Зират янында кабер казып, шунда төшеп ятарга. Яттың да сикереп тордың түгел, төгәл бер сәгать шунда ятып торасы. Төнге уникедән бергә кадәр! Сине кемдер видеога төшерергә тиеш, чөнки “Ут белән уйнама” проектының шартлары шундый. Проект авторы блогер Гүзәл Хөснетдинованың бу биреме халык арасында шау-шу тудырды. Ә анда катнашучылар исә аның чираттагы биремен үтәргә алындылар.
Үтәмичә булмый, блогер җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр вәгъдә итә. Иң лаеклысы Мальдив утравына барачак.
“Кабергә төшкәч, бөтен дөнья проблемалары өстә калган кебек”
Март аеннан бирле барган проект турында күпләрнең ишеткәне дә булмагандыр. Шушы сәер бирем килеп чыкмаган булса, белми дә калырлар иде. Сәер генә түгел, аны күпләр куркыныч һәм мәгънәсез дип дә атый. Гүзәл үзе алай уйламый. Инстаграм битендә ул бу бирем турында озак уйлавын һәм күптән түгел бабасын җирләвен искә төшерүен яза. “Без барыбыз да Аллаһка кайтачакбыз. Үлем беребезне дә читләтеп үтмәячәк. Ул килеп җиткәч, властьның да, мул тормышыңның да кирәге калмаячак. Шуңа да булган нәрсәгә рәхмәтле булып яшәргә кирәк. Минем мөрәҗәгатемне аңлаучыларга рәхмәт” дип, ул чираттагы биремен игълан иткән. Блогерның үзе белән сөйләшә алмадык, ике көн дәвамында күпме генә шалтыратып карасак та, ул телефонын алмады.
Аныңча проекта катнашучы Равил Закиров биремен үтәп тә чыкты. Равил каберне зират янында, ике метр тирәнлектә, әтисе белән бергә казыган. Туры эфир алып барырга да Равилгә әтисе ярдәм иткән.
– Беренче хисләр. Монда шундый тыныч. Мине аз гына җир кыса кебек. Тыныч. Бик тыныч, рәхәт. Бу биремнән мин максималь рәвештә сабак аласым килде. Кемдер моны чокыр казыган кебек кенә кабул ит, диләр. Нинди чокыр булсын инде бу? Мин моны башыннан ук кабер казыган кебек казыдым, – ди Равил туры эфирның беренче минутларында.
Бирем вакытының яртысы диярлек беткәч, Равилнең аяклары оеган. Ул төнне һава температурасы 0 градуска төшсә дә, катнашучы өшемәдем, ди. Кагыйдә буенча аларга җылы киенергә, кабернең аскы өлешен җылытырга рөхсәт ителгән иде.
Туры эфирны караучылар Равил Закировны үзеңнең кичерешләрең хакында аз сөйлисең, дип тә шелтәләгән.
– Мин кабердә тыр-пыр сөйли алмыйм, бу бик авыр. Физик яктан түгел, мораль яктан. Бик буталчык хисләр. Без каберне бик тирән казыдык. Караучылар Равил прожекторлар астында ята, дип уйлаганнардыр. Мин кабердәге атмосфераны тоярга тиеш. Монда ут булырга тиеш түгел. Үземне яхшы хис итәм. Мондый әйберләрдән курыкмыйм, чөнки бу тормыш. Беренче минутларда, кереп яткач, җәйне искә төшердем. Бер ун минуттан кабер мине кыса башлаган кебек булды. Монда тыныч, рәхәт. Бөтен дөньяның проблемалары өстә кала кебек. Син аска тыныч кына төшеп ятасың. Дөнья куган булабыз. Ә монда төшеп яткач, бернәрсә дә юк кебек. Менә бу көн миңа да киләчәк. Ә мин әле күпме нәрсә эшләп кала алмаганмын. Миндә шундый уйлар килде. Гаиләмне булдырасым бар. Закировлардан мин соңгысы. Закировлар нәселе дәвам итсен өчен малай үстерәсем бар. Күпме эшләрем эшләнмәгән. Бу дөньяда эземне калдырасым бар. Соңгы минутларда куркыта башлады. Равил, син китеп барырга әзерме? Әзер түгел! Мин дин буенча әзер түгел. Кабердән чыккач ярты сорауларыма җавап алдым, – ди Равил.
Чокырга ятып, иманнарын арттырганнар
Мөселман блогер Рәсүл Тәүдирәков сүзләренчә, чокырга төшеп ятып торучылар элек тә булган анысы. Теге дөнья турында уйланып гыйбрәт алу, үлем “тәмен” аңлау өчен төшеп ятканнар. Шуның белән иманнарын арттырганнар.
– Хәзер дә коучлар арасында шундый практиканы кулланучылар бар. Гүзәл Хөснетдинова да аны исламга каршы бармый дип белдерә. Әмма элек кабергә түгел, чокырга ятканнар. Икенчедән, алар – ислам галимнәре һәм ниятләре дә Аллаһка якынаю, үлем турында уйлану булган. Иманы зәгыйфь, диннән ераграк булган кешеләр моны бүләк отар өчен генә эшләргә мөмкин. Кеше психик яктан тотрыксыз булуы да бар. Моңа охшаган практика вакытында кайчандыр берәүнең аңын югалтуы турында ишеткәнем булды. Димәк, бу психик яктан да, физик яктан да куркыныч тудырырга мөмкин, бик сак булырга кирәк. Мондый әйберләр белән шаярырга ярамый, – ди ул. – Яшьләрнең, шул ук мөселман егет-кызларының да үзләрен күрсәтәсе килүләрен, креатив һәм трендта булу, социальләшү теләген дә аңларга була. Аларга үз энергияләрен чыгарырга мөмкинлек бирергә кирәк. Әмма бер шарт белән: анда ниндидер кысалар булырга тиеш. Көнбатыш өйрәтүләреннән аермалы буларак, исламда чикләр бар. Әйе, бу биремдә кеше үтерергә, берәр нәрсә урларга кушмыйлар. Әмма безнең өчен аның этик ягы да бик мөһим. Тыйнаклык бренды мөселман кызы булса ничек әйбәт була бит.
Рәсүл Тәүдирәков диннең сакраль образы югала баруга да борчыла.
– Мондый шаяртулар белән дин театр, шоуга әверелә, кешеләр дә аны спектакль итеп кабул итә. Динебез чиста, мондый күңел ачулардан ирекле булырга тиеш, – ди блогер.
Рамил хәзрәт Юныс, төнге унике белән бер аралыгын сихерчеләрнең сихер ясау вакыты, ди. Икенчедән, безнең динебездә зиратларга йөрү кагыйдәсе бар, кабергә төшү бернинди кысаларга да туры килми, киресенчә ялгыш юлга, адашуга китерергә мөмкин, дип кисәтә.
“Меланхоликка авырга туры киләчәк”
Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова фикеренчә дә, бу бирем психикасы белән проблема булганнарга гына зыян китерергә мөмкин.
– Моңа психологик тайпылышлар яисә психологик авырулар булганнар керә. Мисал өчен, шизофрения авыруы. Андый кешеләр өчен бу бирем зыянлы булуы бар. Психология күзлегеннән карасак, дүрт төрле темпераментлы кешеләр була. Болар: холерик, меланхолик, сангвиник һәм флегматик. Һәр кеше билгеле бер темперамент вәкиле булып тора. Меланхоликка иң авырга туры киләчәк, чөнки алар бик хисчән, бар нәрсәне дә йөрәкләренә якын ала, эмоцияләр белән яши. Шундый кешеләр өчен бу бирем авыр булырга һәм хәтта кешенең психикасы “сынарга” да мөмкин, – ди белгеч.
Мондый биремнәр белән кешене “ныгытып” буламы? Бирем кешегә файда китерә аламы, дигән сорауга, Чулпан болай дип җавап бирде.
– Монда берничә вариант булырга мөмкин. Агым уңаена барып, бернәрсә белән кызыксынмый торган кешеләр була. Андыйларга бу бирем нәрсәдә булса эшләп өлгерергә этәргеч ясарга мөмкин. Һәрвакыт эштә булып, гел нәрсә белән дә булса мәшгуль булган, тормыштагы кыйммәтләр дөрес билгеләнмәгәннәр өчен бу кыйммәтләр хакында уйланырга мәҗбүр итүе бар. Мисалга, кеше акча артыннан куып, матди байлыгын арттыру турында гына уйлый, ә үзенең әти-әнисе авыру икән, бу бирем вакытында ул уйланып, акча түгел, ә әти-әнисенең сәламәтлеге мөһимрәк икәнен аңларга мөмкин.
Депрессиядән интеккәннәр өчен дә мондый биремнәр аларга яңа сулыш өрер, инсайтлар (кыска вакыт эчендә нәрсәне дә булса аңлау) барлыкка килсен өчен кирәк. Инсайтлар исә организм курку кичергәннән соң барлыкка килә. Бу вакытта безнең баш миендәге нейроннар бик нык активлаша, тормышыбызны тулысынча үзгәртә ала торган яңа уй-фикерләр туа, – дип аңлатты психолог Чулпан Нигъмәтҗанова.
“Үзеңә игътибар җәлеп итүнең башка юллары да бар”
Блогер Рафис Атаказ да “Ут белән уйнама” проектын күзәтеп бара икән.
– Мин бу уенны күрдем. Башланганда бик матур гына биремнәр иде. Ошый торган, тәрбияви дисәң дә була. Ә инде бу соңгысы, кабер казып, ятып эксперимент үткәрүне әлбәттә инде хупламадым. Бүгенге заманда коронавирус, үлем темасы бик кискен тора. Шуңа күрә бу авыр әйбер, минемчә, урынсыз. Хәтта урынсыз да түгел. Мин моны провокация итеп кабул иттем. Тәрбияви яктан, әхлак, әдәп ягыннан карасак та, дини яктан, кешелеклелек ягыннан карасак та, мондый төр уен кирәк түгелдер дип уйлыйм. Чөнки анардан башка да дөньяда үзеңә җәлеп итүнең бүтән төрләре дә бар. Уеннарның дип әйтим инде. Блогерлар хайп тотарга бүтән юл булмагач, шундый ысулларны сайлыйлардыр дип уйлыйм инде мин. Анда күбрәк яшьләр катнаша һәм моны уен дип кенә кабул итәләрдер дип өметләнеп калам. Чынлыкка алмыйча, тирәнгә китмичә, уен булып кына кабул итсәләр, бик әйбәт булыр иде. Аларның психикасында, фикерләрендә, менталитет, тәрбиясенә ниндидер йогынты ясамасын иде. Ошамады. Мин сүзне туры әйтергә яратам. Матур түгел. Кирәк түгел. Блогерлар җәмәгать фикерен туплый торган кешеләр бит инде алар. Шул фикерне формалаштыра торган кешеләр. Аларның сүзенә хәзер бик күп кеше игътибар итә. Аларны тыңлый, алардан үрнәк алалар, аларга тиңләшәләр. Бүгенге вәзгыятьтән карасак, без блогерлар ниндидер рухи күтәрелеш, позитив әйберләр генә бирергә тиештер дип уйлыйм. Шулай эшләргә тырышырга кирәк, – дип саный Рафис әфәнде.
Блогер кодексы кирәк
Блогерлар хәзер бик күп. Булмаганы да үзен блогер дияргә ярата. Туры эфирда теләсә нәрсә сөйләп, сүгенү сүзләре катыштыручылар да бар. Язылучылары һәм җәмгыять алдында әйткән һәр сүзләре өчен җаваплы булуларын аңлап та бетерми кебекләр. Бәлки, алар өчен блогер кодексын булдырырга кирәктер. Узган елны Дәүләт Думасының физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Борис Пайкин мондый тәкъдим белән чыккан иде. Аныңча, кодекс тәкъдим буларак кертелергә тиеш. Теләсә кайсы блогер үз сүзләре өчен гражданлык һәм административ җаваплылык тоярга тиеш. “Җәзасыз калдыру яхшыга илтми. Паника тудыру, яки киресенчә халыкны законга каршы гамәлләргә котырту дөрес түгел” дигән ул.
Рәсүл Тәүдирәков фикеренчә дә, блогер кодексын күптән кертергә кирәк иде.
– Блогерлар бүген күп кенә кешеләрнең аңнарына тәэсир итү көченә ия. Журналистларның профессиональ этика нормалары булган кебек, ул блогерлар өчен дә булырга тиеш. Блогер булган кеше билгеле бер кагыйдәләр булуын һәм чиктән чыгарга ярамаганлыгын белеп торыр иде. Бигрәк тә мөселман блогер, – ди ул.
Соңгы сүз әле булачак
Язма әзерләнгән арада блогер Гүзәл Хөснетдиновага карата прокуратура тикшерү башлавын турындагы хәбәр барлыкка килде. Бу турыда, Татарстан прокуратурасының матбугат үзәгенә сылтама белән, «Челнинские известия» хәбәр итә.
Әлегә Гүзәлнең биремен ике кеше башкарып чыкты, тагын икесе үтәргә җыена.
Ул арада Гүзәл киләсе бирем хәйриячелеккә кагылышлы булыр дип вәгъдә итә. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: блогер хәйрия юнәлешендә бик актив эшли. Язылучылары белән бергә ул ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга, авыру балаларга булыша.
Дилбәр Гарифуллина, Лилия Локманова
Комментарийлар