Башы.
Искәндәр Ильясовларның капкаларыннан кергәндә, кояш шактый авышкан иде инде. Ул парадный алдына егетләрчә юргасыннан сикереп төшеп, юрганы хезмәтчегә биреп, кулындагы ясалма чыбык белән итек, чалбарындагы тузанны кагып торганда, Мәрьямбикә каршы чыгып, русчалап:
– Ничә язлар, ничә кышлар! – дип, Искәндәргә тулы кулын сузды.
Искәндәр, гаскәриләрчә ике үкчәсен шап итеп янәшә басып, сынын килешле бөгеп, тәгъзим13 белән Мәрьямбикәнең кулын үпте. Ул болай тәгъзимләп Мәрьямбикәнең кулын үбүен гадәткә буйсыныр өчен генә эшләмәде. Шулай тиеш дип эшләде. Мәрьямбикә беренче сүзләрендә Гөлфәрвазның өйдә икәнлеген, Юнус мирзаның өйдә юклыгын аңлатып, вәкарь белән акрын гына киң баскычтан менеп киттеләр. Сөйләшә-сөйләшә кунак бүлмәсенә үтеп, гади, ләкин бай җыештырылган бу бүлмәнең бөтен җирләре Искәндәргә таныш булып беткәннәр иде инде. Ул хәзер дә бу бүлмәдә һичбер төрле үзгәреш күрмәде, ул ак чехол белән өсләре ябылган йомшак креслога – Мәрьямбикәгә каршы утырып, аның урынлы-урынсыз барлык сөальләренә бик илтифат белән җавап бирергә тырышып, йөрәгендәге каушау, уңайсызлыкны никадәр басарга тырышса да булдыра алмады. Ул нәрсәдер көтә, түземсезлек белән көтә иде. Мәрьямбикә аның чын офицер булганлыгын, киләчәктә генераллык дәрәҗәсен алуын, формасының матурлыгын, мәһабәтлеген, өстенә килешүен никадәр мактаса да, аның сикергән йөрәген ул сүзләр генә баса алмыйлар иде.
Кинәт тәрәзә турысындагы аллея аркылы бер ак нәрсәнең яшен шикелле ялтырап үтүе Искәндәрнең йөрәгендә яңа бер уңайсызлык кузгатып, тәне буйлап әллә нинди бер кызулыкның йөгергәнен сизә башлады. Аны түземсезлек кабзыяте алды.
Ишектә Гөлфәрваз күренде.
Искәндәр, күз ачып йомганчы урыныннан сикереп торып, санаулы адымнары белән алга берничә адым ясап, гадәттәгечә үкчәләрен бер-берсенә бәреп, шпор тавышлары чыгарып, Гөлфәрвазның мамык шикелле йомшак кулын кысты.
Гөлфәрваз бер кулы белән алъяпкыч читен калтыратып, оялчан да, каушаган да сымак:
– С приездом, Искәндәр әфәнде, – диюенә бит урталарында яна башлаган кызыллыкларны сизеп, тагын да кызарыбрак: – Гаеп итмәгез, мин туры бакчадан, эштән кердем, – дип, Искәндәрнең кул кысуына шулай ук җавап бирмәкче булса да, ул аның көчле бармаклары белән кысылган бармакларын хәрәкәтләндерә дә алмады. Гөлфәрвазның үткен, шомырт шикелле кара күзләренең тирән, сөйкемле карашыннан хасил булган, аңлашылмаган бер ләззәт Искәндәрне чолгап алып, аның йөрәге шул аңлашылмаган ләззәттән кысыла башлады. Ул күз алдындагы бөтен нәрсәләрне онытып, кытыкланып торган тамагыннан, фикере ашыгып эшләп торган иң тәмле, иң сөекле сүзләрнең тавышларын чыгарудан гаҗиз калды. Тагын аз гына булса, ул Мәрьямбикә каршында ук Гөлфәрвазның алдына тезләнәчәк иде. Шул бер минут эчендә күзгә-күз карашның бөтен бер гомер алмаштырмаслык кыйммәте, мәгънәсе Искәндәрне аптырашта калдырып, Гөлфәрваз кулының кулыннан ычкынганлыгын сизмичә, сүзне кайдан башларга аптырап каушап калды. Мәрьямбикә сүз кушмаса, Искәндәр дә, Гөлфәрваз да башларлык сүз табудан тәмам гаҗиз иделәр.
Мәрьямбикә, урыныннан торып:
– Искәндәр әфәнде, гафу итегез, мин сезне бераз вакытка Гөлфәрваз белән калдырам... Балакай, чәчәкләреңне Искәндәр әфәндегә күрсәт! – дип, үзе ишеккә юнәлде.
Искәндәр, сүз юктан сүз дигәндәй, Гөлфәрвазга туры карап:
– Мин сез утырткан чәчәк түтәлләренең матурлыкларына шөбһә итмим; ул чәчәкләрне карап ләззәтләнүдән, шаять, мине дә мәхрүм итмәссез... – дип, аяк өстенә басып, күзләренең матур карашы белән Гөлфәрвазны бакчага чакырды.
Гөлфәрваз бу үтенеч каршында ихтыярсыз калып ләззәтле кавышу астында йөрәге никадәр типсә дә, ул Искәндәрнең үтенечен кабул итеп, киң агач баскычтан гәүдәсен селкетмичә, күкрәкләрен генә дерелдәтеп, вак-вак атлап, ашыгып алдан төшеп китте.
Карт бакчаның кызыл ком сибелгән киң аллеясы аларны аулак җирдә утырткан чәчәк түтәлләре янында туктатты.
Искәндәр, бу гөлләр көтүе арасыннан иң матур бер гөл чәчәге эзләгәндә, аның күзләре күп чәчәкләр эчендә уйнап, Гөлфәрвазга тәкъдим итәчәк чәчәген сайлап торганда, Гөлфәрваз камыш шикелле нәфис, ак бармаклары белән аның күкрәгенең нәкъ йөрәге өстенә бер зур ал чәчәкне кадады. Гөлфәрвазның мәрмәр ташыннан шомартылып ясалган шикелле ак тулы беләкләре, тулы күкрәген каплаган ак полотнодан декольте итеп тегелгән кофточкасының гадилеге, матур сында килешүе, кара юбка өстендә ап-ак көймәләп тегелгән кечкенә генә алъяпкычы бу юлы Искәндәргә дөньядагы бөтен модалардан артык, матур һәм сөйкемле булып күренделәр.
Тырышып чәчәк кадап торганда, Гөлфәрвазның кичке җил уйнаткан чәч бөртекләренең битен кытыклавы, одеколон исе Искәндәргә гайрәт кертеп, чәчәк кадап торган йомшак, нәфис кулны иреннәренә китереп рәхмәт кабиленнән үбәргә һәм түбәндәге сүзләрне әйтергә көч бирде:
– Гөлфәрваз, син үзгәрмәгәнсең, син әнә теге, безнең бакчаның карт юкәсе төбендә мине Мәскәүгә озаткан Гөлфәрвазсың. Гөлфәрваз, мәңгегә минем өчен шундый Гөлфәрваз булып, мине бәхетле ит. Минем йөрәгемдә фәкать син берьялгызың, Гөлфәрвазым, һәм мәңге шунда берьялгыз калачаксың, – дип, берсе икенчесенә ябышмый торган җөмләләрдән үзе уңайсызланып, яшь канның көчле хәрәкәте, уйнавы каршында ихтыярсыз калып, көчле куллары белән Гөлфәрвазның таң җиле шикелле йомшак гәүдәсен күкрәгенә кысып, комсызланып, әле күзләреннән, әле маңгаеннан юләр кеше шикелле әллә нинди аңлашылмаган сүзләр кабатлый-кабатлый үбә-сөя башлады. Гөлфәрвазның үтенүләре берсе дә аның колагына кермиләр иде. Тик аның еш-еш типкән йөрәгенең селкенүе генә Искәндәргә беленеп тора иде. Гөлфәрваз, ауга эләккән күгәрчендәй сирпелә торгач, көчле кочактан ычкынып чабып киткәч кенә, Искәндәр вакыйганы төшенеп, күкрәгеннән төшкән ал чәчәкне җирдән күтәреп, Гөлфәрваз һәм Мәрьямбикәнең аның бу мөгамәләсенә начар карауларыннан куркудан хасил булган тәэсир астында үзен-үзе шелтәләп, ашыкмыйча гына әлеге кызыл ком сибелгән аллеяга чыкты. Аллеяның икенче башында Гөлфәрвазның кечкенә генә матур аякларын җәһәт-җәһәт матур атлатып баруы, шәп барудан хасил булган җилнең юбка итәкләре белән уйнавы, сынның матур урыннарының ялт-йолт итеп беленеп калулары әле тибүеннән тукталмаган йөрәккә аерым бер зәвык, ләззәт бирсәләр дә, бер генә минут моннан әүвәл эшләнгән эшкә Гөлфәрвазның, Мәрьямбикәнең нинди күз белән караячакларын уйлап, яшь кан хәрәкәтенә бирелеп, Мәрьямбикәләр каршысында шәэненең тапталуыннан, абруеның югалуыннан куркып, алар алдында нинди юллар белән үзен аклау турында уйлап барганда, Гөлфәрваз ашыгып барган көе артына борылып карады да көлеп, башын аскарак бөгеп, матур сынына мең төрле матурлык биреп, чабып китеп, террасага менеп күздән югалды.
Бу матур мәгъсуманә көлү Искәндәргә яңадан-яңа җан кертте. Искәндәр талган сыман, кулындагы чыбыгы белән итек балтырына акрын гына суга-суга терраса баскычыннан менгәндә, Мәрьямбикә аңар очрап, чәйне кайда хәзерләттерү мәсьәләсе белән аңа мөрәҗәгать итте. Искәндәргә бу йорт таныш һәм үз булганга, ул турыдан-туры күпне аңар хәтерләтә торган беседканы ихтыяр кылып, Мәрьямбикә белән бакчаның кояш баешы ягына беседкага таба киттеләр.
Бакчаның биегрәк җирендә гөлләр белән чолгана-чолгана үзе зур бер гөлгә әверелгән беседка эчендәге кадерле кунакның ялтыравыклы төймәләре белән уйный-уйный баерга якынлашкан кояш каршыдагы биек каеннарның артына яшеренде. Искәндәр Гөлфәрвазның саф күзләреннән баягы эше өчен җавап эзләсә дә, Гөлфәрвазның куштанланган сымак сөйкемле тирән карашлары өстенә, баерга якынлашкан кояшның нурыннан нурланып, янып торган көләч йөзләре, Искәндәрнең сөйләп килгән сүзләренең хәбәрләрен җуйдырып, туктатып, каршында аны мәсхур иткән күзләргә карап ничәшәр минут тик торырга мәҗбүр итәләр иде.
IV
Сары юрга тәкъдим ителгәндә, караңгылык шактый төшкән иде инде.
Искәндәр, Мәрьямбикә белән күрешеп, Гөлфәрвазга да кулын сузды. Бу вакытта очрашкан күзләр гадәттәгедән моңлырак һәм тирәнрәк иделәр. Алар эчләрендәге серләрен бер-берсеннән яшермичә, баягы вакыйганың дуслыкны арттырганлыгын исбат итеп, алдагы өметләргә, зур сәгадәтләргә ышанышып, йөрәктә тирән эзләр калдырып аерылыштылар. Сары юрга, йомгак шикелле тәгәрәп, күз ачып йомганчы Искәндәрне Гөлфәрвазның моңланып калган күзләреннән югалтты. Җәйге тын кичтә ерактан ишетелгән юрганың тояк тавышлары тәмам югалгач кына, Гөлфәрваз, басып хәрәкәтсез калган урыныннан кузгалып, ялгызсынып, бүлмәсенә керде. Сөекле бүлмәсе аңар бу юлы әллә нинди күңелсез, бертөрлелеккә баткан булып күренеп, аны әллә нинди күңелсезлек, эч пошу, ялгызлык чолгап алгандай булды. Аның Искәндәрдән аерыласы килмәде. Ул үзен мәңге-мәңге Искәндәр каршысында гына тотасы килде. Шулай булганда, аның өчен мәңге бәйрәм булыр иде төсле күренде.
Шулай уйланып, бая гөл түтәлләре янында Искәндәрнең аңар әйткән сүзләрен берәм-берәм хәтерләп, уйлап торганда, бакча артыннан ай үзенең тулган шат йөзен күрсәтте. Гөлфәрваз айга карап җырламакчы да, еламакчы да булып, йөрәге аңлашылмаган бер ләззәттән кысыла башлады. Ул айга карап, гүя Искәндәрне күргәндәй булып, авыз эченнән үзе дә рәтләп ишетмәслек итеп шыпырт кына: «Искәндәр, мин синеке, Искәндәрем, сөекле Искәндәрем», – дип торганда, итәгенә сикереп менгән ак песи баласын сөеп сыйпый-сыйпый, тәмле итеп шыпырт кына елый башлады. Бу елау шулкадәр ләззәтле, мәгънәле иде ки, һәрбер тамган яшь тамчысыннан әллә нинди бәхетләр туган шикелле булып, мөмкин кадәр аны күбрәк тамдырырга тырыша иде. Бу елау үпкә, ачу, зарлану елавы түгел иде. Бу елау саф йөрәкле гыйффәтләрдә14 генә була торган чын яшерен мәхәббәт галәмәте иде.
Сары юрга урман читендә башын уйната-уйната урта барыш белән, барабан суккан сыман тояк тавышлары чыгарып, онытылган Искәндәрне өенә алып кайта иде. Искәндәрнең йөрәге иң нечкә хисләргә чолганып, айның нурына баткан матур җиһан, ай үзе, мәһабәт каралып торган урман, юл читендә ялгыз гына торган каен һәм астындагы юргасы – һәммасе аңар сөекле, якын булып күренеп, аларга мәрхәмәт, яхшылык итәсе килде. Ул битенә кунган черкине дә үтермичә, битеннән куркытып кына җибәрде. Аның бөтен вөҗүде мәхәббәт, чын мәхәббәт көче белән чолганган иде. Аның күңелендә, йөрәгендә хәзер Гөлфәрваздан башка һичнәрсә юк иде.
Искәндәр үзе дә сизмичә шпорлары белән Молниянең симез кабыргаларын кытыклап җибәрүгә, юрга, җил шикелле, киң болынның җылы тын һавасын ярып, Искәндәрне өенә ашыктырды.
V
Юнус мирза хатыны кызы Гөлфәрваз белән икенче көн инде Шаһмар мирзаның өендә кунак булып яталар иде.
Июнь кояшының эссе шәүләләре Искәндәр белән Гөлфәрвазны карт бакчаның куе куакларының күләгәсе астындагы куе үләннәр арасына качырганнар иде.
Искәндәр белән Гөлфәрваз киләчәктәге тормышлары хакында киңәшеп, көзгә, туйдан соң, Мәскәүгә барырга уйлап, бәхетлеләрнең дә иң бәхетлеләре шикелле бәхетле яшәүләренә ышанып, бергә киләчәк өчен планнар корып сөйләшеп торганда, хезмәтче Искәндәргә телеграмма китереп бирде.
Телеграмманы ачуга, Искәндәрнең йөзендә хасил булган гайре табигый күләгәләр Гөлфәрвазны куркытып, ул Искәндәрдән телеграмманың нәрсә хакында икәнлеген әйтүен үтенә башлады. Искәндәргә телеграммадагы һәрбер сүз, һәрбер хәреф аны бөтен бәхетләреннән мәхрүм итәчәк һәм бөтен зәвыкларын яндырып, көлен күккә очырачак утлар булып күренеп, аның башы әйләнеп, берничә минут баскан урынында хәрәкәтсез калды.
Ләкин Мәрьямбикә вә башкаларның аның бу эшеннән, бу курыкканлыгыннан көлүләрен, шуның аркасында бөтен ышанычының югалуыннан куркып, егетлеген җуймаска тырышып, тавышына мөмкин кадәр табигыйлек бирергә азапланып:
– Германия безгә сугыш игълан иткән, мобилизация!.. Мин бүген, бу көн үк Мәскәүгә китәргә тиешмен... – дип көчкә сүзен әйтеп бирде.
Гөлфәрвазга калтыранган тавыш белән әйтелгән бу сүзләр әллә нинди куркынычлы, дәһшәтле булып күренеп, ул бөтенләй хәлдән таеп, ят тавыш белән:
– Сугыш, сугыш!.. Юк, мин сине җибәрмим, теләсәләр нәрсә сөйләсеннәр, мин сине җибәрмим!.. – сүзләре белән Искәндәрнең муенына сарылып, сулкылдап-сулкылдап елый башлады.
Бу елау, бу ялварулар Искәндәрнең нечкә кылларын калтыратып, аның үзенең дә Гөлфәрваз белән бергә кочакланышып елыйсы никадәр килсә дә, ул аны булдыра алмый иде. Әлеге аны куллар үбәргә, билләр бөгәргә мәҗбүр иткән көч бу юлы да тәмле елаудан тыелырга аны мәҗбүр итә иде. Сөеклесе хакында куркуның чигенә җиткән йөрәкне юату Искәндәргә җиңел булмады.
13 Тәгъзим – хөрмәт.
14 Гыйффәт – саф күңелле кеше.
Кәрим ТИНЧУРИН
Ахыры бар
Фото: pixabay.com
Комментарийлар