16+

«Искесен ремонтлаганчы, яңасы өчен кредит түләү дөресрәк»

«Акчаны иске фатирны ремонтлауга керткәнче, яңа торак өчен кредит түләү дөресрәк», – дип саный Ивановлар гаиләсе. Аварияле торактан яңа фатирга күченеп яши башлаганнарына ике ел булган аларның.

«Искесен ремонтлаганчы, яңасы өчен кредит түләү дөресрәк»

«Акчаны иске фатирны ремонтлауга керткәнче, яңа торак өчен кредит түләү дөресрәк», – дип саный Ивановлар гаиләсе. Аварияле торактан яңа фатирга күченеп яши башлаганнарына ике ел булган аларның.

Ивановлар Яшел Үзәндә гомер итә. Декабристлар урамындагы өч бүлмәле фатирларын 1938 елда «Серьго» заводыннан биргән булганнар. Без аралашкан Эльвира ханым: «Ул фатирга кергәндә, миңа өч яшь кенә иде әле», – дип искә ала. Еллар узган, Эльвира ханымның ике баласы дөньяга килгән, алар буй җиткәннәр, әнисе дә заводтан лаеклы ялга чыккан, ә торак һаман шул ук. Дөрес, 80 еллык йортның диварлары таушалган, ул җиргә иңә башлаган.

– Без беренче катта тордык, кышларын бик салкын була иде, җил өрә, суны колонка ярдәмендә җылытабыз, кыскасы, шартлар мактанырлык түгел иде. Иске торакка ремонт ясау да файдасыз, йортыбызны авария хәлендә дип таныдылар, – дип сөйли Эльвира ханым.
Аварияле торактан күченү программасы буенча аларга Яшел Үзәндә Сәйдәшев урамындагы өр-яңа йорттан 72 квадрат метрлы иркен фатир тәкъдим иткәннәр.

– Бу тәкъдим ике яклы таякны хәтерләтсә дә, ризалаштык. Совет заманындагы кебек шартлар хәзер барыбер юк инде ул, бушлай фатир биргәннәрен көтеп утыру файдасыз, иске йортыбызның квадрат метрын 11 мең сумнан исәпләп, акчасын беренчел кертем итеп кабул иттеләр. Хәзер 15 ел буе ипотека түләргә мәҗбүрбез. Фатирның квадрат метрын 31 мең сумнан сатып алдык. Ничек кенә булмасын, иске йортка ремонт керткәнче, яңасына ипотека түләү дөресрәк, – ди Эльвира ханым.
Балалары да, әнисе дә яңа йортка сөенгәннәр, иркен, ачык, җылы фатирга җитәме соң?

Республикада гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары арасында Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү республикакүләм программасы инде күптәннән эшли. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры киңәшчесе Мидхәт Шәрифуллин аңлатуынча, Тузган торак программасы 1995 елда ук бар иде. 2004 елга кадәр әлеге программа кысаларында 50 меңгә якын гаилә иске йортларын яңага алыштырган. Ул чакта тораклар бушлай бирелгән. Ләкин 2004 елдан соң авария хәлендәге йортларда яшәүчеләргә бары социаль ипотека программасын гына тәкъдим итә башлаганнар.

Аварияле торакта яшәүчеләргә Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хисабына төзелгән йортлардан фатир алу мөмкинлеге бирелә. Фатирларны ташлама белән, базар бәясеннән азрак суммага – 7 процент еллык ставка белән генә дә алырга була. Программада катнашучыларның элек торган тузган торагының квадрат метры якынча 11 мең сумнан сатып алына. Яңа фатирга күченергә теләмәүчеләр, закон нигезендә, иске тораклары өчен бирелә торган акчаны гына алырга да хокуклы.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading