16+

Исем алыштырып язмышны үзгәртеп буламы?

Исемне алыштыру очраклары сирәк очрый торган күренеш. Гадәттә, кеше үз язмышыннан канәгать булмаса, исемен үзгәртә. Яңа исемгә үзеңне һәм якыннарыңны ничек күнектерергә? Исем ни дәрәҗәдә кешегә тәэсир итә?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Исем алыштырып, тормыш үзгәрер дип уйлаучылар бар. Мин моның белән бер дә килешмим. Исем алыштырып кына тормышыңны, тирә-юнеңне, дусларыңны 100 процентка үзгәртеп булмый. Әйе, бала тугач та, сабыйга исем килешмәгәнен аңлап, ата-ана аның исемен алыштыра һәм кеше шушы исеме белән дөньяга таныла. Әмма инде 25-40 яшькә җитеп, әйләнә-тирәсенә “исем үзгәрттем” дип игьлан итүне, әлбәттә, халык кабул итеп бетерми. Шуңа да исемне үзең өчен генә Аллаһы Тәгалә каршында алыштыру кирәктер дип уйлыйм. Без барлык кылган гамәлләребез өчен бары тик аның каршында җаваплы", - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading