16+

"Иртәнге 4 сәгатьтә сәүдәне башладык инде без. Салкын булса, май җебеми..."

Казанның Киров районындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә торган мәйданга Алексеевск һәм Кама Тамагы районнары вәкилләре иртәнге 3 сәгатьтә үк килеп басканнар...

"Иртәнге 4 сәгатьтә сәүдәне башладык инде без. Салкын булса, май җебеми..."

Казанның Киров районындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә торган мәйданга Алексеевск һәм Кама Тамагы районнары вәкилләре иртәнге 3 сәгатьтә үк килеп басканнар...

- Иртәнге 4 сәгатьтә сәүдәне башладык инде без. Казанлылар сөтләрне һәм сөт продуктларыбызны яратып сатып алалар. Товар сатылгач, безгә дә күңелле. Көне салкынрак, әлбәттә. Кыш – кыш бит инде ул, аның каравы салкында майларыбыз җебеми, - дип, туңганлыкларын  сиздермәскә тырышып, сөйләделәр Алексеевск сөт комбинаты мастерлары Алла Пиманкина белән Лариса Золина.

Кама Тамагының Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров үзенең хатыны Ләлә белән ярминкәгә сарык итләре, каз һәм үрдәк түшкәләре, корт балы төяп килгәннәр.
- Ярминкәнең файдасы зур, шунлыктан теләп катнашабыз. Сарык итенең килограммын 320 сумнан, 3 литрлы банкада балны 1200 сумнан, казны 950 сумнан тәкъдим итәбез, - диде Дамир Кадыйров.

Сүз иярә сүз чыгып, сала тормышы турында да сөйләшеп алдык.
- Келәнче авыл җирлегенә Бәки авылы да керә. Һәр гаилә үзсалымда актив катнаша. Җыешкан акчага дәүләт тарафыннан да өстәлгәч, шактый эшләр башкарып була. Чаллы авылыннан Келәнчегә кадәр асфальт юл сузылды, ике авылның да урамнары юлларына таш түшәлә, 5 чишмә төзекләндердек. Юлларны һәм мәктәпне ремонтлауда Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның ярдәме зур булды. Үзсалым акчасының монысын юлларны чистартуга, зиратны төзекләндерүгә һәм урам юлларына таш түшәүне дәвам итүгә тотачакбыз, - дип, башкарылган эшләрне куанып таныштырды Дамир Кадыйров.

Сәүдә челтәрләрендә продукция бәяләре күтәрелгән мәлдә авыл хуҗалыгы ярминкәләренең социаль әһәмияте тагын да арта. Иң мөһиме-үзебезнең республика авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләре җитештергән продукция чыгарыла ярминкәләргә. Авыл хезмәтчәннәре ярминкә мәйданына алыпсатарларның  килеп “кысылуын” яратмыйлар. Чөнки, шомарган алыпсатарлар бәяне күтәрәләр һәм тыйнак авыл “сәүдәгәрләренең” сәүдә дәртен сүрелдерәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading