16+

«Иртәнге чәй» алып баручысы Илфак Хафизов: «Ноябрь аен көтеп яшим»

«Болгар радиосы»ның «Иртәнге чәй» тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эшкә керешкән? Бу хакта «Иртәнге чәй» тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.

«Иртәнге чәй» алып баручысы Илфак Хафизов: «Ноябрь аен көтеп яшим»

«Болгар радиосы»ның «Иртәнге чәй» тапшыруы бер айлык ялдан соң кабат эфирга чыкты. Аның алып баручылары Илфак Хафизов, Рөстәм Гайзуллин һәм Индира нинди планнар белән эшкә керешкән? Бу хакта «Иртәнге чәй» тапшыруының продюсеры һәм алып баручысы Илфак Хафизов белән сөйләштек.

– Илфак, «Иртәнге чәй» тапшыруында үзгәрешләр булачакмы?

– Үзгәрешләр яңа сезоннан, ягъни 1 сентябрьдән булачак. Көз җитү белән, «Иртәнге чәй»нең икенче сезонын башларга исәп. Яңалыклар сәхифәләрдә, уеннарда һәм уен тәртипләрендә көтелә. Былтыр күтәрелгән сораулар быел актуаль түгел, көн кадагында булган мәсьәләләргә игътибар биреләчәк. Беренче сезонда кереп чумдык та йөзәргә өйрәндек. Хәзер инде әзме-күпме йөзә беләбездер дип уйлыйм. Үзебезнең амплуабызга хас яңа үзенчәлекләр кертергә вакыт җиткәндер. Мәсәлән, Рөстәм сезон ахырында гына килде, быел аның сәхифәләре булачак. «Индира үзенчәлекләре» дә яңартылачак. Эш сәгате шулай ук кала: дүшәмбедән җомгага, иртәнге 7дән 10га кадәр. Эфирдан тыш та «Иртәнге чәй» бәйгеләре үткәрелер дип көтелә. Шулай итеп, уртага салып бәхәсләшә-бәхәсләшә, еллык планны төзү белән мәшгульбез.

– «Иртәнге чәй»ләр «Болгар радиосы» оештыра торган төрле концерт-чараларда да катнаша бит әле?

– Нәкъ шулай. Концертлар гади генә булмасын иде. Шаярулар аша булса да кызыклы фикер, акыл, тәҗрибә җиткерергә кирәк. Радио продюсеры Ленар Кашафетдинов белән Яңа елга кадәр булачак барлык концертларның көннәрен, алып баручыларын билгеләдек. Сценарийларын үзем язам, Ленар төзәтмәләр кертә. 30 августта «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты узачак. Зур бәйрәм булгач, аны зурлап итеп, барлыгы алты алып баручы белән үткәрергә булдык. Аннан соң 29 сентябрьдә Чаллыда эстрада артистлары катнашында маҗараларга, кәеф күтәрүгә корылган күңелле концерт булачак. Октябрьдә «Үткәннәр сагындыра» концертының дәвамы көтелә. Бу юлы да вакыйгалар радиога бәйле булыр, чөнки асылыбыз шул. Ләкин ул заман кешеләрен без фотоальбом аша искә алачакбыз. Ноябрь аенда исә Яңа елга багышланган концерт оештырабыз. Һәм иң мөһиме – 8 декабрь көнне «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булачак. Аңа әзерлек эшләре бүгеннән үк бара.
 
– Радиода алып бару, сценарийлар язудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Казанның 10нчы мәктәбендә театр түгәрәге алып барам, театр белән бәйле конкурсларда катнашырга ярдәм итәм. ШАЯН ТВ каналы тәкъдиме белән, «Таши маҗаралары» мультфильмын тәрҗемә итү, тавышландыру проектын җитәклим. Катлаулы, авыр эш булса да, мин аннан ләззәт табам. Театр училищесында сәхнә теленнән дәресләр бирәм. КФУда «Мизгел» театр студиясенә баш режиссер итеп чакырдылар. Моннан тыш, клиплар төшерәм, шигырьләр, әкиятләр язам. Ниһаять, ГИТИСны тәмамлаган беренче татар режиссеры Гомәр Исмәгыйлев турында төшерелгән кино чыкты. Без аны ике ел элек төшергән идек, быел премьерасы булды.

– К.Тинчурин театрыннан китүеңнең сәбәбе нидә? Кабат сәхнәдә уйнарга телисеңме?

– Театрда 9 ел эшләдем. Үсүдән туктадым, китәргә вакыты җиткәндер... Ләкин мин театрдан читкә китмәдем, күршедә генә. Артистлар белән күрешәбез, аралашабыз. Бәлки кире кайтырмын, ләкин хәзер түгел. Дөньяга карашымны бераз үзгәртергә кирәк, кабатланырга ярамый.

– «Болгар радиосы»нда үзең өчен нинди яңалык таптың?

– Радио – бөтенләй башка дөнья. Монда килгәч, барлык алып баручылар, хезмәткәрләр белән таныштым, аралаштым. Бер ел эчендә тәҗрибә тупладым. Күпне күрдем, күпне белдем, күпне өйрәндем. Мөмкинлекләр дә зур булды. Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр сценарий авторы буларак әллә ни язганым булмады. Ә радиода мөмкинлек бирделәр. Мин туктарга җыенмыйм, эшләү теләге көчле. Яңа сезон экспериментларга бай булсын иде. Теләгем – безне тыңлаучылар артсын иде. Әлбәттә, тыңлаучыга «моны тыңла, аны тыңлама» дияргә ярамый. Шуңа күрә радиобыз үз юнәлешендә сыйфатлы һәм күңелле энтузиазм белән эшләргә тиеш.

Җәйге ялда, чагыштыру өчен, төрле радиоларны тыңлап карадым. Әйтик, рус радиолары күтәргән темалар безнең татар халкына бармый. Мәхәббәт турында сөйләшергә була, ләкин мәхәббәтнең нинди булуы турында татарда сөйләшергә ярамыйдыр. Рус радиолары «беренче тапкыр кайда булды?» дип сөйләшергә мөмкин, минем исә ул турыда сөйләшергә телем әйләнми.

– «Болгар радиосы» ешлыгында чыгучы «Тәртип FM» радиосына мөнәсәбәтең?

– Ике радионы да яратам, икесен дә тыңлыйм. «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире Ризәлә апа Исмәгыйлева һәрвакыт киңәшләрен бирә, аралашып торабыз.

– Илфак, татар телендә эшләүче радио алып баручысы буларак әйт әле: татар телен саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Татар телен саклау өчен «мин татар телендә сөйләшәм, татар телен саклыйм!» дип кычкырып йөрергә түгел, ә татар телендә сөйләшергә, укырга кирәк! Яңа сезонда «Болгар радиосы»нда телгә багышланган яңа сәхифә булдырырга телим. Анда язучы-шагыйрьләрнең яңа әсәрләрен тәкъдим итәчәкбез. Халык укысын, сөйләшсен иде. Теге яки бу халыкның асылын тел аша аңлыйсың икән. Тәрҗемә белән шөгыльләнгәндә, моңа кабат инандым. Еш кына рус телендәге җөмләне татарчага тәрҗемә итеп сөйләшәбез. Миңа калса, бу – хата. Әйтик, русларда, берәр бәла-казадан качканда, «бежим» диләр. Бездә «йөгерәбез» дип сөйләшмиләр, «качыгыз» диләр. Татар халкы башкалар исән калсын өчен үзен корбан итәргә әзер, дигән сүз бу. Без – үзенчәлекле халык, безнең үз асылыбыз бар.

– Киләчәккә нинди өметләр баглыйсың, нәрсә көтәсең?

– Ноябрь аен көтеп яшим. Ни өчен икәнен әлегә әйтмим. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме әле?..

– «Болгар радиосы»н тыңлаучыларга теләкләрең?

– Елмаю телим! Әгәр бүгенге көн вазгыятендә без аларны елмайта алабыз икән, димәк, максатыбызга ирешкәнбез!

Алмаз ШиҺабетдинов, ТНВның PR бүлеге

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading