Шәһри Казан

Исән-сау үс, сабый: балаларның биеклектән егылып төшү ораклары ни өчен арта?

Бала – бәгырь җимеше, ул гаиләнең нигезе, өмете, киләчәге дип сөйләнсәк тә, соңгы араларда бу тормыш чәчәкләренә игътибар шактый кимеде шикелле. Әле анда, әле монда нарасыйлар белән булган фаҗигаләрне ишетеп, йөрәкләр кысылып куя.

Якты дөньяга күптән түгел генә килгән сабыйның сәламәтлеге, хәтта гомере дә без – өлкәннәр кулында булуын барыбыз да яхшы беләбез югыйсә. Әллә онытабыз, әллә инде игътибарга алмыйбыз. Аннары терсәкне тешләргә тырышсак та, булмый...

Җәйге араларда балаларның биеклектән егылып төшүләре турында йөрәк өзгеч хәбәрләр ирешеп тора. Соңгысы – Чаллы шәһәрендә алты яшьлек бала белән булганы бик аянычлы. Әнисе ишек-тәрәзәләрне бикләп, хәтта пәрдәне дә каплап куеп, кибеткә генә киткән булган. Малай тәрәзә янына килеп, аны ачып, урамга караган: «Әнисе кайтмыймы икән?» 16нчы кат булган шул бу. Башта автомобиль өстенә төшсә дә, сабыйның гомерен табиблар саклап кала алмаган.
Коточкыч зур фаҗига бит бу. Ә төп сәбәп – әти-әнинең, өлкәннәрнең ваемсызлыгы, балага тиешле игътибарны биреп җиткермәве. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында балалар куркынычсызлыгы темасына багышланган матбугат конференциясендә ишеткәннәр дә битараф калдырырлык түгел. Журналистлар каршында чыгыш ясарга Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, Республика балалар клиник хастаханәсенең психологик ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Горохова һәм Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков килгән иде. Аптыраганнан килгән алар. Матбугат чаралары аша барлык әти-­әниләргә, балалар янында булган өлкәннәргә «Балаларыгызны сак­лагыз!» дип чаң сугарга. Бик күпкә киткән шул мондый бәхетсезлек очраклары. Балаларның биеклектән егылып төшүләре быел гына да 20дән арткан. Бик кызганыч, ике сабыйны коткарып кала алмаганнар.

Фаҗигаләр каникулларда арта

Җәйнең тәрәзәләр ачык чорында бигрәк тә күбәя икән алар. Чебен-черки кермәсен өчен тәрәзә­ләргә куелган сеткалар үзләре бер куркыныч. Алар урамда чыркылдаган кошны карарга үрелгән кызыксынучан баланың авырлыгына исәп­ләнмәгән.

Матбугат конференциясе гыйб­рәтле ролик белән башланып китте. Баласын ачык тәрәзә төбендә уйнатып утырган яшь әни, кыңгырау тавышы ишеткәч, ишек ачарга йөгерә. Баласын кулына күтәрсә, ни була инде шунда? Сабый шунда утырып кала. Вакытлыча... Әлеге ролик берәүне дә битараф калдыр­магандыр.
– Кешенең психологиясе бик кызык. Ул мондый фаҗигаләр турында ишетә дә, «Юк минем балам акыллы. Мондый хәлләр аның белән һич кенә дә булырга мөмкин түгел. Мин бит аны ачык тәрәзә янына килмәскә өйрәттем», – дип, игътибарларын киметеп, бик нык ялгышалар, – диде Гүзәл Удачина.

– Ул бит сәламәт бала. Һәр мизгелдә үзе өчен яңа дөнья ача. Кызыксына. Әнисен бик яратса да, аның: «Менмә – егылып төшәрсең», «тотынма – пешәрсең», – дигән сүзләрен хәтерендә саклый алмый. Баш миенең маңгай өлеше үсеп бетмәгәнгә, – дип, моның сәбәпләрен аңлатты психолог Лилия Горохова. Һәм мондый фаҗига кичергән бичара гаиләләрнең аянычлы хәлен сөйләп күрсәтте. Гадәттә, алар бу хәлдән соң озак яшәми, «Кем гаеп­ле?»не эзли торгач, таркала икән.
– Баланы югалту – иң зур кайгы. Исән калганнары да гомере буе сызланып яшәргә мәҗбүр бит ул «очкан» балаларның. Аларның аяк-куллары, умыртка баганалары гына түгел, эчке органнары да җәрәхәтләнә. Ә бу еш кына балага тиешенчә үсәргә комачаулый, инвалидлыкка китерә, – дип, фаҗиганең бөтен тирәнлеген аңлатты табиб Алексей Глушков.

Реклама

Аның әйтүенчә, батутта сикереп умыртка сөяген сындырган бала ике-өч атна стационарда ятып торып кына дәваланырга тиеш. Аннары акрынлап аягына баскач, кабаттан йөрергә өйрәнергә туры килә аңа. Тагын алты ай буе каты корсет киеп йөрергә мәҗбүр. Утырырга ярамый. Алты ай корсетның бүтәнендә йөри. Теге куркыныч көннән соң ел ярым узгач кына, әбиләр әйтмешли, кеше була. Ә күпме күз яшьләре, йокысыз төннәр. Сабыена берәүнең дә мондый язмыш телисе килмәс, шәт.
Каникулларны куркып көтәләр икән алар балалар травматологлары. Бүген тәгәрмәчле транспортның ниндие генә юк. Элек велосипедлар җайлы булган, алардан егылсаң да, җирдән ерак китми идең. Хәзер тормоз, тизлек рычаглары белән алар бик куркынычка әйләнгән. Утыргычлары да тар. Төрле самокат-скутерларда да фаҗига сагалап кына тора. Батутлар, таганнар да гаиләнең ачы күз яшенә әверелергә мөмкин.

Батыр ярасыз булмый анысы. Егылмый, тезен канатмый гына бер бала да үсми. Ләкин ул егылу гомерлек газап булмасын дисәк, бала белән өлкән кеше арасы кул сузымында булырга тиеш. Егыла башласа, тотып өлгереп калып була.

Балаларны ялгыз калдырмагыз!

Балага ул яшәгән өй куркынычсыз урын булсын өчен, кайбер шартларны үтәргә кирәк. Беренчесе, баланы ялгызын игътибарсыз аз гына вакытка да калдырырга ярамый. Кайбер Европа илләрендә – 14, ә АКШта 12 яшенә кадәр баланы ялгызын калдырган әти-әниләр җаваплылыкка тартыла. Бездә андый катгый канун юк. Үз баласы өчен һәркем үзе җаваплы. Бала яшәгән тирәлекне һәркем үзе куркынычсыз итәргә тиеш. Мин балалары башын бәрмәсен өчен өстәлләрнең почмакларын кискән әти кешене дә беләм. Балалар кечкенә вакытта тәрәзәләрдәге бикләрне алып куярга да киңәш ителә. Тәрәзә янына сабый менә ала торган өстәл-урын­дыклар куймаска тырышыгыз. Балага мөмкин кадәр ешрак тәрәзә куркыныч урын икәнен аңлатыгыз. «Алла сакласын!» – дисәк тә, Ходай да сакланганны гына саклыйм дигән ди бит.

Бу матбугат конференциясендә сөйләгәннәр мин – биш бала үстергән әни кеше өчен дә ят түгел. Бигрәк тә биеклек турында сөйләгәндә шомланып искә алып утыр­дым. Безгә яңа фатирны 14нче каттан бирделәр. Берсеннән-берсе шук, берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән (соңрак бишенчесе дә өстәлде) яңа фатирга күчкәндә, шатлык­тан бигрәк борчу иде күңелдә. «Исән-сау саклап булырмы бу биек­лектә?!» Иң беренче эш итеп, фатирга күчкәнче, балконны кап­латтык. Тәрәзәләре ачылмый торган итеп. Иң өстә бер форточка гына һава кертә. Әгәр болай итмәгән булсак, уйларга да куркыныч...
Бәлки, кечкенә балалары булган яшь гаиләләргә фатир биргәндә, аның кайсы каттан булуын да исәпкә алыргадыр. Уналты белән өч бер түгел бит инде.

Саннар һәм җаннар

2018 елда республика 57 сабыен югалткан. Аларның 7се суга баткан, 19ы юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булган. 5есе – янгын корбаны, 3есе биеклектән егылып төшеп үлгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: