16+

“Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бөтен Россия мөселманнары бәйрәме дә”

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Чарага 5 чит илдән һәм илнең 76 төбәгеннән 1100  делегат чакырылган иде.  

“Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бөтен Россия мөселманнары бәйрәме дә”

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды. Чарага 5 чит илдән һәм илнең 76 төбәгеннән 1100  делегат чакырылган иде.  

Форум эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы ул татарлар һәм Татарстан гына түгел, бөтен Россия мөселманнары бәйрәме дә.  
- Без бердәм булырга тиеш! Россия өчен җиңел вакытлар түгел. Бердәмлек күрсәтеп, үзебезнең Россия Президентын һәм аның эшен хуплыйк. Әлеге җыен да Президентыбызга зур ярдәм, - диде ул.  

Республика башлыгы үзенең чыгышында бәйрәм тантаналарын оештыру һәм уздыру комитеты рәисе Марат Хөснуллинга рәхмәтен дә җиткерде. 
- Нинди генә мәсьәлә килеп чыкса да, аңа мөрәҗәгать иттек. Аның тарафыннан безгә гел ярдәм булды. Ходай Тәгалә сезгә кодрәт бирсен, эшегез бик авыр. Киләчәктә дә татарларга, Татарстанга йөзегез һәрвакыт ачык булсын, - диде Рөстәм Миңнеханов.  

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразыев бүгенге көндә ислам диненең Россиядәге көндәлек тормышны иминлек юлыннан алып баручы ышанычлы нигез булуын ассызыклап узды. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүне зурлап билгеләп үтү - моның ачык дәлиле, диде ул. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы белән бәйле бу зур датаның әһәмиятенә һәм тирән мәгънәсенә безнең дин кардәшләребезнең дә, башка дин вәкилләренең дә, хәтта атеистларның да төшенүе бик мөһим. 
- Һичшиксез, 1100 еллык мөселманнарның Россиядә җирле халык булуын күрсәтә. Димәк, Россиянең дәүләтчелеген саклауда да төп көчләрнең берсе булып тора. Юбилей датасын зурлап уздырып, илебез хакимияте Россиянең икътисадын үстерүдә, милли мәнфәгатьләрен яклауда, җәмгыятебездә татулыкны ныгытуда мөселманнар тарафыннан зур өлеш кертелүен таный дигән сүз бу! Шушы бәйрәм чараларыннан соң Россиянең барлык төбәкләрендә дә, чит илләрдә дә илебез – күп диннәр һәм халыклар өчен уртак Ватан булуын аңларлар. Россия – ислам дөньясының зур бер өлеше икәнен күрерләр. 1100 еллыкны дәүләт дәрәҗәсәндә бәйрәм итүнең төп мәгънәсе һәм максаты шул! Билгеле, татарлар өчен бу юбилей аеруча зур әһәмияткә ия. Идел буе Болгар дәүләте сәяси картадан юкка чыкса да, Татарстан бүген Россиянең иң уңышлы төбәкләрнең берсе булып тора. Илебездә ул ислам үзәге һәм мөселманнар өчен иң уңайлы төбәк буларак билгеле. Биредә динебез үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Татарлар ислам юлында бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә һәм Россия үзәгеннән торып бөтен тирә-якка динебезнең асыл кыйммәтләрен тарата, - дип сөйләде ул. 

Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин юбилей чараларының төбәкләрдә дә узуын хәбәр итеп, тиздән Касыйм шәһәрендә Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл ачылачагын әйтте. Шунда ук “Хан” мәчете дә төзекләндерелә башлаячак.  Бу эшләрдә ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады. 
Мәскәүдә сакланып калган тарихи мәчетләрнең иң борынгысы булган татар мәчете һәм мәдрәсә бинасын да төзекләндерә башларга ниятләп торалар. Мәскәү мэры Сергей Собянин белән бу эш килештерелгән инде. Россия Президенты Владимир Путин да үз ризалыгын биргән. 

2022 ел ахырында Мәскәүдә халыкара мөселманнар форумы да узар дип көтелә.

Россия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов татар дин әһелләре форумының елдан-ел камилләшә баруын ассызыклап, аларга үзара аралашу өчен уникаль мәйданчык булдыруны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның казанышы дип атады. Быел ел әйләнәсендә төбәкләрдә узачак зур чаралар белән дә таныштырды.
- Иншаллаһ Волгоград, Нижневартовск, Чувашиянең Урмай авылында мәчетләр, Мәскәүдә мәдрәсә ачарга планлаштырабыз. Екатеринбург, Иркутск, Новокузнецк, Ханты-Мансийск, Сургут, Ленинград өлкәсенең Тосна районында, Чебоксарда яңа мәчетләргә нигез ташлары салыначак. Кемерово шәһәрендә болгар бабаларыбызга һәйкәл ачылачак, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading