Әллә ничә буыннан килгән, Шаһмар мирзаның үзе шикелле карт, мәһабәт бакчасында күптән тормыш башланган иде инде.
Язның иртәләренә гашыйк сандугач май аеның җомга көн иртәсен хосусый бер мәһарәт1 белән мактап, аңа мәсхүр булганлыгын2 үзенең илаһи көйләре белән җырлап торадыр иде. Инеш буенда, камышлыктагы бакалар да яз иртәсе гармониясен бозмас өчен дигәндәй нәүбәтләшеп, анда-монда акрын гына сузып тырылдап, гомуми язгы оркестрга кушылып, аның тулмаган җирен тутыргандай булып, инеш артындагы киң болын өстендә кырыйсыз, киң, биек, саф һавага таба канатларын назлы лебердәтеп менә торган тургайның мөнәҗәте бу оркестрга хосусый бер көч, ямь биреп, аны илаһи бер музыкага әйләндергән иде.
Бакча остасы Хәйрүш бабай әллә кайчан инде торып, үзенең сөекле гөлләренә нәүбәтләп авыз эченнән әллә нинди догасын укып, чандыр вә сөяктән гыйбарәт булган кулындагы киң борынлы гөл сипкечтән суын сибә иде.
Язгы кояш, үзенең мәрхәмәтле җылы шәүләләрен тәрәзә алдындагы чыклары да кибеп бетмәгән сирень чәчәкләре аркылы бүлмәгә үткәреп, сөя-сөя Искәндәрне йокысыннан уятты. Искәндәр, күзләрен ачып җибәрүгә, берничә секундка аптырашта калды. Башта ул үзенең кайда икәнлеген төшенә алмыйча аптырап, шул аз гына вакыт эчендә аның тынган, саф мие төрле урыннарны уйлап әллә никадәр эшләп алды. Ул үзен Мәскәүдә дә, Питерда да булган шикелле хис кылып, йөрәге тынычсызланып, мие аңлашылмаган бер болганчыклыкта калгандай булды. Ләкин бу уңайсызлык озакка бармады, ул үзенең атасы өендә икәнлегенә тиз төшенеп, әгъзаларын кузгатмыйча гына тәмле итеп бер киерелде. Бу тәмле киерелү аның йокысын тәмам ачып җибәрде. Аның әгъзалары бу рәхәтлекне гомерләрендә беренче мәртәбә күргән шикелле булып, ул, бу рәхәтлекне бозмас өчен, яткан көенчә генә, ачык тәрәзәләрдән кергән саф, таза май аеның бакча һавасын күп итеп эченә алып, тирән итеп бер сулады. Кыш буенча Мәскәүнең номер һавасында талчыгып беткән аның яшь, зифа әгъзаларына яңадан-яңа көч кергәндәй булды. Ул матур озын керфекле күзләрен ачык тәрәзә аркылы бакча эчендә йөртә башлады. Иң әүвәл аның күзенә юлдан читтәрәк ялгыз торган карт юкә агачы бәрелде. Искәндәргә бу бакча никадәр таныш булса да, карт юкә аңар таныш кына түгел, хәтта якын иде. Кечкенә бала чагында, әле кадетский корпуска кермәс борын, аның шул карт юкә төбендә уйнавы, шул юкәне үз пайтәхете3 итеп, әнә теге корыган каенны дошман фараз итеп сугышуы, үткән ел Мәскәүгә китәр алдыннан Гөлфәрваз туташ белән шул карт юкә төбендә әллә нинди вәгъдәле, мәгънәле карашлар белән карашып саубуллашулары һәм моннан башка шундый вакыйгалар Искәндәрнең башына яшен шикелле тиз килеп, шулай ук тиз китәләр иде. Ләкин шул аз гына вакыт эчендә иске хатирәт аның йөрәгендә әллә нинди серле эзләрен калдыра иде. Ул бүген Гөлфәрваз белән кайда вә ничек күрешү хакында уйлап, аңар үзен чын офицер итеп тәкъдим кылып, Гөлфәрваз анасы Мәрьямбикә тарафыннан да үзенең яхшы каршы алыначагына тәмам ышанып, киләчәктәге мәртәбәләрнең шатлыгы аның эченә сыеша алмыйча, урыныннан егетләрчә сикереп торып киенә башлады. Юынды, ясанды. Гаскәриләр җыйнаклыгын барысын да урынына җиткереп эшләде. Яңа гына теккән яшькелт-соры китель Искәндәрнең тәрбияләнгән яшь, зифа сыны өстендә шулкадәр килешле итеп торадыр иде ки, аны Искәндәр белән бергә торып үскән дип уйларлык иде. Иңбашларына куелган өр-яңа, көнгә дә рәтләп күренмәгән кызыл читле ука эполетлар, уңнан сулга таба ука бау белән асылындырып тагылган көмеш саплы нәфис кылыч, күкрәк өстендә кадалган көмеш герб белән гаскәри бер нишан4 Искәндәрне хикәяләрдәге шаһзадәләр кыяфәтенә кертеп, аның һәрбер килешле, матур адымы саен шалтырап калган шпор тавышлары йөрәктә күптән сүнгән әллә нинди бер дәрт, гайрәт кылларын чирткәндәй хис иттерәләр иде. Искәндәр көзге каршысына басып шомырт шикелле кара чәчен тарап куйды да, гаскәри уңганлык белән бер аяк өстендә әйләнеп, көзгедән сынын карап, үзенең матурлыгына, җитезлегенә кәефе килеп, Ильясовларның гына түгел, Әмировларның да яхшы караячакларына тәмам ышанып, яңа гына чыгып килгән кара мыек төкләрен борырга маташып тарткалап куйды. Искәндәрнең бармаклары никадәр нечкә вә нәфис булсалар да, нарасый мыек төкчекләре, аның бармакларына эләкмичә, әүвәлге көенчә иске урыннарында калдылар. Искәндәрнең су шикелле саф, акыллы, моңчан коңгырт күзләре өстендә шәркый рәвештәге5 кара нечкә кашлары, озынчарак яңаклар арасындагы алсу бит урталары һәм чия шикелле кызыл, шактый калын иреннәреннән яшьлек, тазалык җиле исеп торадыр иде. Аның нык сеңерле беләгенә каеш белән эләктереп куелган беләк сәгатендә сәгать ун иде инде. Хезмәтче кереп, коллык карашы белән чәй хәзер булганлыгын, террасада аны чәйгә көткәнлекләрен игълан итеп баш иде. Искәндәр зифа буена да зифалык биреп, күкрәген киерә төшеп, матур бер килеш белән көчле, туры аякларын нык-нык басып, шпорларыннан мәһабәт корыч тавышлары чыгарып, үзенә-үзе кызыгып, мактаныбрак бүлмәдән чыгып китте.
II
Шаһмар мирза, гадәттәгечә, иртә сәгать җидедә торып, киң чесуча пинжәген тулы гәүдәсенә киеп, калын кызыл агач таягын тотып, үзенең сөекле карт эте Каракүз белән йортны әйләнеп, бүген эшлисе эшләргә әмер итеп, әллә тагын унбиш нәселдән гыйбарәт булган тавык көтүен ашатып, бакчага кереп китте. Зур бакчаны бер әйләнгәнче, аның карт әгъзалары шактый талганга, Искәндәр, бүлмәсенең тәрәзәсе төбендәге куе сирень куагы астындагы эскәмиягә утырып, салынып төшкән пинжәк кесәсеннән фил сөягеннән эшләнгән тәмәке савытын чыгарып, симез бармаклары белән тәмәкене чеметеп алып, бераз уйланган сыман торып, башын бер яккарак авыштырып, тәмле итеп тәмәкене борыны эченә тартты да, гадәттәгечә, бармакларыннан тәмәке тузанын кага-кага урыныннан торып, бакча капкасына таба китте.
Шаһмар мирза бик иске нәселдән мирза (дворян) иде. Яшь вакытын гаскәрилектә үткәреп, полковник дәрәҗәсендә отставкага чыгып, ватанпәрвәр бер карт мирза иде. Аның зур күзләре һәрвакытта әллә нинди тирән мәгънәле төс алып, капчыкланып салынып төшкән күз төпләре, куе чал кашлары, ап-ак куе мыекларының борын астында тәмәкедән саргаюы, тулы ак битләре, салынган тамак аслары аңар махсус мәһабәтлек, зурлык бирәләр иде. Аның табигатендә дә чын аристократлык галәмәтләрен табарга читен түгел иде. Ул, башка мирзалар шикелле, юк-бар нәрсә белән вакланмый, хәтта вакланучыларны да яратмый иде. Аңар вакытның күбрәген бердәнбер улы Искәндәр белән, ул өйдә булмаганда, сөекле Каракүз, мәшһүр токымлы тавыклары белән үткәрергә туры килә иде. Харҗи6 сәясәт белән шөгыльләнүне дә чит күрмәгәнгә, шул хакта җыелган кечкенә генә, җыйнак кына бер китапханәсе дә бар иде. Ул елында ике гает намазыннан башка җәмәгать намазларына хазир7 булмаса да, игътикадында8 бик нык иде. Борыннан калган сәхтиян тышлы хәситәсе белән иске Коръән нөсхәсен үзенә бер бүлмәдә өстәл өстендә бик кадерләп тота иде. Мәзкүр9 Коръәннең мәгънәсен дә, карасын да аңламаганга, танымаганга, ул аңар кулы белән тияргә дә куркып, аны кадерләп тота иде. һәр атнакич күрше муллага хосусый үзе барып, үлекләр өчен дип сәдакасын да биреп килеп, елына бер мәртәбә голәма мәҗлесе ясап, тирә-яктагы муллаларны, байларны җыеп ашатып озата иде. Башка вакыт, муллалар, байлар һәм башка халык белән эш бик аз булганга, гаептән, кеше теленнән читтә калып, тыныч кына үзенә хосусый бер тыныч яшәү белән яши иде.
һәр язда Мәскәүдән улының тәгътыйльгә10 кайтуы ел буенча көтеп алган олуг бәйрәмнәрнең берсе була иде. Искәндәрнең кайтыр вакыты җитә башлагач, ул, берничә җомга элек станциягә улына каршы барачак экипажны һәркөн үз күзеннән үткәреп, кучеры Миңлегалигә төрле әмерләр биреп, ярминкәгә барырга хәзерләнгән байлар шикелле үзеннән-үзе куанып, шатланып, каретаның тирәсендә көнозын әйләнә иде.
Искәндәр кичә Мәскәүдән гаскәри мәктәпне бетереп өенә кайтты – мирзаның зур эшләреннән берсе бетте.
Карт мирза гадәттә иртән сәгать җидедә эчә торган чәен бүген сөекле улы хөрмәтенә унга кичектерде. Улының гадәтен яхшы белгәнгә, чәйне террасага хәзерләтте.
Көнчыгышка таба, бакчаның иң матур җиренә карап торган, тирә-ягы төрле гөлләр белән бизәлгән бу терраса Искәндәрнең сөекле урыннарыннан берсе иде.
Карт мирза, зур күзләрен каршыдагы карт алмагачка юнәлтеп, өстәлдә кайнап торган самоварның җыры көенә нәрсә хакындадыр уйлап, тирән хыялга чумды. Яшь офицерның шпор тавышлары аны бу тирән хыялдан уята алмасалар да, көмеш шикелле саф, яшь тавыш аны бу хыялдан уянырга мәҗбүр итте. Ул, улының маңгаеннан үбеп, каршысына утыртып, саксон балчыгыннан эшләнгән сөекле чәйнегеннән чәй ясап, аның алдына куйды. Моңлы күзләрен тагын да тутырыбрак улына туры карады. Искәндәр аның күзенә тагын да матуррак, тагын да мәһабәтрәк булып күренде.
Аның зифа сыны өстендә офицер формасының бүген аеруча ялтырап, килешеп торуы аны әллә нинди аңлашылмаган бер шатлык белән шатландырып, йөрәгендә чиксез зур мәхәббәт, мәрхәмәт һәм өмет арттырды.
– Яхшы йокладыңмы, углым, юл бик борчымадымы? – дигән гади тормыш сөальләреннән башка сөальләре, сүзләре гаскәр, гаскәри эшләр, үткән сугышлар, киләчәктә булуы ихтимал сугышлар хакында булды. Искәндәр атасының барлык сөальләренә бу юлы җитди, чын гаскәриләрчә җаваплар бирә иде.
Шаһмар мирза өстәл артыннан торып, улына Ильясовларга визит белән барырга әмер итеп, үзе Каракүзе белән террасадан чыгып китте.
Искәндәр, Ильясовлар фамилиясен атасы авызыннан ишеткәч, кызарып китте. Атасы аның эчендәге барлык серләрен белгәндәй булып тоелды.
Искәндәр урыныннан торып, терраса коймасы өстенә бер боты белән генә утырып, киң аллея аркылы инешнең ялтырап күренүен, аның артындагы киң, кырыйсыз киң яшел болынның сөрмәләнеп торуын, болынның чиген күрсәткән сыман әллә кайда, еракта борынгы карт нарат урманының күгәреп торуын туя алмыйча карый-карый, тирән уйга чумды. Әнә шул инеш артында, еракта, күгәреп торган карт нарат урманы артында, Искәндәр өчен иң газиз, югарыда әйтелгән инеш, болыннардан, куе ак мыеклы атасыннан, хәтта үзеннән дә газизрәк, кадерлерәк бер кешесе бар иде. Әнә шул кеше аны, имтиханын бетерүгә, Мәскәүдән китәргә ашыктырды.
Искәндәрнең аны күргәне юк әле.
Шул еракта, күгәреп торган карт нарат урманы артындагы кеше Искәндәрнең исенә төшкәч, аның йөрәге бер кысылып, бер күкрәгенә сыймаслык өрелгәндәй булып, бөтен вөҗүден әллә нинди аңлашылмаган бер мәрхәмәт, мөлаемлык томаны каплап алгандай була иде. Хәзерге минутта ул шул күгәреп торган урман артындагы кеше алдына тезләнеп, аның зур кара күзләренә карап, нәфис кулларыннан үбә-үбә, аннан гомерлек мәхәббәт эстәп, ул аңар ялынмакчы була иде.
Йөрәгендәге барлык хисләрен аның белән бергә бүлешмәкче булып, аның алдына тезләнеп, иң мөкатдәс саналган нәрсәләреннән аны өстен күреп, ул аңар аңлатмакчы иде.
Ниһаять, ул аны тәкъдир кылудан гаҗиз иде. Искәндәрнең пакь яшь йөрәге ул кешене разый итәрлек эшне эшләүдән хисап бирә алмый гаҗиз булып ләззәтле бер тәрәддед11 каршында буйсынырга мәҗбүр була иде.
III
Киң болын аркылы еракта күгәреп торган нарат урманына таба, яшь кызларның чәчләренә үрелгән тасма шикелле боргаланып, юл буйлап сары йомгак шикелле тәгәрәп барган Молния өстендә Искәндәр Ильясовларга визит белән ашыгып бара иде. Юрга нык аякларының атлауларын куәтләндергәннән-куәтләндергәнгә хасил булган йомшак, болындагы чәчәкләрне үбә-үбә килгән язгы җилнең Искәндәрнең йөзенә бәрелүе актык күрешкәндә Гөлфәрвазның куе чәчләрен исенә төшерәдер иде. Искәндәр шпорлары белән Молниянең йомшак кабыргаларын рәхәттә калдырмый, һаман аларны кытыклап, үзе зифа сынын алгарак авыштырып, юрганың баруына канәгатьләнмичә, очарга хәзерләнгән лачын шикелле, ияр өстендә матур бер тирбәлеш белән тирбәлә иде.
Туп авызыннан чыккан ядрә шикелле, юрга урманны да чыкты.
Тау итәгендә бакчага чолганган, герцогларның замокларына охшашлы, матур урында, матур стильдә салынган Ильясовларның йортлары күренүгә, Искәндәрнең йөрәге жу итеп китте. Йөрәге күкрәгеннән бөтенләй чыгып, һавада очкандай булып, аны серле бер кабзыять12 алды. Шулай да, Аллага якынлашкан саен якынлашасы килгән дәрвиш шикелле, Искәндәрнең дә Гөлфәрвазга якынлашканнан-якынлашасы килде.
1 Мәһарәт – осталык, маһирлык.
2 Мәсхүр булу – сихерләнү.
3 Пайтәхет – башкала.
4 Нишан – билге.
5 Шәркый рәвештәге – көнчыгыш халыкларына хас.
6 Харҗи – тышкы.
7 Хазир – әзер, катнашу.
8 Икътикад – ышану.
9 Мәзкүр – югарыда.
10 Тәгътыйль – каникул.
11 Тәрәддед – икеләнү, бер карарга килмәү.
12 Кабзыять – курку.
Кәрим ТИНЧУРИН.
Дәвамы.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар