16+

Исламда дингә керергә мәҗбүр итү юк

Исламда дингә көчләү юк, фәкать өндәү һәм өйрәтү бар. Без кешеләрне намазга мәҗбүри бастыра алмыйбыз һәм алай эшләргә дә тиеш түгелбез. Намаз укымаган өчен кемнеңдер җанын кыю диндә тыелган.

Исламда дингә керергә мәҗбүр итү юк

Исламда дингә көчләү юк, фәкать өндәү һәм өйрәтү бар. Без кешеләрне намазга мәҗбүри бастыра алмыйбыз һәм алай эшләргә дә тиеш түгелбез. Намаз укымаган өчен кемнеңдер җанын кыю диндә тыелган.

«Экстремизмга – юк» декадасы кысаларында, Россия ислам институтында узган ачык дәрестә «Исламда дини агымнар һәм төркемнәр» дәреслеге авторы, институт доценты Дамир (Сәет) хәзрәт Шәһавиев I курс студентларына шуны төшендерергә тырышты.

– Дини белеме булмаган яшьләрне ялган идеяләр белән ДАИШ сафларына җәлеп итәргә теләүчеләр күп. Кемнедер мөселман булмаганы өчен үтерү ислам динендә беркайчан булмаган. Ислам ул – тынычлык дине. «Бәкарә» сүрәсенең 256нчы аятендә: «Дингә көчләү юк», – диелгән. Әгәр дә сезнең әниегез рус милләтеннән булып, аның чиркәүгә барасы килә, тик аяклары йөрмәү сәбәпле, моны булдыра алмый икән, сез аны чиркәүгә күтәреп алып барырга тиеш. Исламда дингә көчләү юк, динне көчләп тагып булмый, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Сез дәгъватлый аласыз, әмма мәҗбүр итә алмыйсыз. Интернетта мөселман егетенең ДАИШка ант биреп, полициядә яки дәүләт органнарында эшләгән әтисен сую күренешләре төшерелгән роликлар бар. Ничек инде биш вакыт намазын укый торган кеше шуны эшли ала? ДАИШ, ялган дини тәгълиматлар белән «агулап», мондый пычрак эшләрне яшьләр кулыннан эшләтә. Мөселманнарны мөселман булмаганнарга каршы котырта. Яшьләр исә моны чын ислам дип уйлый, – дип сөйләде ул студентларга.

Дин артына яшеренеп, яшьләрне төрле мәкерле гамәлләрдә кулланучылар үзләренең хаклы булуын Коръән аятьләре белән расларга тырыша. Әмма алар Коръәннең контексттан тартып алынган аерым аятьләре белән генә эш итә, дип, хәзрәт студентларга берничә аятьне мисал итеп китерде һәм аларны турыдан-туры мәгънәдә аңлау ялгыш нәтиҗәләргә китерә, диде.

Җәмгыятьтә исламнан курку дигән нәрсә дә барлыкка килде. Экстремистик идеяләр яшәп килгәндә, радикалларның саны ишәеп торганда, исламнан курку дәвам итәчәк. Аларга каршы көрәшү өчен безгә Коръәнне, ислам динен яхшы белергә кирәк.
– Без ике арада калдык. Бер якта – радикаль идеология йогынтысына бирелгәннәр, икенче якта – исламнан куркучылар. Бу очракта сезгә икенчеләр өчен исламны дөрес яктан күрсәтү, аның мәрхәмәтлелек, толерантлык дине булуын, исламның төп кыймммәтләрен күрсәтү, ә беренчеләргә каршы көрәшү чарасын күрү мөһим. Кызганыч, социаль челтәрләрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында ислам каралтып күрсәтелә. Динне ныклап өйрәнүчеләр генә чын мөселманнарның җәмгыятькә зыян китермәячәген аңлый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Әй, кешеләр! Без сезне бер ирдән һәм хатын-кыздан бар кылдык һәм сезне төрле халыклар, милләтләр итеп яралттык. Бер-берегезне тану, өйрәнү өчен». Тагын шул ук фикергә кайтып калабыз: исламны ныклап өйрәнергә кирәк, – диде хәзрәт.
Аның сүзләренчә, ДАИШ тарафдарлары алга сөргән хәлифәлек булдыру идеясе Коръәндә дә, хәдисләрдә дә юк.

– Сез анда бер генә җирдә дә хәлифәлек төзү яки ислам дәүләте булдыру, хакимиятне кулга алу, бөтен кешеләрне буйсындыру, аларны ислам кабул итәргә мәҗбүр итү дигән нәрсә күрмәссез. Мөселман кешесенең төп бурычы – дини гыйбадәтләрне үтәү, Аллаһка буйсыну, – ди Дамир хәзрәт.
Лекция барышында ул студентларга Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышыннан да үрнәк мисаллар китерде. Вафат булган яһүд кешесен җирләргә алып баруларын күргәч, Пәйгамбәр аны озата бара. Якыннары, ул бит мөселман түгел, дигәч, пәйгамбәр, ул да бит кеше, ди. Нинди генә милләттән булсак та, без бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тиешбез, дип тәмамлады ул сүзен.

«Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында, Татарстан мөселманнары диния нәзарәте шактый чаралар уздырды. Әйтик, республиканың барлык мәчетләрендә бердәм җомга вәгазьләрендә экстремизм һәм аның тискәре нәтиҗәләре турында сүз алып барылды. Үзләренең вәгазьләрендә имам хатиблар мәчет мөнбәрләреннән ислам диненең бары тик игелеккә чакыруын ассызыклап, кеше каны коелуга китергән экстремизм һәм террорчылыкның мөэмин-мөселманнар өчен бөтенләй ят күренешләр булуы турында сөйләде. Чыгышларда динебезнең һәм хәнәфи мәзһәбенең асыл кыйммәтләрен барлауга, экстремистик төркемнәрнең ялган идеяләрен фаш итүгә аерым игътибар бирелде, дип хәбәр итә нәзарәт матбугат үзәге.

Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев сүзләренчә, ислам дине – иң имин дин. Үзе дә сәлам, сәламәт булу, тынычлык сүзләреннән чыккан. Һәрбер мөселман кешеләргә карата гадел, ачык күңелле булырга тиеш. Ул яхшылыкка гына өндәп, начарлыктан тыеп яшәргә тиеш.
– Экстремистларга ни дин, ни мәзһәб, ни хакыйкать кирәк түгел. Әгәр кем дә булса аларның карашлары белән килешмәсә, ул автомат рәвештә динсезгә әверелә, – ди ул.
Вәгазьдә шулай ук ислам динен ялгыш рәвештә террорчылык белән янәшә карау темасы күтәрелде.
– Җир йөзендәге күп кенә бозыклыкның асылында күркыныч күренеш – террорчылык ята. Террорчылык – балалар, аларның ата-аналары, картлар һәм яшьләр үлеме. Террорчылык – балаларның ятим калулары, җирлекнең куркыныч астында яшәве. Террорчылык – көчле кешеләрнең көчсезләргә үзләренең көчләрен күрсәтүләре! – дип ассызыклады Тимергали хәзрәт. – Террорчылык мөселманнарны да, христианнарны да, яһүдиләрне дә җәберли. Әмма иң начары – террорчылар үзләренең пычрак һәм бозык гамәлләрен «дин флагы» астында, Аллаһы Тәгалә исемен кулланып эшләп, диннең асылын кешеләргә бозып күрсәтәләр.

Җомга намазы ахырында терактлар вакытында фаҗигале төстә һәлак булганнарның, шәһит киткәннәрнең рухларына дога кылынды.
Шулай ук Казан мәчетләрендә дини экстремизмга каршы тору буенча промо-акция узды. Җомга намазыннан соң мөселман яшьләре активыннан торган волонтерлар дин кардәшләребезгә һәм мәчеткә килүчеләргә «Ислам против террора» листовкаларын таратты.

Моннан тыш Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, республика мөхтәсибәтләре белән берлектә, экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган спорт чаралары оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading