16+

Изге җанлы ак әбиләр

Трактор йөрткән хатын-кызлар һәр авылда күп дигәндә бер-ике була. Аларга аерым зур хөрмәт белән карыйлар. Шундый техниканы иярләү өчен бик батыр йөрәкле булырга кирәк шул.

Изге җанлы ак әбиләр

Трактор йөрткән хатын-кызлар һәр авылда күп дигәндә бер-ике була. Аларга аерым зур хөрмәт белән карыйлар. Шундый техниканы иярләү өчен бик батыр йөрәкле булырга кирәк шул.

Күптән лаеклы ялда булса да, трактор йөрткән хатын-кызларны «тракторчы» дип атап йөртәләр. Дәү әниемнең апасы да, инде туксаннан узса да, әле дә булса тракторчы Суфия. Махсус курслар тәмамлап тракторга утырганда бөтенләй бала гына була әле ул.

Туксаннан узса да, бик җитез, белмәгәне юк, бик ачык сөйләшә. Юкса, ул тормышның ачысын-төчесен күп татыган, бер гасырга якын гомер яшәп, күпме күз яшьләре түккән, бик яшьли әтисен югалту ачысын да кичергән. Бүген дә ул дә гомер сандыгын "ачып", истәлекләр белән уртаклашуны әти-әниләре тормышыннан башлады:

- Мин ТАССРның Спас кантоны Иске Рәҗәп авылында, 9 балалы ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием – Рәхимулла, әнием – Мәфтуха. 1929 елда берничә гаилә Иске Рәҗәп авылыннан аерылып чыга һәм Ирек исемле авыл төзи. Бик зиһенле, укый-яза белгән әтиебезне яңа авылның хуҗасы – колхоз рәисе итеп куялар. Тормышлар яхшыра дигәндә генә, Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 нче елның 26 августында әтине сугышка алдылар, әни сигез бала белән берүзе калды. Әтием 1941 нче елның 15 декабрендә Мәскәү янында барган каты сугышларда һәлак булды. Нәкъ шул көнне, әти киткәндә тумыйча калган сеңелем Гөлҗиһан якты дөньяга аваз салды. 

Тугыз бала белән тол калу әнигә дә җиңел булмагандыр инде, әлбәттә. Әмма ул безне барыбызны да исән-сау үстерде, акыллы, тәүфыйклы итеп тәрбияләде. Тормыш юлларында очраган авырлыкларны җиңеп, дөньяның матурлыгын тоеп яшәргә өйрәтте. Әнием ягыннан нәселебез таза, нык тормышлы булган. Бабабызның зур йорты, тегермәне, мал-туарлары булган. Бәйрәмнәрдә өч атны бергә җигеп, “тройка” ларда йөргәннәр. 

Сугыш елларында тормышлар авыр иде, ачлык-ялангачлык үзәккә үтте. Ул вакытларда төрле эшләр башкардым. Кырда көлтә дә бәйләдем, урман да кистем, ат та карадым, фермада да эшләдем, дару үләннәре дә җыйдым. Сугыш чорында авылда ирләр калмагач, 1944 елда Кузнечиха МТСына тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. 3 ай укыганнан соң үзебезгә трактор бирделәр. Иске тракторларда эшләргә бик авыр, гел ватылып торалар. Япь-яшь кызларның тракторны кабызырга көче җитми, әмма эшләргә кирәк. 

Төнлә дә эшли идек, фонарьлар да юк, яшь кыз балаларга куркыныч. Ашарга да юк, кайбер көнне бөтенләй бер әйбер эләкми. Шулай кайтмыйча, бишәр көн эшлибез. Яз көне җиңелрәк була, арыш башагы уып ашый идек. Алай ашагач та авыр, эчләребез авырта башлый иде, - дип искә алды ул авыр сугыш елларын.

Сугыштан соң 1951 елда элеккеге Куйбышев (хәзер Болгар) шәһәрендә комбайнчылар курсларын да тәмамлый әле ул. Шуннан соң өч ел буе комбайнда да эшләргә туры килә аңа. Соңыннан хезмәтен Ирек авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында санитар буларак дәвам итә. Анда да утыз елга тырышып эшли, бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.1979 елда авыл советы депутаты булып сайлана. 1981 елда лаеклы ялга чыга, 1982 елда хезмәт ветераны исеменә лаек була. 

Пенсиягә чыккач та эшсез утырмый ул, 1984 елга кадәр авыл советы депутаты булып тора. 1990 елда Кузнечиха кулланучылар җәмгыятенең кооператив контроле әгъзасы булып сайлана. Дәү апабыз бер урында гына тик утырырга яратмый. 2009 елда үзенә чит ил паспорты ясатып, берничә тапкыр Үзбәкстанга, туганнарына барып кайтты. 

- Туганнарым кадер-хөрмәт күрсәтеп, мине олылап яшиләр. Шуларны күрә алуыма сөенеп туя алмыйм. Гел кайтып хәлләремне белеп, хәбәрләшеп кенә торабыз. Шушының чаклы гомер үтеп, бүгенге көнгә җитә алуыма мин бик бәхетле, - ди Дәү апабыз. Ә без аның исән-сау, тере тарих булып яшәвенә ничек бәхетле!

Дәү апамның бертуган сеңелесе Асия апа да быел туксан яшен тутырган булыр иде. Кызганыч, ул инде исән түгел. Урыны җәннәттә булсын!Без аны Алма апа дип йөртә идек. Асия апа 1929 нчы елның 9 декабрендә туган. Авыр сугыш чоры елларында, аннан соң да озак еллар колхозда эшләгән. 

1970 елга кадәр Кузнечиха участок хастаханәсендә санитарка , аннары “Кызыл Йолдыз” колхозында бозау караучы булып эшләгән. 1984 елдан - лаеклы ялда, “Хезмәт ветераны” иде. Ул да бик күп Мактау кәгазьләре һәм медальләр белән бүләкләнгән булган. Рухы шат булсын. 

Суфия Дәү апа да, Асия Алма апа да каһәр суккан сугыш аркасында тормыш кора алмыйча, олыгаеп картайган кызлар. Андый изге җаннарны ак әбиләр дип йөртәләр. 

Озын гомерле әби-бабайлар - авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. 

Розалия Садретдинова,
Спас районы Көек авылы.
 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X