Азнакай районының Мәсгут авылында яшәүче Искәндәр Нуретдиновлар гаиләсендә ел әйләнәсе яз, чөнки алар үсентеләр, чәчәкләр үстереп сату белән шөгыльләнә.
Хәер, әлеге эшне Искәндәр ялгызы гына түгел, ә әти-әнисе Шамил абый һәм Роза апа ярдәме белән башкара. Нуретдиновлар моның белән 19 ел элек Үзбәкстаннан күченеп кайткач шөгыльләнә башлыйлар. Ә кызыксынулары аңа кадәр үк туган якларында булган.
– Мин теплица эше белән балачактан ук кызыксынам дип әйтергә мөмкин. Ә чәчәк үсентеләре белән монда килгәч кенә шөгыльләнә башладык. Мәктәптә укыганда, укытучыбыз Илсөяр апаның: «Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – дигәне балачактан күңелгә уелып калган. Минем төп һөнәрем – укытучы. Балаларга башта инглиз теле укыттым. Берничә мәктәп арасында йөреп, хезмәт хакым бензинга китеп баргач, терлек асрый башладым, терлекче булдым. Аннан соң йорт төзергә кирәк булды. Кешедән эшләтергә каян шулкадәр акча табасың, дип, төзүче һөнәрен дә үземә үзләштерергә туры килде. Гел чәчәк түтәлләре арасында уралып үскәнгәме, әти-әнием башлап җибәргән, алар яраткан эшне дәвам итәргә кирәк иде. Чәчәкләр күңелемне ныграк яулады, хәзер шул эш белән шөгыльләнәм, – ди ул.
Без килгәндә, эш бар куәтенә кайнаса да, кызганыч, чәчәкләрнең бөтен матурлыгын да күрә алмадык. Теплицадагы кечкенә савытларга үсентеләрне күчереп утырту мәшәкатьләре белән йөриләр иде. Теплица эчендә 42-45 градус эссе.
– Бездә «кечкенә генә Ташкент», – дип көлә Искәндәр. – Җәй көне килсәгез, чәчәкләрнең матурлыгына рәхәтләнеп хозурланып кайтып киткән була идегез. Петуния, виола, гацания, бәрхет... Кыскасы, ун төр чәчәк үсә бездә. Петуниянең генә да 15-16 төре бар. Бервакыт өй гөлләре дә үстереп карамакчы идем, ләкин анысы авыррак булып чыкты. Шуннан соң бары тик бакча гөлләренә генә күчтем. Ә болай чәчәкне теләге булган һәркем үстерә ала, бары тик кызыксыну гына кирәк. Бездән алып киткән кешеләр соңрак без үстерә алмаган гөлләрне дә үстерә башлый.
Бакчачы әйтүенчә, әлеге төр чәчәкләр кояш, эсселек ярата, ләкин тишелеп чыккан вакытта кояш нурлары турыдан-туры төшмәскә, бүлмәдә артык эссе булмаска тиеш. Петуния 5 градус салкынга кадәр чыдам булса, бәрхет гөле җылы ярата.
Гөлләрдән тыш, кыяр-помидор, кавын-карбыз үсентеләре дә үстерәләр икән.
– Үсентеләр сезоны беткәч, урын буш калмасын дип, кыяр-помидорны үстереп сатар өчен утырта башладык. Ләкин монда бер авырлык барлыгы ачыкланды: бөтен кешегә үсенте саткач, өлгергән яшелчәләрне сату катлаулы, – ди бакчачы.
Ә тырыш һәм булдыклы Нуретдиновларны азнакайлылар гына түгел, башка район халкы да бик яхшы белә. Аларның җан һәм кул җылысын биреп үстергән чәчәкләре Җәлил, Бөгелмә, Әлмәт, Чаллы халкының бакча-ишегалларына ямь өсти. Соңгы ике-өч елда Казаннан да алып китүчеләр бар икән.
– Тырышмасаң да, берни булмый инде. Базарга чыкканчы алты ай бик яхшылап эшләргә кирәк. Орлыкларны декабрь аенда утыртабыз. Апрельдә кыяр-помидор чәчәбез. Иң күп эш кайнаган вакыт – март-июнь. Сату вакытында өйгә йокларга төнге сәгать 12дә керәбез. Суны кич белән сибәргә кирәк, көндез сипкән салкын су чәчәкләр өчен яхшы түгел. Ләкин бөтен авырлык – сатуда. Утыртуын утыртабыз, тик алучысы булырмы? Шунысы куркыта. Хәзер барысы да тендер аша хәл ителгәч, эшләр тагын да катлаулырак. Мәктәпләргә дә шуның аша гына алырга рөхсәт бар. Ә безгә эшнең иң кайнаган вакытында документлар белән йөрергә җиңел түгел. Арзанга да сатып булмый, бәясен дә күтәрәсе килми. Шуңа күрә күләмен арттырабыз. Ә күләм арткач, эш тә арта. Кыскасы, 100не алыр өчен 90ны кертергә кирәк, дип, бик белеп әйткән халык, – ди ул.
Искәндәр әйтүенчә, халык хәзер үсентеләрне елдан-ел иртәрәк ала икән, чөнки күпләрнең үзләрендә кечкенә парниклар бар. Яшелчәләрне дә иртәрәк үстереп ашыйлар.
Авыл халкына да хезмәт урыннары тәкъдим иткән булганнар.
– Аллага шөкер дибез. Әни: «Бу җирдәге туфракны ипигә ягып ашамалы бит. Шуңа күрә чәчәкләребез, гөлләребез гөрләп үсә», – ди. Авылыбызда су бушка. Аның өчен түләргә кирәкми. Бу үзе зур плюс. Клиентлар булса, күбрәк утыртырга да мөмкин. Сатылып бетми калган үсентеләрне халыкка бушка да тараткан чаклар булды, ләкин алар яхшыга тиз ияләште, шуны гына көтә башладылар. Ә бу бит безгә файдага түгел. Сату төште, файда аз була башлады, шуңа күрә башка алай эшләмәскә булдык. Бирсәк тә, күп итеп алган очракта гына ташламалар ясыйбыз, – ди ул.
Искәндәр газета укучыларына киңәшен дә бирде.
– Чәчәк орлыгы сатып алганда, игътибарлы булырга кирәк. Кыйммәтле орлык әле ул яхшы дигән сүз түгел. Орлыкның күплегеннән тормый. Кап эчендә бушлары да булырга мөмкин. Шулай ук орлыкларның саклану вакытына да игътибар итәргә кирәк. Чәчәкләр кояш, яктылык, җылы ярата. Аннан соң, алар матур үссен өчен, атмосфера, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бакчачының кәефе дә мөһим роль уйный, – диде тәҗрибәле бакчачы.
Азнакай, Мәсгут
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар