Балалар китап укымыймы, әллә инде алар йотлыгып укырлык китап язучы юкмы? Бу мәсьәләне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында татар балалар әдәбияты проблемасына багышланган түгәрәк өстәлдә күтәрделәр.
Ихтыяҗ бар, китап кына юк
Балалар әдәбиятына кагылышлы тәнкыйть таягының юан башы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка эләкте. Аның сүзләренчә, замана баласына бүгенге көнне чагылдыручы әсәрләр җитми.
– Хәзерге балаларга «борын-борын заманда...» дип башланган әсәрләр түгел, бүгенге көнне чагылдырган әсәрләр кирәк. Без озак еллар ябыклыкта яшәдек. Пәрдәләр ачылды да, йортларыбызга җайлы гына тәгәрәп чит ил фильмнары керде. Ул вакытта без бик артта калган идек әле, шуңа аудиториябезне югалттык. Хәзер яңа эшли башлаган «Шаян ТВ» каналына зур өметләр баглыйм мин. Бәлки анда безнең балалар язучылары белән берәр тапшыру эшләп булыр. Язучылар балаларга телевизор аша дәрес үткәрер иде, – ди Данил Салихов.
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева балалар татар әдәбиятының сатылу процессы белән таныштырып китте. Ни кызык, китаплар киштәләрдә тузан җыеп ятмый, үз укучысын тиз таба икән. Димәк, балалар татар әдәбиятына ихтыяҗ бар?!
– Балалар китаплары популярлашты яки, киресенчә, популярлыгы кимеде дип әйтеп булмый. Ул китапның нинди булуыннан тора. Сабый балалар өчен чыккан китапларны күпләп алалар. Әйтик, «Көнгерәләр йөгерәләр» дигән уенчык китап ике атна эчендә 250 данә сатылды. Бу бик яхшы күрсәткеч. Бездә 150 тираж белән чыккан китапларның да ике-өч ел буена сатыла алмый ятканы бар. Ә менә үсмерләр өчен китаплар җитми. Алар өчен соңгы тапкыр Рәшит Бәшәрнең «Былбыл оясы» (2016 ел) дигән тарихи-фантастик китабы чыкты. 300 тираж белән кибетләргә таратылган иде, хәзер 27 данә генә калды инде. Балаларның татар әдәбиятын укымауларының сәбәбе – мәктәпләрдә татар теле бетерелүдә. Баланың теле татарча ачыла, балалар бакчаларында да әле татар бүлекләре бар. Ә мәктәптә күбрәк рус, чит ил әдәбиятына басым ясыйлар. Сыйныфтан тыш уку өчен дә татар әдәбияты тәкъдим ителми. Менә шулай мәктәпкә кергән бала татар китапларын кисәк кенә укымый башлый, – ди Айсылу Галиева.
Китапка рәсем төшерүче иллюстраторларга да кытлык, ди Айсылу Галиева.
– Йолдыз апа Шәрапованың «Китаплы кич» дигән яңа китабына рәсем ясау өчен 90 шигырьне юллап тәрҗемә итәргә туры килде. Татарча белүче рәссамнар юк дәрәҗәсендә. Алар бар. Ләкин шул ук үлән белән чәчәктән ерак китмәячәкләр. Ә безнең сыйфатлы рәсемнәр ясатасыбыз килә. Балалар китабының төп шарты – матур бизәлеш бит. Бизәлеш юк икән, Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин шигыре булсынмы ул, башкасымы – игътибардан читтә калачак. Бу проблема шулай ук акчага кайтып кала. Кайвакыт иллюстраторларга шагыйрьгә караганда биш тапкыр күбрәк гонорар түләргә туры килә. Китапның үз кыйммәте дә күтәрелә. Ата-ана 240 сумга бер калын китап алганчы, 80 сумга бер юканы алачак, – ди Айсылу Галиева.
Балалар матбугатын торгызырга!
Әлбәттә, балаларның татар китапларын укымауның сәбәпләре төрле, ләкин әлеге мәсьәләне ничек чишәргә соң?
Данил Салихов бу мәсьәләне чишүдә «Татар стратегиясе» ярдәм итәчәк дигән фикердә.
– Кемдер андагы фикер-тәкъдимнәрне кәгазьдә генә калыр, ди. Алай уйласак, без беркайчан да бер нәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз, – ди ул.
Балалар шагыйре Йолдыз Шәрапова, бала язучы белән күзгә-күз очрашканнан соң, аның китапларын укый башлый, дигән фикердә.
– Язучы белән укучы арасын ничек тә кыскартырга кирәк. Һәр татар язучысы мәктәпләрдән кайтып кермәскә тиеш. Бердәм тотынып, татар язучыларының десантларын булдырырга кирәк. Һәр язучының үз мәктәбе, ул мәктәптә үз түгәрәге булырга тиеш. Каләмле балаларыбыз өчен дә мәйдан юк. Алар олылар тормышы турында яза башлый. Ничә еллап балалар иҗат мәйданы буларак эшләп килгән «Сабантуй» газетасын бетерделәр. Минемчә, 95 еллыгына аны кабат газета форматында чыгара башларга кирәк, – ди Йолдыз Шәрапова.
Язучы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла да бу фикерне хуплады.
– Балалар матбугаты булмагач, балалар язучыларына да мәйдан юк. Ә бит балалар өчен язу – иң җаваплы эшләрнең берсе. Балалар язучысы бала күңелле, аксакал акыллы булырга тиеш бит ул, – ди Ркаил Зәйдулла.
Язучы, шагыйрь, публицист, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин да балалар өчен иҗат итә башлаган. Аның балаларга багышлап язылган берничә китабы Мәскәүдә дөнья күргән инде.
– Элек балалар журналы, газетасы чыгаручы редакцияләр язучылар белән мыжлап тора иде. Язучы бит ул – сүз остасы. Иң беренче чиратта алар сүз җиткерергә тиеш. Ә хәзер редакциядә аларны кирәксенмиләр дә, – ди Равил Фәйзуллин.
«Салават күпере», «Сәхнә» журналлары редакторы Зиннур Хөснияр балалар журналы белән генә чикләнмичә, үзләре дә кечкенә китаплар чыгарулары турында сөйләде. Күп кенә балалар китапларын эчтәлексез булуда гаепләде.
Яңа технологияләр кирәк
Дизайнер, үз китап нәшриятын булдырган Илдар Әюпов язучыларга китап язу эшенә бизнес буларак карарга киңәш итә.
– Мин 80нче елларда үстем. Инде ул вакытта ук кызыгып укырлык, истә калырлык татар телендәге балалар китаплары юк иде. Әти-әниләрем милли җанлы кешеләр булса да, мин чит ил әдәбиятын укып үстем. Хәзер балаларымда да шул ук хәлне күзәтәм. Мин аларга татар һәм рус телендәге китапларны биреп карыйм, алар татар телендәгесен укымый, кызык түгел, ди. Ун елга якын татар әдәбиятын күзәтеп барам инде. Балаларны кызыктырырлык эчтәлеге булган, матур бизәлешле татар китаплары юк бездә. Һаман да шул бер Тукайга терәлеп калабыз. Хәзер инде Тукай да «эшләми», укымыйлар аны балалар. Хәзер аларга «Кәҗә белән Сарык...» түгел, Гарри Поттер, магия, мавыктыргыч сәяхәтләр кирәк. Шул ук 700 битлек «Гарри Поттер»ны йотлыгып укып чыгалар бит. Кыскалык та кирәк түгел, сыйфат кирәк! Язучылар, сез китап бастырган акчагызга көн итә алырга тиеш! Дәүләт акчасына китап чыгарып кына ерак китеп булмый. Китап чыгару бизнес булырга тиеш. Сез балаларның игътибары өчен башка авторлар белән конкурентлыкка керергә тиеш, – ди Илдар Әюпов.
Язучы Рафис Корбан татар балалар әдәбиятын түбән сыйфатлы булуда гаепли.
– Балалар китабы чыгару технологиясе шул кадәр түбән бездә. Кытайда бастырылган китапны балага инде бер-ике яшьтән тоттырып була. Ул китапның бер төймәсенә бассаң җырлый, бии башлый. Татарларда да бит шундый китап чыгару мөмкинлеге бар. Ни өчен китап нәшрияты андый китаплар чыгармый? – ди ул.
– Бу технологияләр артта калган инде, яңа түгел инде алар хәзер, – дип, Рафис Корбанның сүзенә каршы чыкты Илдар Әюпов.
Чыннан да, хәзер китаплар җырлап-биеп кенә калмый, Q-кодлар аша әллә ниләр күрсәтергә сәләтле.
Балалар язучысының дәрәҗәсе юк?
Яңа китаплар гына түгел, яңа язучылар да тумый икән инде хәзер. Балалар өчен әсәрләр язарлык авторларны бармак белән генә санарлык. Балалар өчен иҗат итүнең дәрәҗәсе юк, диләр.
– 20-30 яшьлекләр арасында балалар өчен иҗат итүче иҗатчылар юк. Әле без бу проблеманы сизмибез. Ләкин 20-30 елдан соң килеп чыгачак ул. Инде хәзердән бәйгеләр уздырырга, яшь сәләтләрне барларга, аларны үстерергә кирәк. Гомер-гомергә татар әдәбиятында осталык мәктәпләре булган. Аны яңартырга кирәк. Без, язучылар, үз казаныбызда гына кайнамыйча, дөнья әдәбияты белән танышырга тиеш. Ул вакытта яңа фикерләр, идеяләр дә туар иде, – дигән фикердә шагыйрь Ленар Шәех.
Балалар язучысы Рафис Корбан, балалар язучыларына игътибар җитми, ди.
– 300гә якын татар язучысы бар, шуның 30ы булса да балалар өчен иҗат итәме икән? Нишләп балалар өчен иҗат итәсе килми аларның, чөнки дәрәҗәсе юк. Бездә язучылык эшен бәяли белмиләр. Шул ук Роберт Миңнуллин балалар әдәбиятын үстергәне өчен Тукай премиясе алды да тукталды. Бездә балалар өчен иҗат итүче бүтән дәрәҗәле кешеләр юкмыни? Шул ук Резеда Вәлиева, Мәрзия Фәйзуллина, Рәшит Бәшәрне тәкъдим итеп карадылар. Җәүдәт Дәрзаманнар бар иде. Ник аларга да Тукай премиясен бирмиләр? Балалар язучылары кимеп бара. Киләчәктә без Тукайлар, Алишларыбыз белән генә калырга мөмкин, – ди Рафис Корбан.
Шул ук вакытта, Дәүләт китап бастыру өчен бүлеп биргән акчалар язучыларга барып җитми, дип зарланалар.
– Дәүләт бүлеп биргән акча авторларга барып җитми. Ул акчаларны бәлки бәйге үткәреп адреслап тапшырырга кирәктер? – ди Ркаил Зәйдулла.
Татар балалар әдәбиятына кагылышлы проблемалар буа буарлык. Шул ук акча, авторлар, яңа геройлар мәсьәләсен дә бер утырып кына хәл итеп булмый инде аны. «Татарның милли стратегиясе»ндә балалар әдәбиятына да урын табылыр дигән өметтә каласы була. Татарча укымаган бала, үскәч тә, татар китапларын кулына алмаячак, татар театрларына, киноларына йөрмәячәк, гомумән, татар мәдәнияте, милләте белән кызыксынмаячак бит.
Комментарийлар
0
0
Борын-борын заманданы җимерү, узганны җимерү! Заман "БӨРТЕГЕ"нең кадере узган буыннарыбыз матурлыгы аша табылса гына бала күңелен бизи ала, дип уйлыйм. (К.М.Филиппова)
0
0