16+

Ит һәм сөтең сертификатлымы?

Узган елның 1 июлендә төбәкләрдә «Меркурий» системасы эшли башлады. Яңа система нигезендә, иткә һәм сөткә ветеринарлар электрон белешмә бирә.

Узган елның 1 июлендә төбәкләрдә «Меркурий» системасы эшли башлады. Яңа система нигезендә, иткә һәм сөткә ветеринарлар электрон белешмә бирә.

Агымдагы елның 1 июленнән исә бу исемлеккә май, сыр, куертылган сөт тә кертелә. 1 ноябрьдән әче сөт ризыкларына да электрон белешмә бирелә башлар дип көтелә. Шул рәвешле «Меркурий» ярдәмендә бу продукцияләрнең чыгышы, кайда җитештерелүе, аның кайдан кая озатылуы һәм сатылуы шушы электрон системада теркәләчәк. Ул шулай ук читтән легаль булмаган продукцияне кертүне дә чикләргә булышлык итә. Продуктны чит кеше исеменнән рәсмиләштерү, контрафакт продукция җитештерү һәм сату мөмкин булмаячак. Ни өчен дигәндә, билгеле бренд астында ялган ризыклар чыгаручылар булды, шул исәптән Татарстанда да.

«Меркурий» системасын кертүдә Мәскәү өлкәсе лидер булып тора. Статистика мәгълүматларына караганда, анда бер айда 21 млн сертификат бирелгән. Исемлек ахырында – Чукотка округы. Анда нибары 1309 электрон белешмә алганнар. Быелның май аенда Россиядә барысы 153 млн электрон товар озату белешмәсе тутырылган. Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең күчмә утырышында шуның турында хәбәр иттеләр.

«Меркурий» системасы Татарстанда исә 2015 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистларга сөйләгәнчә, бүгенге көндә бу система тулысынча кертелеп беткән. 2015 елдан бирле – 48 млн, быелның ярты елында 18 млн ветеринария сертификаты тапшырылган.
– Система нәтиҗәле эшли, хәзер теләсә нинди продукция турындагы мәгълүматны электрон рәвештә алабыз. Шул исәптән, республикага турыдан-туры керә торган дуңгызчылык, кошчылык продукциясен контрольдә тоту эше җайлашты, – дип, узган елны Апас, Чүпрәле, Тәтеш районнарында килеп чыккан кош гриппын искә алды ул. Хәтерләсәгез, ул вакытта бу районнарга кош гриппы Чувашстан республикасыннан кергән иде. Ветеринарлар биргән документлар бар да тәртиптә булган, гриппның инкубацион чоры 21 көн тәшкил итә, шуңа безнең территориягә кергән кошларда авыру билгеләре күренмәгән. Билгеле бер вакыттан соң гына алар кырыла башлаган.
 
Ветеринария сертификаты бирү буенча без ил төбәкләре арасында унынчы урында икән. Алдагы елларда беренче-икенче урында барганбыз. Республикада «Меркурий»га 12 487 кулланучы теркәлгән. Аларның 7620се – юридик, 4680е – физик затлар.
Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт Татарстанның уңышлы тәҗрибәсен башкаларга үрнәк итеп күрсәтте.

– Бу төбәктә терлекчелеккә һәм ветеринария хезмәтенә игътибар зур, шуңа да эш нәтиҗәсе күренә. Татарстанга килергә күңелле, бөтен җирдә тәртип. Монда үзара берләшеп эшли беләләр, – диде ул.
Утырышта катнашучыларга электрон ветеринария сертификатына күчү процессын уңышлы тәмамлау буенча бурычлар торуын билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россельхознадзор җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда алар Татарстанда җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендәге хезмәттәшлек, шулай ук төбәктә ветеринария контролен тәэмин итү турында фикер алыштылар. Президент Сергей Данквертка, республика белән тыгыз хезмәттәшлек һәм азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә керткән өлеше өчен, «Дуслык» орденын тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading