16+

Кабат килдек Алишка

Быел танылган әкиятче һәм каһарман, милләтебез горурлыгы Абдулла Алишның тууына – 110 ел.

Кабат килдек Алишка

Быел танылган әкиятче һәм каһарман, милләтебез горурлыгы Абдулла Алишның тууына – 110 ел.

Гадәттә, Алиш исеме Җәлилнең бөек даны янында ничектер кечкенәеп, югалыбрак кала иде. Бу аның туганнарын гел борчып килде, моның белән һич кенә дә килешергә теләмәде алар. Быел бу гаделсезлекне төзәтергә җай чыгуына куанып, әлеге күренекле датага алдан ук әзерләнә башладылар. Танылган журналист, өч тапкыр «Бәллүр каләм» иясе булган Азат абый Сөнкишев (Алишның туганнан туганының улы), кардәшенә багышлап язылган язма-шигырьләрне, истәлекләрне бергә туплап, «Һәйкәленә чәчәкләр» дигән китап чыгарды. Гомерен корыч каләм тотып, аңа ­тугры булып уздыр­ган матбугат ветераны аны, беркемнән дә ярдәм сорап йөрмичә, пенсия акчасына бас­тырды. Аннары китапның икенче тулыландырылган варианты да дөнья күрде. Башкалабызның Алиш исемен йөртүче 20нче гимназиясендә дә батыр әдипнең юбилеен зурлап, туганнарын чакырып, көнендә үк билгеләп үттеләр. Инде Алиш юбилее эстафетасы аның туган ягы Спас (Болгар) районына килеп җитте.

Менә без – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендәге бер төркем әдип­ләр – Алиш премиясенең хәзерге һәм булачак лауреатлары, батырның туганнары, 20нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова – Алишның туган якларына сәяхәткә кузгалдык. Безне Камил Ногаев, кырык эшен кырык якка куеп, район чигендә үзе каршы алды. 24 ел буе район­ны җитәкләүче Камил Әсхать улы бу бәйрәмнәрне уздыруның башында гел үзе тора. Бу аның батыр талантлы якташы Алишка гына түгел, бөтен татар әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәтен күрсәтә.
Көектә беренче тапкыр гына булуыбыз түгел. Барган саен күп кенә авыллар шикелле аның да хәле шәптән булмавын күреп, бик нык борчылып кайта идек. Мәктәбендә – балалар, тәрәзәләрендә утлар янган өйләр саны да елдан-ел кими. Әгәр дә бар Европаны таң калдырган батырлык күрсәткән унбер егетнең берсе – Алишның кендек каны тамган авыл җир йөзеннән бөтенләй югалса... Үз-үзебезне гафу итмәбез бит аннары. «Моңа ничек тә юл куйдырмаска иде», – дия идек без барган саен.

Быел күңелләрне җылытырлык гамәлләр кылынган Көектә. Без моны олы юлдан авыл ягына борылгач та күрдек. Көекнең Алиш ватаны икәнен Болгарга сәяхәт итүче һәрбер юлчы ерактан ук күрерлек итеп такта язып куйганнар. Моңа шатланырга өлгермәдек, тагын бер зур куаныч көтеп торган әле безне. Алишның яңа бюстын ачу тантанасының шаһиты булдык без ул көнне. Скульпторы Зөлфия Мөхәммәтҗанова да кайткан иде. Спас районы башлыгы Камил Ногаев һәм Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бюст өстендәге япманы тартып алгач, Гөлшат апа Сөнкишева (Алишның туганнан туганы), хисләрен тыя алмыйча: «Ничек охшаган!» – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды һәм күз яшьләрен сөртеп алды. Әйе, бюстның, чынлап та, күңел биреп эшләнгәне күренеп тора. Ул әйтерсең лә гади таш сын гына түгел, ә җанлы. Талантлы яшь оста үз эшендә Алишның ирек сөючән холкын да, кыю горур карашын да чагылдыра алган. Кунаклар алып килгән кызыл канәферләр белән бизәлгәч, Алиш елмаеп рәхмәт әйтер төсле тоелды хәтта. Ә бу рәхмәтне иң башта әлеге изге эшнең башында торган Язучылар берлеге җитәкчесенә һәм район бюджетыннан акча тапкан башлыкка әйтер кебек.

Алиш бюсты Көектә бар иде инде. Бик мескен, фәкыйрь генә булса да, без килгәндә ел саен чәчәкләргә күмелеп утыра иде. Заманына күрә ул үзенең ролен әйбәт башкарып, әдәбиятны һәм иҗатын яратучыларны ел саен үз янына җыя иде. Алиш лауреатлары катнашында, аның янында традицион зур тантана уздырыла иде. Хәзер аның урынын яңасы, матуры, батыр рухына лаегы алгач, ул иске бюстны мәктәпнең бер классына кертеп, түргә куйганнар, чәчәк-гөлләр белән бизәгәннәр. 13 кенә бала белем ала торган мәктәпне Алиш рухы, аның данлы исеме саклап яшәткәнне өлкәннәр дә, балалар да яхшы беләләр биредә. Бу элеккеге бюстка башкалабызның Алиш исемен йөрткән «Алиш варис­лары» музее гөрләп эшләп торган гимназия директоры да бик кызыкты. «Гимназия укучыларын Алиш карашы «каршы алып, озатып калса», әйбәт булыр иде!» – дип хыялланды ул. Ике директор элемтәдә торырга сөйләштеләр. Бәлки килешеп куярлар да, Көектәге «Алиш» Казанга күчәр. Тагын шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Көектәге шикелле бюст тиздән Апаста, Алиш премиясенең беренче лауреаты Шәүкәт Галиев ватанында да куелачак.

Бу олы тантанага кунаклар күп килгән иде Көеккә. Районның төрле авылларыннан укучылар һәм укытучылар гына түгел, күрше Ульяновск өлкәсе Мәләкәс гимназиясеннән дә мөгаллимнәр һәм каләм әһелләре бар иде. Бөтендөнья татар конгрессының Сембер бүлеген җитәкләүче каләмдәшебез Рәмис Сафин тантаналы мизгелләрне телетасмага төшереп барды, бар дөньяга күрсәтергә.
Юбилей сәяхәтебез изге Болгарда дәвам итте. Анда тагын бер шатлыклы яңалык көтеп торган. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Алишка багышлап музей ачканнар. Аның методисты Люция Сагирова кунакларга бай мәгълүматлы экскурсия уздыргач, «Кызганыч, экспонатларыбыз оригинал түгел, барысы да күчермә...» – дип көрсенеп куйды.

Аның сүзләрен ишетүгә: «Бу – төзәтеп була торган эш!» – дип, Казаннан ук кадерләп, кочагында сак­лап килгән сумкасын ачып, Гөлшат апа музейны яңа кадерле экспонатлар белән баетты. Кызыл башлы сөлге, Алиш әнисенең күкрәкчәсе, Алишның уллары Айваз белән Айдар яткан карават янына эленгән келәмне Люция ханым бик дулкынланып алды кулларына. 1996 елдан бирле танылган балалар әдип­ләренә бирелеп килә торган Абдулла Алиш премиясенең быелгы лауреаты – Чаллыда яшәп иҗат итүче, талантлы шагыйрь, прозаик, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Факил Сафин да музейга бүләк итеп яңа китапларын калдырды. Берлек рәисе Данил Салихов башка лауреатларга да, аңардан үрнәк алып, музейны үз китап­лары белән баетырга киңәш итте.
 Аннары бәйрәм тантанасы район мәдәният йортына күчте. Анда зал тутырып килгән тамашачыга Алишның иҗатын сәхнәләштереп күрсәттеләр, район талантлары белән таныштырдылар. Балалар да, өлкәннәр дә Алиш рухын шатландырыр өчен бик тырышканнар.
Батырлыгы да, иҗаты да озак еллар гел икенче планда калып килә торган Алишыбызны туган ягында шулай хөрмәтләүләрен, онытмауларын күреп, барыбызның да күңеле булды. Бигрәк тә аның туганнары сөенде. Киләчәктә халкыбызның каһарман улы, талантлы әдибе Алишның юбилее башкалабызның берәр мәдәният учагында да гөрләр һәм аңа Казаныбызның матур гына бер урынында һәйкәл дә куелыр әле дип тә өметләнәләр алар.

Йолдыз Шәрапова, Казан – Көек – Болгар – Казан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading