16+

«Җитәкче булса да, кызын гап-гади телеграмма тапшыручы итеп алуы гына да күп нәрсә турында сөйли»

«Мин бабамны бик ярата һәм аның белән горурлана идем. Шуңа күрә бүгенге көндә аның юлын дәвам иткәнлектән, канәгатьлек хисе кичерәм», – ди «Таттелеком» компаниясенең Арча филиалында юридик затлар белән эшләүче өлкән белгеч Альбина Камалетдинова.

«Җитәкче булса да, кызын гап-гади телеграмма тапшыручы итеп алуы гына да күп нәрсә турында сөйли»

«Мин бабамны бик ярата һәм аның белән горурлана идем. Шуңа күрә бүгенге көндә аның юлын дәвам иткәнлектән, канәгатьлек хисе кичерәм», – ди «Таттелеком» компаниясенең Арча филиалында юридик затлар белән эшләүче өлкән белгеч Альбина Камалетдинова.

Ә бабасы Нәҗип Хөснетдинов, чыннан да, үрнәк алырлык һәм горурланырлык шәхес булган шул. Аның гомерлек маяк итеп алган хезмәт юлы сугыш елларына ук барып тоташа. Армия сафларында хезмәт иткән егет башта «Ольга» хәрби диңгез базасында телефонист, аннан соң телефон-телеграф станциясе җитәкчесе булып эшли. Соңрак I статья капитан-лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. Оныгы Альбина сөйләвенчә, «Ольга» хәрби-диңгез бухтасында авиация эскадрильясында хезмәт итә. Базадагы оператив дежурларның хәбәре алар өчен кыйммәтле мәгълүмат була. Нәҗип Хөснетдинов та тәүлек буе дәвам итә торган дежурлыкларда катнаша, диңгез өстендә пәйда булган һәр йөзү объекты турында хәбәр итеп тора.
...Нәҗип Хөснетдинов пенсиягә 14 ел җитәкләгән район элемтә бүлегеннән чыга. Аңа кадәр дүрт ел Арча районының элемтә конторасында җитәкче булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та, 15 ел шушы тармакта хезмәт куя – почта җитәкчесе урынбасары була.
Соңгы елларда аның белән бергә эшләгән Газинур Салихов өчен дә Нәҗип ага әтисе шикелле якын кеше булган.

– Мин килеп эшли башлаганда, Нәҗип абый пенсиядә иде. Почтага җитәкче булып күчкәч, булышырга дип, аны урынбасар итеп чакырдым. Ул, пенсиядә булуына карамастан, сүземне кире какмады. Аннан соң да аның белән бик озак еллар эшләдек әле. Кирәк җирдә киңәшләре белән, кирәк җирдә төртеп җибәреп ярдәм итте. Нәҗип абый миңа әти шикелле якын кеше иде. Коллектив та гадел, тәртипле булганы өчен бик хөрмәт итте үзен, – диде Газинур Салихов.

Почта, элемтә тармагына 33 ел гомерен багышлаган Нәҗип Хөснетдиновның һөнәри юлын кызы Наилә дәвам иткән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул педагогика институтына укырга керергә тели, әмма баллары җитмәү сәбәпле, уку йортына керә алмагач, элемтә бүлегенә телеграмма тапшыручы булып урнаша. Бер елдан соң кабаттан укырга кереп карыйм дип уйлаган кыз бала эшен шулкадәрле ошата ки, педагогика турында онытып, элемтә техникумына укырга керә. Шулай итеп, вакытлыча гына урнашкан җиреннән гомеренең 29 елын ул шушы тармакка багышлый. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.


Наилә ханым сөйләвенчә, әтисе үз эшен бик яраткан һәм җаваплы кеше булган.
– 60нчы елларда почта таратыр өчен бер машина иде. Шул кайтып җитмичә, әти эштән китми иде. Ә машина ватылганда, почтаны авылларга атлар белән тараттылар. Әтинең, йөгереп чыгып, аларга капка ябуларына кадәр хәтерлим, – ди ул.

Наилә ханымның кызы Альбина да бабасы турында горурланып сөйләде.
– Бабай белән бергә эшләгән кешеләр аны гадел иде, дип сөйлиләр. Җитәкче урында эшләсә дә, әнине гап-гади телеграмма тапшыручы итеп алуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Әни оператор, телефонистка, телеграфчы булып эшләде, – ди ул. – Мин үзем дә кечкенә чагымда бабай, әни белән эшкә еш килә идем. Телефон, телеграф, коммутатор миңа бик кызыктыргыч булып тоелды. Һәр нәрсә үзгә, яңа, мавыктыргыч иде. Әниләрнең төрле илләрдә яшәүче телефонисткалар белән аралашулары да истә калган.

Кечкенә чагыннан ук якын кешеләренең эшләрен кызыксынып күзәтсә дә, Альбина үзе әлеге оешмага эшкә урау юллар аша килә. Берничә уку йортын тәмамлаганнан соң, язмыш кушуы буенча, аның беренче эш урыны, әнисенеке кебек үк, телеграмма тапшыручы була. Хәзерге вакытта ул – төрле белгечлекләр үзләштергән тәҗрибәле белгеч. Альбина Камалетдинованың хезмәт стажы 13 елга тулган.

– Эшемне, кешеләр белән аралаша торган булгач, яратып башкарам. Кемгәдер ярдәмем тисә дә куанам. Коллективыбыз да дус-тату, бер-беребезне аңлап эшлибез. Тыныч күңел белән эшләр өчен барлык шартлар да тудырылган, – ди Альбина.

Реклама хокукында

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading