16+

Иш янына куш

Татарстанда 18 ноябрьдә – бердәм сайлау көнендә – үзара салым буенча референдум үткәрелде.

Иш янына куш

Татарстанда 18 ноябрьдә – бердәм сайлау көнендә – үзара салым буенча референдум үткәрелде.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, референдум 844 авылда булган. Әгерҗе, Әтнә, Яшел Үзән, Сарман районнарында 12 бермандатлы сайлау округларында өстәмә сайлаулар да узган. Тавыш бирүне оештыруга 44 территориаль һәм 1644 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителгән.

Тавыш бирүдә 565 мең 640 кеше катнашкан. Бу – исемлектәге сайлаучыларның 68,87 проценты. Референдум 838 авылда «узган» дип санала. Аларда 50 проценттан артык кеше килгән. Ләкин алты авыл сүлпәнлек күрсәткән, аларда референдум «узмаган» дип санала. Үткән елны андый «узмаган» тамгалы авыллар 14 булган икән әле.

Җирле үзидарәләр тәкъдим иткән 300-400 сум (эшләрнең колачына бәйле рәвештә кайбер авылларда күбрәк сумма) җыешуны 838 авыл халкы акчаларның теге яки бу эшкә ниятләп җыелуын хуплаган, ягъни референдум буенча карар кабул ителгән. 

Социаль челтәрләрдә Лаеш районындагы 1750нче, 1752нче һәм 1759нчы сайлау участокларында «законнар бозыла» дигән хәбәрне Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе хезмәткәрләре шунда ук урынга барып тикшергән. Ачыкланганча, 1750нче участок сайлау комиссиясе рәисе, бюллетеньнәр фәкать паспорт буенча гына бирелә, дигән. Күзәтүчеләр дә, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә 1752нче участок сайлау комиссиясе гамәлләренә шикаять белдермәгән. 1759нчы участок сайлау комиссиясендә «чит кеше тавыш бирде» дигән фоторәсемне «Яблоко» һәм КПРФ партияләре күзәтүчеләре дә расламаган.

Балык Бистәсе районының Балтач, Ямаш һәм Күки авыллары халкы рефрендумда җаваплылык тоеп катнашты.

– Үзара салым референдумнарын 2014 елдан башлап оештырабыз. Шул еллар дәвамында Балтач белән Ямаш авыллары халкы 2 миллион 975 мең сум акча бирде. Дәүләт һәр сумга 4 сум өстәгәч, әлеге акча 14 миллион сумнан артты. Әлеге чыганакларга ике авылда да урам юлларына вак таш түшәдек. Урамнар юлларын төзекләндерү дәвам итәчәк. Акчаның бер өлешен урамнар исемнәре белән йорт саннары такталары ясатуга тотачакбыз, – диде Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов. – 91 яшьлек Бәдриҗамал әби Әхмәтҗановага аеруча рәхмәт әйтәсем килә. Ул җәйләрен Балтачта яши, ә кышка шәһәрдә кызлары янында тора. Бәдриҗамал әби: «Үзем китәм, акчамны калдырам. Балтач кешесе бит мин, халыктан читләштермәгез», – дип, алдан ук акчасын бирде.

Күки авылы халкы үзара җыешкан акчаларына өйләренә су кертте. Хәзер шәһәрдән дә яхшырак: кранның берсен борсаң – көмештәй чиста су килә, икенчесен борсаң – җылы су ага.

– Су авылның яртысына башта кертелгән иде, хәзер икенче өлешенә дә сузылды. Торбалар салганда, кайбер урамнар юллары актарылды, акчаны шул урамнарга вак таш җәю өчен тотарга ниятлибез. Аннан соң янгын сүндерү җиңнәре дә сатып алырга исәплибез, – дип, уй-планнары белән уртаклашты Күки җирле үзидарәсе рәисе Альберт Бәдретдинов. 

Күки авылы мәктәбе директоры Халидин Әхәтов үзе күрше Ямаш авылы кешесе.

– Үзара салым тәртибен хуплыйм. Авыллар үзләре генә зур эшләрне башкара алмый. Халык җыйган акчага дәүләт биргәнне дә кушкач, юллар төзекләндерелә, су кертелә, башка төзекләндерүләр үткәрелә. Эшләр күренеп тора, үзебез өчен эшлибез, – дип фикерләре белән уртаклашты Халидин Әхәтов.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading