16+

“Безнең ишегалды” программасы ничек гамәлгә ашырыла?

Казан шәһәре вице-мэры Денис Калинкин шушы көннәрдә Авангард урамындагы 171а белән 171б күп фатирлы йортлар чикләрендәге ишегалдын төзекләндерү эшләренең барышын карады. Әлеге йортлар 1970 еллар ахырында 1980 еллар башында сафка бастырылган. Ишегалдын капиталь төзекләндерүгә 3 атна элек керешелгән.

Субподрядчы оешма җитәкчесе Рөстәм Абдулхаков таныштырганча, эшләр 80 процентка башкарылган. Тротуарлар ясалган, хәзер юлларга асфальт түшәргә әзерлек чаралары күрелә, балалар уен мәйданчыгы җиһазландырылган, эскәмияләр урнаштырылачак.

Төзекләндерүчеләр ишегалды юлының берсен тарайтырга ниятләгән булган. Ләкин, йортлардагы халык бу фикергә каршы чыккан. Ике йортта 900 кеше яши. Халык теләген исәпкә алып, юлны элеккечә 5 метр киңлектә калдырганнар. Ишегалдының икенче тарафындагы юлны да 5 метрга кадәр киңәйткәннәр, нәтиҗәдә, 93 автоурын барлыкка китерелгән.
— Халык сүзен ишетеп, уртак фикердә эшләвегез әйбәт булган, - дип, төзекләндерүчеләрне мактап алды вице-мэр Денис Калинкин.
Биредәге ишегалды рельефы ягъни җир өслеге тигезсезлеге сәбәпле, яңгыр-кар сулары җыелып кала торган булган. Бу мәсьәлә дә уңай хәл ителгән, ишегалдындагы сулар янәшәдәге-махсус коелар эшләнгән олы урамга агып китәчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин мәгълүмат биргәнчә, Казанда быел “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәмендә 226 ишегалдын капиталь төзекләндерү каралган, шулардан 207се инде яңартылган. Калган 19 ишегалдында эшләрне 25 октәбрьгә тәмамлау ниятләнелә.
 — Салкыннарга кадәр асфальт эшләрен башкарып өлгерергә кирәк. Яңа, уңайлыклары ягыннан бөтенләй башка ишегаллары барлыкка килә бит, - дип, төзекләндерүчеләрне эш темпын киметмәскә чакырды Денис Калинкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading