Казанлылар өчен дә, башкала кунаклары өчен дә тагын бер матур урын барлыкка килде. 15 июнь көнне Кабан күленең яр буен җәяүлеләр өчен ачтылар.
Күлгә беренчеләрдән булып бәбкәләре белән бергә әни-үрдәк төште. Бу хакта бер көн алдан Татарстан Президентының ярдәмчесе Наталья Фишман хәбәр итте.
Икенче көнне ул дендролог Владимир Мурзов белән күл, фито-бакчалар һәм әлеге территориянең киләчәктәге үсеше турында сөйләде.
Шунысы мөһим: яр буен төзекләндергәндә төп игътибар экологияне торгызуга юнәлдерелгән. Белгечләр сүзләре буенча, хәзерге вакытта күл шул дәрәҗәдә пычранган ки, куркынычлылык буенча ул хәтта 4 нче класска тәңгәл. Кабан күлендә сероводород җыелу сәбәпле, тотылган балыкны да ашарга да ярамый.
Шуңа күрә дә беренче эш итеп, канализациядән агып төшә торган өч агым юлын бетергәннәр.
- Безнең өчен нәкъ шушы проблеманы белеп шөгыльләнгән кешеләр булуы мөһим иде. Шәһәр күленең табигый үзчистарыну концепциясен кытайлылар тәкъдим итте. Алар инде үз илләрендә 30 ел тирәсе шушы технологиядән файдалана, - ди Наталья Фишман.
Күлне чистарту бурычын үзләренә үсемлекләр алачак. Утыртылган үсемлекләр аша узган пычрак су Кабан күленә инде чиста килеш агып төшәчәк.
Владимир Мурзов аңлатканча, әлеге система җиде каскадтан тора. Аның беренчесенә су Кабан күленнән эләгә. Шуңа да төп эшне су сөмбеләләре башкара.
Әлегә алар аз, ләкин кояшта сөмбеләләр тиз тарала. Пычрак суны үсемлекнең тамырлары чистарта. Аларның тамыры бер метрга кадәр сузыла. Тамырларында алар аша уза торган суларны чистарта торган микроорганизмнар яши. Төгәлрәк итеп әйткәндә, тамырлар Кабан күлендәге начар химия белән “туклана”. Яңадан су икенче каскадка китә – анда су камышы үсә. Ул - Россиянең урта полосасындагы күлләрне иң яхшы чистартучы. Өченче каскадта дербенник дигән үлән утыртылган. 5 нче һәм 6 нчы каскадларда комай үләне үсә. Ул 1,5 метр озынлыкка кадәр җитә. Соңгы каскадта кылыч үлән (аир) утыртылган. Чагыштырмача чиста су җиденче каскадта су лилияләре аша ага. Тиздән аларның яфраклары өскә калкып чыгачак. Монда инде суның ничек үзгәргәнен күрергә була: ул үтәкүренмәлегә әйләнәчәк, - дип аңлата Владимир Мурзов.
Белгеч сүзләренә караганда, тулы цикл өчен бер-ике тәүлек вакыт кирәк. Якын арада һәр каскадта химик күрсәткечләрне чагылдыручы датчиклар пәйда булачак. Анда кислород, температура, водород, азот һәм фосфор күрсәткечләре чагылачак. Алынган мәгълүматлар санлы таблода күрсәтелер дип уйланыла. Шулай итеп, һәр казанлы суның торышы турындагы мәгълүматны үз күзләре белән күрә алачак.
- Күлнең төбенә коточкыч пычрак утырган. Әмма безнең фин коллегалар аларны чыгарыр өчен зур суммалар түгәргә кирәкми диде. Бары тик агым төшә торган юлларны ябарга, ярларга һәм күл төбенә үсемлекләр утыртырга гына кирәк. Күл үзен үзе чистартачак. Бактерияләр Кабан күлен якынча 25 ел эчендә чистартып бетерәчәк, - ди Владимир Мурзов.
Яр буендагы зур булмаган участокны су бакчасына әйләндермәкче булалар. Монда суүсемләр утыртылачак. Биредә балыклар да күп булачак. Шуңа күрә киләчәктә бу урын балыкчыларның иң яраткан җирләренә әйләнәчәк.
Биредә шулай ук күп агачлар һәм куаклар үсә. Якын араларда Камал театры артындагы суда сәхнә дә барлыкка киләчәк. Анда танылган җырчылар түгел, ә гап-гади казанлылар чыгыш ясарга мөмкин булачак. Шулай ук Россия өчен уникаль су белем бирү комплексын булдыру ниятләнелә. Биредә балалар физика серләренә төшенә алачак. Данлыклы фонтан әлегә искечә эшләсә дә, киләсе елдан аны үзгәртергә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар