16+

“Исерек әтидә нәрсә бар? Аның кебек, зинhар, булмыйк...”

Кешегә тәрбия бирү дигән нәрсәгә ышанам да, ышанмыйм да мин, җәмәгать. Гомумән, ул балага ана карынында ук табигать тарафыннан яшәр өчен нигез итеп салынадыр. Ник дисезме? Бу сорауны ачыклау өчен миндә ике чагыштыру бар. Безнең авылда Мостафа да, Бари да өчәр ул үстерде. Тик аларны тәрбияләү мәсьәләсендә, ай-hай, зур капма-каршылыклар булды, малай.

“Исерек әтидә нәрсә бар? Аның кебек, зинhар, булмыйк...”

Кешегә тәрбия бирү дигән нәрсәгә ышанам да, ышанмыйм да мин, җәмәгать. Гомумән, ул балага ана карынында ук табигать тарафыннан яшәр өчен нигез итеп салынадыр. Ник дисезме? Бу сорауны ачыклау өчен миндә ике чагыштыру бар. Безнең авылда Мостафа да, Бари да өчәр ул үстерде. Тик аларны тәрбияләү мәсьәләсендә, ай-hай, зур капма-каршылыклар булды, малай.

Мостафа оланнарына дөрес тәрбия бирү максатыннан, алар алдында бер тапкыр да аракы эчмәде, тәмәкедә тартмады, әшәке сүзләрдә сөйләмәде, малайларга чын тәрбия бирергә тырышты. Әти кеше улларына авырлык тимәсен, укуларына комачаулык ясамасын, дип барлык хезмәтне гел үзе башкарды. Янәсе, укысыннар, укыгач кеше булырлар, дип гел алар турында кайгырып яшәде.

Ә балалар? Балалар әтиләренең йомшак күңеллелеген сизеп, аңа игътибар итмичә, мәктәпне көч-хәл белән тәмамладылар. Мостафа: «Йә, үсә төшкәч, дөньяны аңларлар», – дип газапланып җыйган малны туплап, өчесен дә, кулларыннан тотып, югары уку йортларына илтеп урнаштырды. Тик монда да эш килеп чыкмады hаман. Уллары аталарының мәрхәмәтлелеген, тәрбия биргәнен санга сукмыйча, укуларын ташлап, начар юлга бастылар. 

Менә Мостафаның гомер йомгагы сүтелеп, өч малайны кайгыртып, суга сусаган, кипкән балыкка әйләнеп бара инде. Ә малайларда бәрәкәт тә, әдәп тә, тәртип тә булмады.
–  Нишләмәк кирәк? – дип баш ватса да, аңа hич җавап таба алмый, күрше Бариның улларының төпле булуларына хәйран кала иде ул.

Ә күрше Барида эшләр башкачарак булды шул. Барида бу мәсьәләдә бар да сокланырлык иде. Аның өч улына да кайдан шундый яхшы тәрбия иңгәндер, Аллаhы белсен. Ник дисезме? Чөнки Бари көн дә исерек иде. Җитмәсә, әз-мәз генә хатыны белән балалары янында гауга куптара торган чаклары бар иде.

Ул йокыга киткәч, әниләре балаларына, әтиегез исерек, уянса, тетмәгезне тетә, барыгыз, шуны эшләгез тиз генә дип әйтеп тә өлгерми, тегеләр өчесе өч якта төрле эшкә ябышалар иде. Бари айнып йокыдан торганда, бөтен тәрбия мәсьәләсе уңай якка чишелгән була: терлек караган, бәрәңге казылган, печән кайтартылган, мәктәпкә барыр өчен дәресләр дә тулаем әзерләнеп куелган була иде.

Әти кеше исерек булгач, малайлар өйдә акча юклыгын бик яхшы аңлап үстеләр. Бәлки шуңа алар мәктәпне дә гел “бишле” билгеләренә тәмамладылар. Аннан соң “Исерек әтидә нәрсә бар? Аның кебек, зинhар, булмыйк”, - дип, үз көчләре белән югары уку йортларын тәмамлап, авылдан китеп мөстәкыйль, бай тормыш кордылар.

Бари бүген дә эчә. Нишләмәк кирәк, чүпрәк чәйни торган бозау үлгәнчегә кадәр чүпрәк чәйни инде дигәндeй, бу “кәсебен” ул һаман туктата алмый. Уллары да моңа исләре китми инде, хeзер алар чит җирдән авылга кунакка кайтканда, hәрвакыт әтиләренә бәяле кoньяклар алып кайталар. Тик хәзер әти кеше исереп, гырылдап йокыга киткәч, әниләре, әтиегез исерек, уянса, тетмәгезне тетә, дип куркытмый инде.

Ник куркытсын? Ник әйтсен hәм ник әти кеше хәзер гауга куптарсын ди. Өч ул, өчесе дә тәрбияләнеп, хәзер дөрес тормыш сукмагыннан атлыйлар бит инде.

Рөстәм Арифуллин

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading