16+

Исем – җанның бер өлеше: язмышка тәэсир итә торган...

Татар халкы гомер-гомергә балага исем бирүгә җитди якын килеп, исемнең мәгънәсенә, исем кушканда төрле йола-гадәтләргә аеруча зур игътибар биргән. Хәзерге көндә дә бу мәсьәлә үзенең әһәмиятен югалтмаган.

Исем – җанның бер өлеше: язмышка тәэсир итә торган...

Татар халкы гомер-гомергә балага исем бирүгә җитди якын килеп, исемнең мәгънәсенә, исем кушканда төрле йола-гадәтләргә аеруча зур игътибар биргән. Хәзерге көндә дә бу мәсьәлә үзенең әһәмиятен югалтмаган.

Исем кушу йоласына аеруча игътибар бирүнең үз сере бар. Исемнәр төрле бәла-казалардан, авыру-сыр­хаулардан котылыр­га ярдәм иткән, шулай ук куркыту һәм культ мәгънәсен белдергән исемнәр ата-ананың, өлкән буынның теләкләрен яктырт­кан. Исем – җанның бер өлеше, дигән фикер яши. Шуңа бәйле рәвештә, татар халкында исем кушуның төрледән-төрле ырымнары яшәп килә. Татар телендә әлеге ырымнарны исем алыштыру, исем aвыштыру, исем бозу дип атыйлар. Баланың кинәт кенә авыруы дөрес сайланмаган яисә «бозылган» исем белән аңлатыла.

Исемнәрне халык медицинасында да киң кулланалар. Әгәр бала бик нык авырса яисә балага миң чыкса, исем алыштыралар. Мәсәлән, Казан артында, әгәр бала авырып китсә, тары боткасы пешерәләр һәм аны мичкә куялар. Морҗадан кашык төшереп, әфсен укыйлар: «Исемен алыштырам, Миңлегөл булсын. Кашык төшердем, саулыгын бирсен, дип». Соңыннан тары боткасын кошларга бирәләр. Билгеле булганча, морҗа начар рухларның өйгә керү юлы булып санала. Шуңа күрә кешенең морҗага эндәшүе начар көчләргә мөрәҗәгать итү булып аңлатыла.
Исемгә «миң» сүзен кушуда аерым йола яшәп килә. Бу йоланы халык арасында «миң боздыру» дип атыйлар. Билгеле булганча, миң төрки халыкларда бәхет символын, бәхетле язмышны белдерә. Миң боз­дыру йоласында Казан арты татарларында морҗадан тары боткасына кашык төшергәннәр. Нократ татарларында баланың яңа исемен морҗадан кычкырганнар. Кендек әбисенә яңа кашык бүләк иткәннәр. Бу йоланы кар эреп бетмәгәндә яисә җәй җиткәнче үткәргәннәр. Миң сүзе кергән исемнәр биргәннәр: Миңсылу, Миңнәхмәт һәм башкалар.

Уку-белемгә омтылган, га­рәп-фарсы телләреннән тыш, рус һәм Европа телләрен яхшы белгән халкыбыз исемнәрнең мәгънәсенә дә нык игътибар иткән. 1788 елда, Екатерина патшабикә Указы нигезендә, Оренбург Диния нәзарәте ачыла. Әлеге оешма ачылуга, исем кушу эше муллаларга тапшырыла, чөнки яңа туган баланы рәсми теркәү аларга йөкләнелә. Шул вакыттан алып татар, башкорт, казакъ, кыргыз милләтләрендә, максатчан рәвештә, гарәп-фарсыдан кергән исемнәрне куштыру башлана. Аннары әлеге халыкларда гарәп исемнәрен кушу гадәте барлыкка килә. Бу хәл XIX гасыр азагы-XX гасыр башына кадәр дәвам итә. Муллалар балаларга гарәп, фарсы исемнәрен куша, ә ата-ана, аларның мәгънәсен һич аңламаса да, каршы килми. Кайвакыт муллага нинди дә булса исем ошый икән, ул аны бик күп балага куша.

1917 елгы революциядән соң кыс­картылма, билгеле бер шәхескә бәйле исемнәр үтеп керә башлый. «Кызыл Татарстан» газетасының 1924 елгы 22 июнь санында эшче татар гаиләсендә туган бер кызга иптәш Троцкийга багышлап, Троцкино дип исем кушу бәйрәме үткәрелү турында хәбәр ителә.

ХХ гасырның 30нчы елларыннан балага исем кушу яңача башкарыла башлый. Әлеге йоланы «октябриналар» дип атыйлар һәм алар митинг, җыелыш, котлау формасында үткәрелә. 1930 елда «Азат хатын» журналында ата-аналарга киңәш рубрикасында түбәндәге исемнәр тәкъдим ителә: Рафил, Марат, Фред, Ирек, Азат, Дамир, Вил, Рев, Ренад, Корыч, Эдвард, Альфред, Алмас, Илдус, Арслан, Ким, Марс, Баян, Карл, Марсель, Марлен, Тимер, Радик, Батыр, Ук, Лерон, Ильгиз, Роберт, Сталь, Денам, Ялкын, Зирәк; Роза, Клара, Флера, Гүзәл, Йолдыз, Рева, Рема, Гөлкәй, Кояш, Алсу, Ләлә, Ландыш, Марта, Бүләк, Луиза, Аида, Лера, Ариа, Майа, Иркә. Киңәш ителгән исемнәр арасында кыскартылма исемнәр дә бар: Дамир – «Да здравствует мир», Вил – «Владимир Ильич Ленин», Рев – «революция», Ренат «революция, наука и труд», Ким «коммунистический интернационал молодежи», Марлен «Маркс Ленин», Радик «радий» һәм башкалар. Тиз арада чорга хас исемнәр уйлап табарга тырышуны халкыбызның укымышлылыгы, зыялылыгына бәйле дә аңлатырга мөмкин. Уку-­язуга һәвәс, театр, музыка, кино сәнгатенә гашыйк халкыбыз чорга хас сәяси-иҗтимагый, мәдәни дулкын ташкынына тиз бирелеп китә шул.

ХХ гасырның 90нчы елларында, милли күтәрелеш чорында, ата-­аналар исемне кемгә дә булса багышлап куша башлый. Мәсәлән, татар исемиятендә бүгенге көндә дә ата-аналар Минтимер исемен беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменә нисбәтле кушалар. Әлеге шаукым 90нчы елларда активлашып киткән иде. Татарлар арасында Илһам, Хәйдәр, Разил, хәтта татарга күпмедер дәрәҗәдә ят булган Роберт исемнәре татар халкының күренекле җырчылары Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевка, шагыйрьләр Разил Вәлиев белән Роберт Миңнуллинга һәм башкаларга багышлап кушыла. Әлеге исемнәр балага милли замандашларыбызга – халкыбызның күренекле затларына хөрмәт йөзеннән кушыла, аларның популярлыгы шуның белән бәйле.

Татар антропонимик системасында Әмир, Әмирхан, Сәет, Солтан, Рәис, Мөдәррис кебек исемнәр дә татарлар тарафыннан яратып кулланыла килә. Мондый исемнәр татар антропонимик системасы үсешенең бөтен чорларында да кулланылып, хәзерге чорда ата-аналар арасында популярлыгын югалтмаган исемнәр булып саналалар. Төрле титуллардан ясалган исемнәр иң борынгы катламга карый. Борынгы Орхон-Енисей язмаларында ук инде әлеге исемнәр теркәлгән. Борынгы төркиләрдә бала тугач та аңа кендек исеме бирелсә, батырлыклар эшләгәч, иҗтимагый тормышта төрле титулларны казангач, эр/ир исеме бирелә торган булган. Шуңа күрә ташъязмаларга карап, борынгы төркиләрнең берничә исеме булганлыгын һәм исемнәренә карап, исем йөртүченең язмышы, шәхес буларак формалашуы турында бик күп мәгълүматны ачыкларга була.
Ир-егетләргә титул, чин сүзе кергән исем бирү – ул бала тормышта үз урынын тапсын иде, билгеле бер иҗтимагый биеклеккә менсен иде, матди ирек казансын иде дигән ата-ана теләкләренә нигезләнә. Шулай итеп, татар исем системабызда Солтанбай, Солтангали, Солтангази, Ханзафар, Ханморат, Ханзаман, Мирзагали, Мирзавәли, Мирзанур, Морзабәк, Морзабулат, Морзагаян, Шәехбулат, Шәехтимер, Шәехгали, Әмирхан, Әмирҗан, Әмиргали, Мирсафа, Мирвәли, Мирхатип, Сәетхан, Сәетгали, Сәетрәхим, Шаһбаз, Шаһгәрәй, Шаһнур, Тархан, Тарханбәк, Тархангол кебек исемнәр традицион нигездә титулга бәйләнешсез, теләк исемнәр рәтендә каралалар.

Кеше исемнәре, аларның мәгъ­нәләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Ни өчен андый исем кушканнар, ул исемнең мәгънәсе нидән гыйбарәт, аның язмышка тәэсире нинди – бу һәм башка шундыйрак сораулар, уйланулар кешелекне инде борынгы чорлардан ук кызыксындырган, борчыган. Исем ул – халык хәтере, халык мирасы, халык тамгасы. Нәсел җепләрен бәйли торган тирән мәгънәгә ия сүз дә ул исем.

Гүзәлия Хаҗиева
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading