавыклар йомыркасы кушылган, безнең Казан татарлары гына пешерә белгән татлы күчтәнәч алып килгәнсез. Күчтәнәчегез – туган җирнең бер кисәге – күңелдә тел белән аңлатып булмаган хисләр давылын уятты. Мең-мең рәхмәт сезгә! Әфләтун, кичкә балалар килгәнче, чәк-чәккә кагылмый торыйк әле. 

Чынлап та, аларның рухи халәте шаккатмалы иде: әле көләләр, әле елыйлар, шул арада бер-берсен кочаклап, үбешеп тә алалар. Мирсәет, аларга карап, тирән уйга батты: «Туган якның кечкенә генә күчтәнәче гомерләре буе җир-суларын, кендек каны тамган нигез-йортларын өзелеп-сагынып яшәгән өлкәннәрнең күңелен айкап-чайкап, хисләр дулкынына ташлады. Җирсү дигәннәренең күңелдә төзәлмәс яра булып яши торганы да була икән. Шул ярага әз генә кагылсаң, кан саркый башлый, ә тирәнгә үк яшерелгән дип уйлаган хисләр, җае чыгу белән, язгы ташкындай, ярларга сыймыйча, ургылып-ургылып агарга тотыналар икән. Җирсү... Сагыну...» 

Сәмәрия – четерекле хәлләрдә югалып калмый, чыгу юлын тиз таба белә торган акыллы хатын. Табында утыручыларга кайнар чәй ясап китерде, карт белән карчыкның иңнәреннән сыйпап, сөеп алды. 

– Әминә апа, он, бәрәңге, ит бармы? Балаларыгыз килгәнче, әйдәгез әле, өчпочмак пешереп алабыз.

Әминә белән Әфләтун күктән җиргә төшкәндәй булдылар. Мирсәетнең дә уйлар төене арткарак чигенде. Сәмәрия барысына да эш тапты: Мирсәет бәрәңге әрчи, абзый суган чистарта, ит турый, ә хатын-кызлар камыр тирәсендә мәш киләләр. Шулай кым-кырыс эшләгән бер мизгелдә Әминә апа кеткелдәп көлеп җибәрде. 

– Кухнядагы шушы өстәл янына килгәч, бер мәзәк хәл искә төшә. Менә шуны сезгә дә сөйлим әле, – дип, көлүеннән тыелырга тырышып, сүз башлады ул. – Олы улыбыз Фазыл өйләнгәч, киленнең сеңелләре ирләре белән кунакка килергә уйлаганнар: Прибалтикада булганнары юк, күрәселәре килә икән. Ярар, болар киләсе вакытка залда табын әзерли башладык. Малай белән килен залда өстәлгә куясыларын куялар, тезәләр, мин – кухняда. Бервакыт улым кухняга чыкты да шкафлардан, тартмалардан нидер эзли башлады. «Әни, – ди бу, – безнең цәпе дигән әйберебез кайда соң? Роза сорады, ә мин шуны һич таба алмыйм». Андый әйбер барын белмим бит! Кибетләрдә йөргәнем бар, ул нәрсәкәйнең бер дә күзгә чалынганы юк. «Улым, – дим, – нәрсә икән соң ул? Төсе, кыяфәте ниндиерәк икән?» Кухняга Әфләтун да керде. Өчәүләшеп «цәпе» эзлибез. Юк кына бит, таба алмыйбыз. Киленебез Розадан сорамыйбыз: шундый кирәкле, затлы әйберегез дә юкмы, дип, бездән көләр кебек. Бераз вакыт узгач, килен безнең янга чыкты. Фазыл аклангандай: «Таба алмыйбыз», – дигәч, киленнең күзләре маңгаена менеп китә язды. «Мыни бит цәпеләр!» – дип, өстәл өстендәге биш-алты чүпрәккә төртеп күрсәтте дә, икесен алып, залга кереп китте: өстәл сөртергә кирәк булган икән. Сергач якларында чүпрәкләрне шулай атаганнарын без каян белик соң! Русча-татарча-мишәрчә сөйләшеп, көлешә-көлешә аңлаштык. 

Туган якларны искә төшереп, ара-тирә җыр сузып эшли-эшли, өчпочмакның пешеп чыгуын тоймый да калдылар. Бүлмә эченә, ачык тәрәзәләрдән урамга тәмле ис таралды. Өчпочмак исе хуҗаларның улларын тартып китерде диярсең, билләһи! 

– Йорт янына килеп җитүгә, авыздан сулар китерә торган ис кайсы фатирдан килә икән, дип, шактый басып тордык, – диештеләр уллар-киленнәр. 

Табында танышу, җанлы сөйләшү башланды. Әфләтун абзый белән Әминә апаның балалары да үзләре кебек мөлаем, гади, кече күңелле икәннәр. Олыларның соравын искә алып, Мирсәет белән Сәмәрия үзләре яраткан җырларны суздылар.

«Сиңа барыр юлларыма 
Кар ява бурап-бурап.
Рамбар юллары бик ерак, 
Кайтырмын әле урап».

– Әйе, туган якларга кайтыр юлларыбызга да карлар ява шул... – дип куйды Әминә апа, күзләрен сөртә-сөртә. 

Нинди генә җыр яңгыраса да, алар бер-берсенә сыенып, елап утырдылар.

Мирсәет кайтырга вакыт җитүен искәртте: соңга калсаң, шифаханәгә кертмәүләре дә бар, Алла сакласын! Барысы да шифаханә капкасына кадәр Мирсәетне, аннары Сәмәрияне фатирына озатып куйдылар. Аерылышыр алдыннан Сәмәрия Әминә колагына: 

– Иртәгә мин сезгә иртәрәк килермен. Кунакларыгыз уянганчы, чәй эчәргә кош теле пешереп алырбыз. Аларга әйтмәгез: сюрприз булсын, – диде.
 
Әминәнең йөзе аяз күктәге кояш кебек балкыды. Ул үзе дә пешерә белә белүен, ләкин кунак ханымныкы туган якларны, әти-әнисен хәтерләтә. Сәмәрия иренмәде: гөбәдия, бәлеш һәм башка милли ризыкларыбызны пешерде. Ә кайтып китәр алдыннан берничә савыт чәк-чәкне хуҗабикә кулына тоттырды: 

– Әминә апа, милләттәшләребез янына барсагыз, күчтәнәчегез булыр. Суыткычта шактый вакыт саклана ул, бозылмый, – диде.
 
Татарстанга кайтып китәр алдыннан Мирсәет аларны кунакка чакырды: 

– Без авылда яшибез. Казан якын: 40-45 чакрым гына юл үтәсе. Кайтыгыз. Күрегез. Туган якларыгыз хәзер нинди икән?
 
... Кайттылар. Поезддан төшүгә, Әфләтун асфальт юлны сыпырып-сөеп алды. Әминә тирә-ягына гаҗәпләнеп карап торды: Казанмы соң бу?! Ир белән хатын тораташтай катып калдылар. Фазыл, әти-әнисен култыклап, әкрен генә Мирсәеткә иярде. Машинага кереп утырганчы, кунаклар бер-ике адым атлыйлар да туктап калып, кая эләктек без дигәндәй, карап торалар. Авылга кайтып җиткәч, Әфләтун абзый, җиргә ятып, туфракны үбәргә тотынды. Әминә апа чирәмле җиргә басып, үләннәрне сыпырып йөрде. Килене Роза, җитәкләп, өйгә алып кереп китмәсә, тагын йөргән булыр иде әле. Мирсәет – Сәмәрия аларга авылны, чишмәләрен, урман-болыннарын күрсәттеләр. Берничә тапкыр Казанга алып бардылар. Авыл һәм Казан Сабан туйларын күрделәр. Хисләр ташкынының иге-чиге булмады. Авылның иң өлкән кешесе 98 яшьлек Бибиҗиһан әби әйтмешли, күңелләре күкәй салды.

Вакытлар үтте. Татарстан белән Юрмала арасындагы дуслык күпере ныгый барды. Яңа еллар, Сабантуйлар, башка бәйрәмнәр бергә-бергә узды. Әфләтун абзый белән Әминә апа, балалары, оныклары авылга туганнарыдай якын дуслары янына ашкынып кайта торган булдылар.

Язилә Абдрахимова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading